2003 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты И.Г.Алиевка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде. Түбәндә телеграмма тексты бирелә.
"Хөрмәтле Илһам Гейдарович! Авыр югалту - илнең лидеры, хәзерге заманның күренекле дәүләт һәм сәяси эшлеклесе Гейдар Али улы Алиевның үлүе сәбәпле, шәхсән Сезнең һәм Әзәрбәйҗанның барча халкының кайгысын чын күңелдән уртаклашуымны һәм юату сүзләремне белдерергә рөхсәт итегез.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.