Камил Муллашев күргәзмәсе

2003 елның 15 декабре, дүшәмбе
Казан Кремле территориясендә Татарстан башкаласының мең еллыгына багышлап ачылачак картиналар галереясендә Камил Муллашевның берничә картинасы мәңгегә үз урынын табачак. ТР Президенты Минтимер Шәймиев 15 декабрьдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә рәссамның картиналар күргәзмәсе белән танышкач әнә шулай дип белдерде.

Камил Муллашев Казахстанда яшәп иҗат итә. Ул Алма-Атада сәнгать училищесын, шуннан соң В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт институтын тәмамлаган, СССРның халык рәссамы Таир Сәлаховның остаханәсендә укыган. К.Муллашевның үзе әйтүенчә, Казан аңа, теләсә нинди татарга кебек үк, бик якын һәм кадерле. Күргәзмәдә төрле юнәлешләрдәге - символизм, авангард һәм неоклассицизм юнәлешендәге эшләр тәкъдим ителгән. Ул үзенең иҗатында заманча тормышның һәм тарихи үткәннең күп кенә аспектларына кагыла. Портретлар, пейзаж, әкияти персонажлар - кешеләргә зур мәхәббәт белән сугарылган, тормышчан картиналар "Җир. Вакыт. Казахстан" триптихы рәссамның визит карточкасына әверелү белән беррәттән, Казахстан Республикасының романтик символына да әйләнде. Бу әсәрдә туган якның бик мөһим өч байлыгы - нефть, галәм һәм чирәм җир чагылдырылган. К.Муллашев бу эше өчен Франция сәнгать академиясенең көмеш медаленә лаек булды. Триптихны һәм "Иртә" картинасын Дәүләт Третьяков галереясе алды, рәссамның кайбер эшләре Алма-Атада А.Кастеев исемендәге Дәүләт сәнгать музеенда саклана.

Күргәзмәдә шулай ук рәссамның иң соңгы эшләреннән берсе - "Сөембикә" картинасы да урын алган.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Камил Муллашевка зур рәхмәт белдереп, аңа иҗат уңышлары теләде. Күргәзмәне карауда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, мәдәният министры Илдус Тарханов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International