20 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республиканың эре предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Илбашы белән очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин, Икътисад министры Марат Сафиуллин, предприятие һәм банк җитәкчеләре - ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, "Түбән Кама шина" ААҖ генераль директоры Радик Ильясов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Казаноргсинтез" ААҖ генераль директоры Леонид Алехин һәм башка сәнәгый оешма директорлары катнашты.
Минтимер Шәймиев киңәшмәдә ассызыклап узганча, соңгы арада дөнья күләмендә килеп туган финанс кризисы, Казан Кремлендә һәм Татарстан Хөкүмәтендә банклар, төрле финанс институтлары, товар җитештерүчеләр белән интенсив рәвештә консультацияләр үткәрүгә мәҗбүр итте. Мондый әңгәмәләрнең көн үзәгенә кризис шартларында тотрыклылыкны саклап калу мәсьәләсе чыгарылды. Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте дә бу мәсьәләгә бик җитди карый.
Республика башлыгы билгеләп узганча, 22 октябрьдә Дәүләт Советында Татарстан бюджетын өч елга карау алдыннан, бүген республиканың эре бизнес җитәкчеләре белән очрашуның зарурлыгы туган. "Бүгенге очрашуга кризисның тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен өстәмә чаралар әһәмияте турында киңәшләшергә җыелдык. Халыкның кереме эре оешмалар эшчәнлегенә бәйле", - дип басым ясый Минтимер Шәймиев. Аның әйтүенчә, өчъеллык бюджет проектында күрсәтеләчәк халык керемнәре үсеше күрсәткечләренә хилафлык килергә тиеш түгел. "Кризис халыкның тормыш сыйфатында чагылыш табарга тиеш түгел", - дип белдерде Президент.
Аның сүзләренә караганда, банк системасына ярдәм күрсәтү йөзеннән, федераль үзәк тарафыннан 1 трлн. сум акча бүленеп бирелгән. Банклар өчен залогсыз кредитларга 700 миллиард сум акча каралган. Бу финанс чараларына аукционда 38 Россия банкы катнашачак, аларның бишесе - Татарстан банкы. Бу исемлектә "Татфондбанк" та бар. Илбашы искәртеп узганча, нәкъ менә шушы банк тирәсендә кризис нәтиҗәсендә шаукым купты. Ажиотаж барлыкка килеп, халык тарафыннан массалы төстә акча салдырыла башлаганда, банк бар кешенең дә ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. "РФ Президенты белдергәнчә, халыкның ил банкларындагы 700 мең сумга кадәр кертемнәре дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Шулай булгач, халыкка үз кертемнәре өчен борчылырга урын юк", - ди Минтимер Шәймиев. Ул билгеләп узганча, банк кертемнәре буенча процентлар кимемәячәк. "Дәүләт гарантия биргән кертемнәр өчен борчылып, хафага бирелергә, аларны салдырырыга яки бер банктан икенчесенә күчерү урынсыз", - дип тынычландыра Илбашы. Гомумән алганда, Минтимер Шәймиев кризисның Татарстан икътисады һәм сәнәгатенә кискен аяк чалмаячагына һәм аның тискәре нәтиҗәләре минималь күләмдә булачагына вәгъдә бирә.
"Банк кредитларының товар җитештерүчеләр өчен үтемле булуы мөһим. Татарстанның еллык дәүләт заказы яңадан каралырга һәм өстенлек республика товар җитештерүчеләренә бирелергә тиеш", - дип ассызыклый Президент. 2008 елның җитештерү темпларының 7,6 процентка үсеш белән тәмамлануы фаразлана. "Бу четерекле вәзгыятьне аз күләмдәге югалтулар һәм минималь негатив нәтиҗәләр белән үткәреп җибәрергә тиешбез. Халык алдындагы вәгъдәләребезне, бурычларыбызны үтәячәкбез", - дип басым ясый Минтимер Шәймиев.
Президент ышандырганча, Татарстанда гамәлгә ашырылучы социаль проектлар, шул исәптән, өстенлекле илкүләм проект кысаларындагы социаль программалар үз көчен югалтмаячак.
Ул шулай ук финанс кризисының илдә торак төзелеше күләмнәрендә чагылыш табуы мәсьәләсенә тукталды. "Татарстанда социаль ипотека шартлары һәм планлаштырылган төзелеш күләмнәре үзгәрешсез калачак. Бу программаның әһәмияте үзгәрешләр кертүне рөхсәт итми", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
"Нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итү - безнең төп бурыч", - дип белдерде Татарстан Президенты. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Татарстан Хөкүмәте вәзгыятьнең көндәлек мониторингын алып бара. "Банк һәм предприятие җитәкчеләре белән консультация һәм очрашулар күпме кирәк шуның кадәр үткәреләчәк", - дип төгәлләде ул чыгышын.