Кичә Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында республика яшьләр иҗтимагый оешмаларының форумы булып узды. Аның эшендә республикабызның төрле төбәкләреннән 7 меңгә якын яшь кеше катнашты. Форумга килгән кунаклар арасында "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, "Яшьләр берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы лидеры Александра Буратаева, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, Казан мэры Камил Исхаков һәм башкалар бар иде.
ТР Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2003 елның 1 маена Татарстанда 100 яшьләр һәм балалар оешмасы теркәлгән. Алар спорт һәм сәламәтләндерү, сәясәт, экология, иҗтимагый-мәдәни юнәлешләрдә эш алып баралар. 1994 елда исә Татарстанда бары тик 9 республика яшьләр иҗтимагый оешмасы гына эшләп килгән. Бүгенге көндә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы 29 оешма белән тыгыз хезмәттәшлек итә.