Мәгарифкә - заманча технологияләр

2003 елның 12 августы, сишәмбе
12-14 августта Чаллы шәһәрендә республика шәһәр һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең Заманча мәгълүмати технологияләр үсеше шартларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү" мәсьәләсенә багышланган август киңәшмәсе булып узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, министрлар, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

Август киңәшмәсенең пленар утырышын ТР вице-премьеры Зилә Вәлиева кереш сүз белән башлап җибәрде һәм алып барды.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев киңәшмәдә катнашучылар алдында һәр елдагыча тәфсилле зур чыгыш ясады.

Президент үзенең чыгышында Татарстан җитәкчеләренең бүгенге очрашуы беренче тапкыр гына түгеллеген билгеләп үтте. Бу безнең эшнең формасын түгел, ә эчтәлеген билгели, диде ул. Педагогик җәмәгатьчелекнең дәүләт власте органнары белән мәгарифнең бик мөһим мәсьәләләрен ачыктан-ачык тикшерү аңа базар шартларына җайлашырга ярдәм итә. Мондый очрашулар 1998 елда "Киләчәк өчен җаваплылык" дигән темага Казанда үткәрелгән август конференциясеннән бирле даими төс алды.

М.Ш.Шәймиев республика педагогик җәмәгатьчелегенең соңгы вакытлардагы барлык форумнары турында да искә төшерде. 2000 елда Азнакайда укучыларның рухи һәм физик сәламәтлекләре проблемасы тикшерелде. Ул вакытта сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча республика тарафыннан кабул ителгән чаралар "Сәламәтлек" дигән федераль программада да чагылыш тапты. 2001 елда август конференциясендә катнашучылар хәзерге заман мәктәбе һәм аның материаль базасы нинди булырга тиешлеген үз күзләре белән күрделәр.

Уку йортларын компьютерлар белән җиһазлау буенча мәсьәлә беренче тапкыр тәгъбир ителде. Президент билгеләп үткәнчә, бүген бу мәсьәлә ул вакытта куелышы буенча үзенең чишелен тапты Хәзер Татарстан буенча бер компьютерга 36 укучы туры килә. Дөрес, дөньякүләм нормалар буенча ул 10-12 укучыга бер компьютер булырга тиеш. Әмма компьютер класслары саны үсү темпына караганда, без бу күрсәткеч буенча алга киткән илләр белән тигезләшербез, дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин.

Әмма бу гына аз әле. Мәгълүмати технологияләр ярдәме белән белем бирүнең сыйфатын күтәрүне тәэмин итәргә кирәк, дип басым ясады Президент.

Узган ел Актаныштагы очрашу күрсәткәнчә, мәктәптә белем һәм тәрбия бирү процессын тәңгәл алып бару җитеп бетми. Яшьләр арасында җинаятьчелек, наркомания һәм башка шундый тискәре күренешләрдән акрын арыналар. Шулай итеп бүгенге сөйләшүнең юнәлеше заман таләпләренә җавап бирә, дип билгеләп үтте Президент. Белем бирү сыйфатын яхшыртуны иң төп бурыч итеп куярга кирәк.

Президент М.Ш.Шәймиев Татарстанның икътисадый үсеше торышына җентекләп тукталды. Бер яктан, диде ул, педагогик җәмәгатьчелек укытучы хезмәтенә карата сорауның ни дәрәҗәдә югары икәнлеген күз алдына китерә алсын өчен булса, икенчедән, республиканың икътисадый мөмкинлекләре мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклауга дәүләттән нинди ярдәм көтәргә мөмкин, дигән сорауга җавап бирә. Татарстан Хөкүмәте укытучылар хезмәтенә түләү дәрәҗәсенең канәгатьләнерлек булмавы турында белә, диде Президент. Яшь белгечләрнең хезмәт хакына 30 процентлы өстәмә түләү бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 2003 елның 1 октябреннән хезмәт хакы өчтән-бер тапкыр артканнан соң да сакланып калачак.

Торак мәсьәләсен уңай хәл итү дәвам итәчәк. Бу уңайдан квартира төзүне ипотека кредиты буенча алып баруга зур өметләр баглана. Өстәвенә республика ипотекасы уртача керемле кешеләр өчен дә җайлы булачак. Август конференциясенә әзерлек барган көннәрдә Премьер-министрга бу уңайдан тәкъдимнәр әзерләргә кушылган иде, диде М.Ш.Шәймиев Бүген ул аның үтәлеше турында да әйтте.

Укытучылар һәм, мөгаен, табиблар өчен квартираны ваклап түләү шарты белән алу мөмкинлекләре тудырырбыз. Зал Президентның бу белдерүен хуплап кул чапты. Ул, мин әле барысын да әйтеп бетермәдем, дип дәвам итте чыгышын. Ипотекада иң авыры - диде ул, - яңа квартира алучыларга кредит хезмәте күрсәтү. Ссуда торак алырга чират торучыларга - ә алар республикада укытучылар арасында гына да ун меңгә якын - беренче взносын алмаган килеш еллык 8 процент исәбеннән 20 елга бирелә. Банк ставкасының калган өлешен түләүне дәүләт үз өстенә ала. Шуннан да уңайрак шарт уйлап чыгару мөмкин түгел, диде ул.

Президент, белгечләрнең фаразына караганда 2010 елга республикада балалар саны 20 процентка кимүгә карамастан, мәктәпләр төзелешен дәвам итәргә кирәклеге турында белдерде һәм моннан ниндидер трагедия уйлап чыгармаска чакырды. Соңгы ике елда балалар тууы арткан, әмма ул әле халык санының табигый кимүен каплый алмый. Иртәме-соңмы, демографик сызык барыбер өскә күтәреләчәк.

Ә хәзергә педагогик коллектив укыту өчен шартларны яхшырту мөмкинлеге алды. Укытучы беркайчан да кирәксез кеше булып калмас. Без мәгарифне модернизацияләргә алындык һәм без аны үткәрәбез. Киләчәгегез өчен борчылырга урын юк, диде Президент.

Борчылу яшь буынны бүгенге көн һәм киләчәк өчен ничек итеп әзерләү турында булырга тиеш. Республика 2003-2007 елларда мәгьлүматлаштыру һәм элемтәдә дәүләт сәясәте буенча программаны тикмәгә генә кабул итмәде бит. Бу яңа технологиягә юл яру. Һәм аларны нәтиҗәле файдалану турында алдан уйларга кирәк. Бөтен республика җепселле-кабельле элемтә белән капланырга тиеш. Бу ерактагы киләчәк түгел. Безнең республика моңа өлгергән. Безнең кешеләребез башкача фикер йөртә торган дөнья цивилизациясенең барлык казанышларыннан файдаланырга сәләтле алга киткән халык.

Прогресс югары талантка ия булган шәхесләрне алга чыгара. Безнең бурыч боларны уртача сәләтле кешеләр белән дә тормышка ашырудан гыйбарәт. Моның республика территориясенең бердәм заманча мәгълүмат пространствосына әверелүе кирәк. Бу мәсьәләне чишүне без, мөгаен, республиканың ерак районнарыннан башларбыз. Актаныш районы инде бүген үк элемтәнең заманча системасы белән тәэмин ителеш ягыннан эре индустриаль үзәкләр белән ярыша ала. Аның хакимият башлыгы - электрончы - үзендә Казан техник университетының дистанцион бүлеген ачып, 31 студентны укырга кабул итте.

2004 елның I чирегендә республиканың 490 шәһәр мәктәбе, аннан соң район үзәкләре һәм зур авыллардагы 1100 мәктәп, ә 2006 елда барлык мәктәпләр Интернет челтәренә тоташып бетәргә тиеш. Әгәр дә власть органнары һәм укытучылар актив рәвештә бергәләп эш йөртсә, без, һичшиксез, уңышка ирешербез, диде Президент.

Аннан соң август киңәшмәсендәге төп докладны Татарстан мәгариф министры Фарис Харисов ясады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы өч ел эчендә Татарстан гомумбелем мәктәпләрен сафка кертү буенча Россия Федерациясендә, Мәскәүдән кала, икенче урынны алып килде. Узган ел республика Идел буе федераль округында бу юнәлештәге эшчәнлеге буенча беренче урында булды. Быел 7583 урынга 24 мәктәп төзелде. Шуның 17се авыл җирендә, Чирмешән районы үзәгендә 864 урынлы мәктәп сафка басты.

Министр билгеләп үткәнчә, белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле механизмы - заманча мәгълүмати технологияләр куллануда. Моның өчен республикада бөтен шартлар да тудырылган. 1370 урта мәктәпнең барысы да компьютер класслары белән тәэмин ителгән. Төп (9 еллык) мәктәпләрнең 90 процентында уку процессында компьютер техникасы кулланыла. (Россиядә бу күрсәткеч - 47 процент).

Хәзергә республикада мәктәпләрне мультимедия программасы чаралары белән җиһазлау, бигрәк тә татар телендәге программалар белән тәэмин итү кискен тора. Бу проблеманы Интернетка тоташып һәм республика белем бирү челтәрен төзеп хәл итәргә була. Бу юнәлештә Чаллы шәһәрендә беренче җитди адым ясалды. 76 нчы гимназия базасында "Мәгариф үсеше үзәге" төзелеп, анда "виртуаль класс" булдырылган. Конференциядә катнашучылар бу класс эше белән таныштылар.

Конференциядә катнашучылар шулай ук Татарстан элемтә министры Ринат Җәләлов, КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин, ICL җитештерү берләшмәсе генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкаларның чыгышларын тыңладылар.

Конференциядә катнашучылар, бер көн алдан сигез төрле секциядә эшләп, Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясендә, 46 нчы эксперименталь гомуми белем бирү мәктәбендә, 61 нче техник көллияттә, 57 нче һөнәр училищесында, Гали Акыш исемендәге татар гимназиясендә, өзлексез педагогик белем бирү институтында, 67 нче "Надежда" балалар бакчасында, Чаллы дәүләт педагогика институтында, ТИСБИ филиалында алдынгы мәгълүмати белем бирү технологияләре белән таныштылар.

Конференция эшендә шулай ук РФ Дәүләт Думасының "Россия төбәкләре" депутат группасы җитәкчесе Олег Морозов, вице-премьер - азык-төлек министры Марат Әхмәтов, вице-премьер - транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Татарстан буенча федераль инспектор Марсел Галимәрданов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International