Татарстанда сайлаулар оешкан төстә узды

2003 елның 8 декабре, дүшәмбе
Россиядә чын мәгънәсендә хакимият партиясе барлыкка килде. Иң кыю фаразлар акланды, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 8 декабрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына сайлаулар йомгакларына багышлап үткәрелгән брифингта.

Татарстанда дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучыларның 77,25 проценты катнашты. 8 декабрьгә 14.00 сәгатькә бирелгән мәгълүматларга караганда, "Бердәм Россия" партиясе өчен сайлаучыларның 59,66 проценты тавыш биргән, бу партиянең төбәк исемлеге буенча 4, хәтта 5 депутат мандатына өмет итү мөмкинлеге бирә. РФ Коммунистлар партиясе - 8,9, Россия либераль-демократик партиясе 6 процент тавыш җыйган, сайлаучыларның 4,38 проценты "барысына да каршы" тавыш биргән. Бер мандатлы округларда Марат Мәһдиев сайлаучыларның 67,54 процент, Ринат Гобәйдулин - 52,68, Олег Морозов - 49,17, Альберт Салихов - 68,8, Айрат Хәйруллин 30,97 процент тавыш җыйган. Чыннан да, Россиянең сәяси аренасында хакимият партиясе барлыкка килде. Элегрәк мин, хакимияткә бергенә партия килмичә торып, чынбарлыкта күп партиялелек турында сөйләп булмый, дип әйтә идем, дип искә төшерде Минтимер Шәймиев. "Бердәм Россия"нең 117 депутаты партия исемлекләре, 105е бер мандатлы округлар буенча үтте. Думада реаль күпчелек инде бар, дигән сүз бу.

"Родина" блогы күпләр өчен көтелмәгәндә пәйда булды. Мин, бу - РФ Коммунистлар партиясенең таркалуы нәтиҗәсе ачык, дип исәплим. Бу бушлык әлеге блок лидерлары өчен дә, шулай ук сайлаучылар өчен дә ачык булып чыкты. Минтимер Шәймиев, Глазьев белән Рогозинның блогы - мәңгелек берлек түгел, дигән фикер әйтте. Аларга милләтчелек идеологиясеннән котылырга, реформалар белән шөгыльләнергә, җәмгыятьне артка сөйрәмичә, центристлык позициясе юнәлешендәге якын килүләр табарга кирәк. Әгәр алар үзләренең программ максатларында бердәм фикергә килсәләр - ә блок ашыгыч төстә төзелде - ул тормышта бик кирәкле булып әверелергә мөмкин. Минтимер Шәймиев уң көчләрнең биш процентлы чикне үтә алмавына кызганыч белдерде. Демократик реформалар барган җәмгыятьтә бу көчләр булырга тиеш, һәм аларның парламентта күпчелеккә ия булуы да зарури түгел - җәмгыятьнең бүгенге халәтендә моның булуы мөмкин дә түгел - әмма алар булырга тиеш. Аларга киләсе сайлауларда сәяси аренага әйләнеп кайту өчен - ә дүрт ел бик тиз узып китә ул - тулы уңышсызлык сәбәпләренә анализ ясау кирәк. Уңнар, Анатолий Чубайстан кала, чыннан да, идеалистлар. Татарстанда да уңнар бигүк дус яши кебек тоелмый, бернигә дә ирешмәгән килеш, аларның барысы да лидер булырга тели, күрәсең. Ә уң идеяләргә бирелгән кешеләрне үз артыңнан алып бару - гади эш түгел.

Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән телефон аша әңгәмәсе турында да сөйләп үтте, бу әңгәмә брифинг алдыннан булды. Россия Президенты Татарстанда яшәүче һәркемне "Бердәм Россия"нең җиңүе белән котлаган, президентлар илдәге сәяси вәзгыять һәм партиянең демократик үсеш процессындагы роле турында фикер алышканнар.

Башкортстанда Президент сайлауларына кагылып, Минтимер Шәймиев, бу республикада бюллетеньнәрнең 96 процентын эшкәртү йомгаклары буенча сайлаучыларның 43 процент тавышын җыйган Мортаза Рәхимов алда бара, диде. Сергей Веремеенко - 25,24, Ралиф Сафин 22,86 процент тавыш җыйган. Башкортстанда сайлаучыларның 39 проценты "Бердәм Россия"не яклап тавыш биргән. Минтимер Шәймиев, аерым алганда, Башкортстандагы сайлаулар - иң җәнҗаллысы, биредә бозулар бик күп, хакимият типографиясендәге бюллетеньнәрнең өстәмә тиражын яндыруга кадәр бар. Сайлаулар вакытында тышка ургылып чыгучы проблемаларны алдан җыеп баруның кирәге юк. Проблемалар болай да җитәрлек. Анда башкортлар, рус һәм татарлар саны якынча тигез, һәм милли мәсьәләдә кечкенә генә астыртын теләкнең дә шикләнү тудыруы бар. М.Шәймиев янә Башкортстанда татар теле статусы проблемасына игътибарны юнәлтте.

Бу мәсьәләне барыбер хәл итәргә туры киләчәк, диде ул. Әгәр әлеге мәсьәлә якын киләчәктә хәл ителмәсә, вакытлар узуга аңа барыбер кире кайтырга туры киләчәк. Проблема югала алмый, аны тирәнгә куып кертергә кирәкми, аны хакимият үзе тыныч кына хәл итәргә мөмкин, диде ул.

Сайлауларда җиңгән "Бердәм Россия" партиясе турында әйтеп, М.Шәймиев партия инде белдерү буенча гына түгел, ә факт буенча ул Президент яклы булып әверелде, дип искәртте. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хуплаган партиянең хакимияткә килүе, иң элек, илнең инвестиция климатына, Россия компанияләре акцияләренә уңай йогынты ясаячак. Моннан тыш Россия Хөкүмәте Президент тарафыннан "Бердәм Россия" тәкъдиме буенча формалаштырылачак. Тәкъдим ителә торган барлык законнар да җентекләп тикшереләчәк, законнарга җиңел караш булмаячак. Барысы да партиянең тиешле дисциплинасына буйсыначак. Әмма без тынычланып калырга тиеш түгел, демократик реформалар, сәяси, шулай ук икътисадый реформалар үткәрү иң мөһим булып әверелергә тиеш, диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International