8 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты "2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"гы Татарстан Республикасы Законына һәм "Дәүләти һәм дәүләт аккредитациясенә ия булучы дәүләти булмаган мәгариф учреждениеләренең аспирантлары, студентлары һәм укучылары өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләрен билгеләү турында"гы Указга кул куйды.
Законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү федераль бюджеттан максатчан средстволар алынуга һәм Татарстан Республикасы бюджетының ведомство структурасы үзгәрүгә бәйле.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасының 60 махсус дәүләт стипендиясе билгеләнде: шуларның 20 се - аспирантларга, 30 ы - студентларга һәм 10 ы югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре укучыларына. Махсус дәүләт стипендияләре студентларның, аспирантларның һәм укучыларның укудагы һәм фәнни эшчәнлегендәге аеруча зур сәләтләре өчен Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан ел саен билгеләнәчәк.
Закон һәм Указ текстлары массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми бастырылачак.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.