Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең көндезге 12 сәгать утыз минуттагы мәгълүматларына караганда Татарстанда РФ Думасының дүртенче чакырылышына узган сайлаулар буенча 97,78 процент сайлау протоколлары эшкәртелгән. Татарстанда 2932 участок сайлау комиссиясе эшләде. Берсе шуның үзәк, бишесе округ, алтмыш өче исә территориягә карый. Округ сайлау комиссияләре участоклардан килгән 2867 протоколны тикшергән. Тагын 65 протоколны карыйсы бар әле.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.