М.Ш.Шәймиев Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатларны Башкортстанда татар теле статусы турындагы сорауга җавап бирергә чакырды

2003 елның 3 декабре, чәршәмбе
М.Ш.Шәймиев Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатларны Башкортстанда татар теле статусы турындагы сорауга җавап бирергә чакырды.

"Бердәм Россия" партиясе рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының йомгаклау конференциясендә чыгыш ясады һәм Башкортстанда булачак президент сайлауларына кагылышлы фикерен әйтте. Аның фикеренчә, үзендә чынлыкта миллионнан артык татар яши торган Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына бер генә кандидат та Башкортстанда татар теле статусы турындагы мәсьәләне читләтеп уза алмый.

"Бу төп сорау һәм без аңа җавапны ишетергә тиеш", - диде М.Шәймиев. "Башкортстанда татарлар руслар һәм башкортлар белән бер дәрәҗәдә өстенлек иткәнгә күрә, аларның туган теле дәүләт теле булырга яки аерым статуска ия булырга тиеш. Шуннан да кечкенәрәк була алмый", - дип саный ул.

"Соңгы вакытта мин бигрәк тә Башкортстаннан шушы мәсьәләгә карата Карашымны белдерүне үтенгән күп хатлар һәм мөрәҗәгатьләр алам. Бу сорау тулысынча хаклы, сайлау кампанияләре барышында ул һәрвакытта кискенләшә һәм бу шикне киләчәккә калдырырга ярамый", - диде республика башлыгы.

"Без күрше республика эшләренә тыкшынырга ниятләнмибез, ләкин без анда яшәүче гаять күп сандагы татарларның мәнфәгатьләренә дә гамьсез кала алмыйбыз. Күп милләтле Башкортстан халкының сайлап алуына без тиешле ихтирам белән караячакбыз. Сайланып шушы хәлиткеч проблеманы төшенгән президент белән безнең тугандаш республикада яшәүче барлык халыкларның мәнфәгатьләрендә эшләячәкбез, хезмәттәшлек итәчәкбез һәм дус булачакбыз", - дип йомгаклады сүзне М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International