Россиядә чын мәгънәсендә күп партиялелек туып килә

2003 елның 9 декабре, сишәмбе
Казан. 9 декабрь. Интерфакс. Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" рәистәше Минтимер Шәймиев, Дәүләт Думасына сайлауларда бер партиянең генә тулы җиңүенә карамастан, Россиядә чынбарлыкта күп партиялелек туып килә, дип белдерде. "Бу җәһәттән сагаеп калырга кирәкми, без күп партиялелекнең илнең сәяси тормышының бер өлешенә әверелүенә ярдәм итәргә тиешбез", - диде М.Шәймиев Интерфакска биргән интервьюсында.

Аның әйтүенчә, әгәр "Бердәм Россия" киләсе сайлауларга үзенә багланган өметләрне акламаса, программ бурычларын үтәмәсә, аның урынына башка сәяси көч килергә тиеш булачак. Шушы нигездә өлгереп җиткән демократик җәмгыятькә хас булган реаль күп партиялелек пәйда булачак, дигән фикердә тора М.Шәймиев. "Бердәм Россия" Думада тавыш бирү машинасы булып әверелергә тиеш түгел, һәм, Президент таянычына әйләнеп, ул сәяси өлгергәнлекне күрсәтергә тиеш", - дип белдерде М.Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, "Бердәм Россия"нең җиңүе халыкның аңа нык ышануын күрсәтә, һәм сайлаучыларның, партия, ниһаять, үзенә реаль хакимият алып, Президент белән бергә парламент күпчелеге нигезендә Хөкүмәт формалаштырачак, илдә реформа, җәмгыять торышы өчен җаваплылык тотачак, дигән теләгенә җавап бирә. Элегрәк партияләрнең роле сайлауларда катнашу белән генә чикләнде, парламентта эшләгәндә абсолют күпчелеккә ия булмаулары сәбәпле, кабул ителә торган карарлар өчен тулы җаваплылык тоймадылар", - дип аңлатты Татарстан лидеры. Бу җәһәттән, аның фикеренчә, булып узган сайлаулар билгеле бер этап булып тора, һәм "хакимият партиясе" исеменә дәгъва кылучы партия сайлаучылар мәнфәгатьләрендә тормышка ашырылырга тиешле программ максатлары өчен җавап бирергә тиеш.

Республика җитәкчесе, Татарстанда яшәүчеләрнең 77 проценттан артыграгы сайлауда катнашты, "Бердәм Россия" 60 процент чамасы тавыш җыйды, ә калган партияләр һәм блоклар унар процент та тавыш җыя алмады, дип хәбәр итте. Аерым алганда, РФ Коммунистлар партиясе - 9, Россия либераль-демократик партиясе - 6, "Родина" 4 процент тавыш җыйды. Без "Бердәм Россия"дән бер мандатлы биш округ буенча кандидатлар үткәрдек һәм, мин, партия рәистәше буларак, үзебезнең уңышыбызны Татарстан хакимиятләренә күрсәтелгән ышаныч буларак та бәялим", - дип ассызыклады М. Шәймиев.

Республика җитәкчесе "Уң көчләр берлеге" һәм "Яблоко" партияләренең биш процентлы чикне үтә алмауларына кызгану белдерде. Ул, уң көчләр, кагыйдә буларак, үзләренә артык нык ышанучан, йомшак оештыручылар, дип исәпли, һәм бу, аның әйтүенчә, Россия чынбарлыгына гына хас түгел. "Мин, алар үзләренең амбицияләре аркасында берләшә алмадылар, дип уйлыйм. Сайлау алды кампаниясе барышында мин уң көчләр җитәкчеләренә - ә Татарстанда яшәүчеләр аларга уңай мөнәсәбәттә - көчле структураларыгыз булмаган урыннарда үзара килешү табарга кирәк, дип әйткәнем булды. Аларга үзләре арасында уртак тел табарга өйрәнергә кирәк әле", - диде М.Шәймиев.

Ул, уңнар тиешле нәтиҗәләр ясарга, партия төзелеше системасын яңадан карарга шулай үк, Думага киләсе сайлауларга җитди әзерләнү өчен, тиешле кадрлар сайларга тиеш дип билгеләп үтте. "Йогынтылы уң көчләр илнең сәяси тормышында үзләренең урынын табарга һәм парламент эшендә катнашырга тиешләр. "Бердәм Россия", центристлар партиясе буларак, уңга тайпылу белән эшләргә тиеш. Минем бу хакта элек тә сөйләгәнем бар иде, хәзер дә шуны кабатлыйм. Хәзер, Дәүләт Думасында уң көчләр йогынтысы кимегән бер мәлдә, бигрәк тә. "Бердәм Россия"леләр әлеге Вазыйфаларны өлешчә үзләренә алырга тиешләр", - дип исәпли Татарстан җитәкчесе. РФ Коммунистлар партиясе күрсәткән нәтиҗәләргә аңлатма биреп, ул, бу хәл партия эчендәге таркалу нәтиҗәсе булып әверелде, шул сәбәпле Коммунистлар партиясе тавышының бер өлешен "Родина" блогы үзенә тартып алды, дип искәртте. Республика җитәкчесе, әлеге блок лидерлары Сергей Глазьев һәм Дмитрий Рогозин берлеге, кайбер объектив сәбәпләр аркасында, озын гомерле булмаячак, дип фаразлый. Шул ук вакытта, М.Шәймиев фикеренчә, блок лидерлары милли-социализм идеяләреннән баш тартырга тиеш, чөнки бу идеология Россия җәмгыяте өчен кулай түгел. "Әгәр алар бу "авырудан" котылып, үз платформаларына тиешле үзгәрешләр кертсә, ул чагында блокның перспективалары булырга мөмкин", - дигән фикердә тора республика җитәкчесе.

Шуның белән бергә ул, "Родина" урыны Дәүләт Думасы Рәисе Геннадий Селезнев һәм аның "Возрождение России" партиясе өчен билгеләнелгән иде, дип исәпли. М.Шәймиев, Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов җитәкчелегендәге "Россия Тормыш партиясе" белән берләшеп, Г.Селезнев бик зур тактик һәм стратегик хата ясады, дигән фикердә тора "Әлеге партиянең бернинди конкрет максаты да, программалары да юк, ул җиңелчә популизм белән "авырый", һәм әгәр Г.Селезнев сайлау кампаниясен мөстәкыйль алып барган булса һәм С.Глазьев белән берләшсә, "Родина" блогы урынына керә алган булыр иде", - дип йомгак ясады М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International