Зәйдә чишмә суы эчәләр

2003 елның 26 ноябре, чәршәмбе
26 ноябрь, 2003 ел. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев Зәй шәһәре белән танышуын "КАМАЗ-Автоагрегат" ачык акционерлык җәмгыятенең үзебездә чыгарыла торган барлык төр йөк һәм җиңел автомашиналар өчен көпчәкләр җитештерә торган цехында эшчеләр белән очрашудан башлады.

Завод ил белән бергә икътисадый кыен көннәр кичергән. Кайчандыр елына 3,2 миллион данә көпчәк бирә ала торган завод бүгенге көндә 1,6 миллион данә көпчәк җитештерү белән канәгатьләнә. Эш күләме кимегәнлектән, күп кенә эшчеләр эшсезләр армиясен тулыландырырга мәҗбүр ителгән. Завод бүген инвесторлар килүен көтә. Бу уңайдан Голландиянең Төркиядәге фирмасы белән 7,5 миллион евро күләмендә инвестиция кертү турында килешү төзелгән. Цех начальнигы Владимир Афонин әйтүенә караганда, хәзер конвейердан бер минутка 3 көпчәк төшсә, килешү көченә кергәннән соң минут саен 20 көпчәк эшләп чыгару мөмкинлеге туачак.

- Минтимер Шәрипович, без эшли беләбез, бары тик эш белән генә тәэмин итсеннәр, - диләр конвейерда эшләүче кызлар.

- "КАМАЗ" аякка басты, цех куйган таләпләр канәгатьләндереләчәк, - дип ышандыра М.Ш.Шәймиев. "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин бу сүзләрне баш кагып раслый.

Аннан соң "Ока", "ВАЗ", "Москвич" җиңел машиналары көпчәкләре ясый торган участокта эшчеләр белән очрашу үткәрелде.

- Ә мин бүген сезнең белән "Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Советы рәистәше буларак очрашам, - диде М.Ш.Шәймиев. - Сайлаулар якынлашкан саен, партияләр арасындагы РФ Дәүләт Думасында күбрәк урын алу өчен көрәш кискенләшә. Бу шулай булырга тиеш тә, "Бердәм Россия" - өч сәяси хәрәкәтне берләштергән, илнең икътисадын күтәрә, милләтләр арасында татулык һәм иминлек урнаштыра, социаль тотрыклылыкны тәэмин итә алырдай сәяси партия. Сер түгел, ул власть органнарында үзенең лаеклы урынын алырга тиешле партия.

М.Ш.Шәймиев эшчеләр алдында ясаган чыгышында хезмәт хакларын күтәрү, торак-коммуналь хуҗалыктагы үзгәрешләрнең зарурлыгы, алга таба Татарстанда квартиралар белән тәэмин итүдә социаль ипотека системасы кулланылачагы, нефть чыгару, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше, энергетика проблемаларын хәл итүдәге уңай үзгәрешләр һәм алда торган зур бурычлар турында сөйләде.

Зәй шәһәре быел үзенең 350 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу чорда яшәгән халык башта үз-үзен кое суы белән тәэмин иткән. Узган гасырның 50-60 нчы елларында су урамнарга тимер торбалар аша килә башлаган иде. Шәһәр үсә башлагач, хлор кушылган су Кама елгасыннан кудырыла башлады. Менә XXI гасырның өченче елы азагында Зәй шәһәре халкы Иске Пальчикова авылы янында чыга торган саф чишмә суы белән тәэмин ителә башлады.

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Советы рәистәше М.Шәймиев һәм Зәй районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Ринат Фәрдиев Зәй спорт комплексы янында җыелган халык алдында фонтан кранын ачып җибәрүгә чишмә суының символик фонтаны бәрде. Шулай итеп, шәһәр йортлары краннарыннан табигый тереклек суы ага башлады.

Биредә спорт комплексының уң канаты озак еллар файдалануга тапшырылмаган килеш торган иде. Инде менә бүген зур корылманың бу өлеше - бассейн су спорты белән шөгыльләнүчеләр карамагына тапшырылды. Зәй спортчылары кунакларга үтә күренмәле чишмә суы белән тутырылган зур бассейнда синхронлы йөзү күрсәттеләр.

М.Ш.Шәймиев халык алдында чыгыш ясаганда, Зәй бүген республикада халкы экологик чиста артезиан суы эчә торган бердәнбер шәһәр, дип билгеләп үтте. Соңгы елларда бу шәһәр күзгә күренеп үсте, яхшырды, төзекләнде. Кешеләрдә иртәгесе көнгә ышаныч уянды.

Бу көнне Зәйдә ачылган 3 нче яңа объект "Салават күпере" балалар дәваханәсе булды. М.Ш.Шәймиев балалар һәм аларның ата-аналары каршында ясаган чыгышында, бүгеннән бу дәваханәнең кирәге дә калмас инде, чөнки әле яңа гына шәһәргә чиста чишмә суы җибәрдек, ә авыруларның күпчелеге кеше организмына су аша керә бит, дип шаяртып алды. Бу бина элекке балалар бакчасы булып, Чаллының "Грань" төзү фирмасы аңа евроремонт үткәргән, өр-яңа җиһазлар куелган.

Дәваханәгә керү юлында тартылган ал тасманы М.Ш.Шәймиев, республика сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, Зәй шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы РинатФәрдиев кисте.

М.Ш.Шәймиев үзәк район хастаханәсе янында төзелә торган биш һәм өчәр катлы палата - хирургия корпусында алып барыла торган эшләр белән танышты. Ул, нигездә, төзелеп беткән. Ә медицина казанышларының соңгы сүзенә туры китереп җиһазлау өчен аңа яңадан 28 миллион сум акча кирәк икән. Биредә төп сүз шәһәр һәм район оешмаларының объектны сафка бастыруына өлеш кертүләре турында барды.

Шәһәрнең "Октябрь мәдәният сараенда Зәй, Түбән Кама, Мамадыш, Чистай, Алабуга һәм Менделеев районнары сайлаучылары белән очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Валентина Липужина алып барды. Очрашуда "Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Совет рәистәше Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Без беренче мәртәбә сайлау алды эше белән җитди шөгыльләнә башладык, диде ул. Бу очраклы рәвештә модага иярү генә түгел. Думада үзәк фракициядә тору бер хәл булса, власть партиясе булу бөтенләй икенче нәрсә. Үзеңнең кылган гамәлләрең, башкарган эшләрең өчен җавап та бирә белергә кирәк.

Кешеләр буш вәгъдәләрдән туйдылар, һәм алар яхшы хезмәт хакы алырга, үзләренең һәм балаларының киләчәге ышанычлы булуын телиләр, диде үзенең чыгышында 26 нчы 1 мандатлы сайлау округыннан РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Альберт Салихов. Бу - безнең "Бердәм Россия" партиясенең тоткан кыйбласы.

"Бөек Россия" партиясе вәкиле, Дәүләт Думасына сайлауда шул ук округтан А.Салиховның көндәше Юрий Петров та бу төбәктә яшәүче халыкның проблемалары турында сөйләде. Ул әйткәнчә, Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү кискен мәсьәлә булып тора. Биредә күп кенә гаиләләр, эшкә урнаша алмаганлыктан, хәерчелектә яши.

Сайлаучылар белән очрашу да "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев "КАМАЗ" ААҖ генераль дирек торы Сергей Когогин, министрлар, хакимият башлыклары һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International