"Оргсинтез"да яңа җитәкче

2003 елның 28 ноябре, җомга
Казан "Оргсинтез" ачык акционерлык җәмгыяте коллективы кичә биредә озак еллар эшләгән генераль директор Наил Хәбиб улы Юсуповны лаеклы ялга озатты. Акционерлык җәмгыятенең Күзәтчелек советы, Наил Юсуповның хәзерге Вазыйфасыннан азат итеп, "Оргсинтез" ААҖ генераль директорының киңәшчесе итеп билгеләүне үтенеп язган гаризасын канәгатьләндерде.

Әйе, үзенә инде 73 яшь тулган, "Оргсинтез"ны 1986 елдан бирле җитәкләгән бу мөхтәрәм шәхес ял итәргә лаек булса да, эшен дәвам итәчәк әле: киңәшен бирәчәк, тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Күп кенә завод-фабрикаларны тез чүктергән авыр елларда да берләшмәнең данын тагын да югарырак күтәргән җитәкчегә бу көнне рәхмәт сүзләре күп әйтелде.

Җитәкче кешенең сәләтен предприятиенең уңышлары билгели. "Оргсинтез" ААҖ 1990 ел белән чагыштырганда продукция җитештерүне 130 процентка арттырган. Җитештерүне киңәйтүгә соңгы өч елда гына да 2,6 млрд. сум акча тотылган. Барлыгы 7 мең кешене эш белән тәэмин итеп, иң югары хезмәт хакын түләүче предприятие дә ул. Елына 778 млн. сумга кадәр салым һәм бүтән төр җыемнар түләүче берләшмәнең Казан һәм республиканың иң ышанычлы таянычы булуын да аерым әйтү кирәктер.

Күзәтчелек советы утырышында чыгыш ясап, профком рәисе Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова да, Казан шәһәренең Мәскәү районы хакимияте башлыгы Гүзәл Минкина да Наил Юсуповка нәкъ менә халык мәнфәгатен кайгырткан өчен үзләренең олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Утырышта "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев тә катнашты һәм чыгыш ясады.

- Мин аны гомер буе, төгәлрәге, Тымытыкта машина-трактор станциясенең баш инженеры булып эшләгән елларыннан ук беләм. Мөслимдә миңа әлеге МТС директоры мәрхүм Ильяс Мусин кулы астында эшләргә туры килде. Аның таләпчәнлеген аңлату өчен шуны да әйтүем җитәр: ул безгә ялны Сабантуйда да ярты гына көн бирә иде... Чыннан да, эш бик күп иде бит: җир сөрәсе, чәчәсе, ашлыгын җыясы бар. Ә ул чагындагы техника хәзергеләр янына куярлыкмыни! Менә шундый шартларда чыныгу алган кеше ул Наил Хәбиб улы, - диде Минтимер Шәрипович.

Түбән Кама каласы һәм анда нефть химиясе предприятиеләре төзелгән елларда Н.Юсупов партиянең шәһәр комитетын җитәкли. Аннары партия өлкә комитетының нефть һәм химия сәнәгате бүлеге мөдире була. 1974-1986 елларда ул - В.В.Куйбышев исемендәге "Тасма" берләшмәсенең директоры. "Оргсинтез" берләшмәсенә күчкәч, аның җитәкчелек сәләте тагын да киңрәк ачыла.

- Кискен үзгәреш елларында да кешелекле булуың, халыкны яратучы җитәкче булып калуың сине күпләрдән аерып тора! - диде М.Шәймиев.

Минтимер Шәрипович, Казан "Оргсинтез" ачык акционерлык җәмгыятенең киләчәген билгеләп, аны нык үстерергә кирәк булачагын әйтте. Нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе - республика икътисадының нигезе. Нефть чыгару елына 30 млн. тоннага җиткереләчәк, һәм аның тагын 30 ел суыртырлык күләме җир астында табылган инде. Әмма нефтьне эшкәртүдән файда тагын да зуррак алына. Шуңа күрә Түбән Камада нефть эшкәртү заводы төзелә, елына 530 мең тонна бензин җитештерә ала торган яңа заводка нигез салынды һәм "Нефтехим" ААҖнең иске заводлары урынына яңалары корыла. Химия тармагының мөмкинлекләре гаять зур. Андагы эшне чимал җитештерүдән сату өчен товар итеп әзерләүгә кадәр җиткереп киңәйтергә кирәк. "Нефть химиясе - республикабыз язмышы", - дип белдерде М.Шәймиев.

Шул ук утырышта "Оргсинтез" акционерлык җәмгыятенең Күзәтчелек советы яңа генераль директорны билгеләде. Ул - Самара өлкәсе, Чапаевск шәһәрендә 1955 елда туган Леонид Степанович Алехин. Түбән Кама "Нефтехим" акционерлык җәмгыяте полистирол җитештерү заводының директоры - аның соңгы эш урыны. "Ул үзе баш-аягы белән химик. Аңа биредә мәртәбәле эшләр белән үзенең биографиясен тагын да баетасы гына бар", - дип аңа нинди җаваплы олы эш йөкләнүен ишарәләгәндәй әйтеп куйды Минтимер Шәрипович.

Әйе, Казан "Оргсинтез" акционерлык җәмгыятенә өметләр зур. Аңа үсәр өчен ныклы нигез салынган. Оста куллы эшчеләре, тәҗрибәле белгечләре җитәрлек. Наил Юсупов озак еллар дәвамында әлеге коллективны оештырган. Менә шуңа күрә аны генераль директорлыктан озату күпләр өчен моңсу булды.

"Оргсинтез" ААҖнең Күзәтчелек советы утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International