М.Шәймиев табыш салымына ташламаларның бетерелүен хуплый

2003 елның 29 ноябре, шимбә
Казан. 29 ноябрь. Интерфакс. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен табыш салымына ташламаларның бетерелүен яклый.

Федерация Советы инвестиция проектларын тормышка ашыручы салым түләүчеләрнең аерым категорияләренә карата табыш салымына ташламаларның гамәлдә булуын 2004 елның 1 гыйнварыннан тулысынча туктатуны күздә тоткан законны кабул итүне яклап тавыш бирде. Ташламалар РФ субъектларының закон чыгару органнары һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары тарафыннан билгеләнгән иде.

"Бу - принципиаль әһәмиятле адым, ул күптәннән өлгереп җиткән иде инде", - диде М.Шәймиев "Интерфакс"ка биргән интервьюда.

Аның фикеренчә, башта территорияләрне үстерү белән кызыксындыру өчен билгеләнгән ташламалар салымнар түләүдән читләшүгә, ведомство эчендәге явыз нияттә файдалануларга уңай шартлар тудырды, салым базасын "үзенә җәлеп итү" буенча төбәкләр арасында намуссыз көндәшлеккә этәрде.

Республика башлыгы шулай ук "эчке оффшорлар" эшчәнлегенең күңелсез тәҗрибәсен искә төшерде.

"Аерым бер территория, әлбәттә, отты, ә башкалары? Әгәр проблеманы бөтен Россия икътисады дәрәҗәсендә карап карасак, инвестиция салуларның көтелгән нәтиҗәләр бирмәвен, бигрәк тә төбәкләрнең җыелма бюджет югалтулары белән чагыштырырлык булмавын күрмәскә мөмкин түгел. Алардагы предприятиеләр һәм оешмалар, социаль проблемаларны читкә куеп, салым күзлегеннән чыгып караганда, салым агымнарын уңайлырак урыннарга күчерделәр", - диде М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International