Киңәйтелгән утырыш

2003 елның 1 декабре, дүшәмбе
Кичә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, киңәйтелгән утырышын җыеп, еллык эшчәнлегенә хисап ясады. Әүвәл "Казан" милли мәдәният үзәгендә "РФ, БДБ һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләренең БТК башкарма комитеты белән бергәләшеп эшләү процессында Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 маддәсен тормышка ашыру юллары" дигән темага киңәйтелгән утырыш булды.

Анда тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Белоруссиядән "Зикер - әл китап" җәмгыяте рәисе Әбүбәкер Шабанович, "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Камәрия Хәмидуллина, филология фәннәре докторы Флүн Мусин, РФ татар милли мәдәни мөхтәриятләре федераль советы рәисе Римзил Вәлиев һәм башкалар милләтебезне саклап калу һәм үстерү җәһәтендә эшлекле тәкъдимнәр кертте. Утырышта Коми Республикасы, Оренбург, Владимир, Краснодар, Төмән, Донецк төбәгендә эшләүче татар оешмалары БТК Халыкара иҗтимагый оешмалары берлегенә әгъза итеп кабул ителде. Азнакай шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Әнәс Исхаков БТК башкарма комитетына әгъза итеп алынды. Биредә аеруча яхшы эшләгән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм активистларына БТК башкарма комитетының мактау кәгазьләре бирелде.

Төштән соң "Пирамида" күңел ачу һәм мәдәният үзәгендә хисап бирү җыелышы дәвам итте. Еллык хисап җыелышына килүчеләр алдында Мәскәүдән "Татарские новости" газетасы баш мөхәррире Ильяс Мөслимов, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Фәйрүзә Мостафина, Удмуртия "Якташлар" татар җәмгыяте рәисе Шамил Бикмаев, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин, "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

- Бүген бик тә үзенчәлекле вакыйга. Менә тагын җыелып, бер еллык эшкә хисап ясыйбыз. Соңгы елларда зур җиңүгә ирештек. Бу тарихи җиңү. Без татар халкына булган карашны үзгәрттек. Аллага шөкер, без күп! Күп булгач, күбрәк эшләргә тиеш булабыз. Хәзер без бөтен дөнья буенча ныклап эшкә тотынырга тиеш. Безнең рухыбыз көчле. Түземлегегебез дә, акылыбыз да җитәрлек. Безгә Ильяс Мөслимев кебек милли җанлы, милләт өчен җан атып йөрүче егетләр кирәк, - дип, М.Шәймиев киләчәктә тагын да ныграк, дәртләнебрәк эшләргә чакырды.

Ул чыгышының ахырында Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтовага туган көне уңаеннан чәчәк бәйләме тапшырды. Аннары милли-иҗтимагый тормышыбызны җанландыруга зур өлеш керткән бер төркем милләтпәрвәрләребезгә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе дигән исемнәр бирелү турындагы таныклыклар тапшырылды.

БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бер төркем милләтпәрвәр галимнәребезгә һәм дәүләт эшлеклеләренә БТК башкарма комитетының Мактау кәгазен һәм акчалата бүләк тапшырды. Тантана ахырында Татарстан сәнгать осталарының зур концерты булды.

БТК башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International