Ел саен 30 ноябрь көнне аналарыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, аларга дан җырлыйбыз. Быел да 28 ноябрь көнне аларны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган бәйрәм чарасында "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев котлады.
- Россиядә менә алтынчы тапкыр инде Әниләр көнен бәйрәм итәбез, - диде ул. - Бу - изге гамәл. 8 Март хатын-кызлар бәйрәме булып торса, Аналар көне исә һәммәбезнең дә изге бәйрәме санала. Аналарга булган мөнәсәбәтебез безнең рухи дөньябызны тәшкил итә. Әгәр бала анага нинди мөгамәләдә булса, кешенең рухи дөньясын да, тәрбиясен дә шуннан аңларга мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, анага караш синең кем икәнлегеңне күрсәтеп тора. Әгәр без, бигрәк тә яшь буын, аналар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләсәк, тәртипле, әхлаклы, намуслы кешеләр булачакбыз. Без, иң элек, Аллаһы Тәгаләгә ничек табынган булсак, икенчесе аның әни була торгандыр. Бу изге көн киләчәктә дә Аналар көне булып калсын иде.
Менә сәхнәгә 14 ана күтәрелә. Республикабызның төрле районнарыннан килгән күп балалы аналарны күреп, ирексездән уйланып куясың: тормыш авырлыгына да карамыйча, 7-8 бала үстергән аналар бар икән әле! Әнә, Баулы районыннан килгән Рушания Васикова 5 кыз, 3 малай үстергән. Ике кызы инде Алабуга педагогия университетында белем ала. Арча районыннан килгән Зөлфия Ганиуллина биш баланы берүзе тәрбияли икән. Әлеге җырлы гаилә күп кенә конкурсларда лауреат булган. 14 гаилә арасыннан кайсын гына алсаң да, һәрберсе талантлы, белемле балалар тәрбияләп үстергән. Татьяна Воробьева (Алексеевск), Нәзимә Борһанова (Әлки), Галина Ермолаева (Буа), Илза Абакумова (Лениногорск), Гүзәлия Миргалимова, Светлана Николаева (Минзәлә), Нәсимә Дәүләтшина (Теләче), Ирина Артемьева, Светлана Столяренко, Нина Коломина, Любовь Чернова, Елена Габишевалар да барысы да (Казан) әнә шундыйлар.
Әлеге 14 ананы Татарстан вице-премьеры Зилә Вәлиева Әниләр көнендә традициягә әверелгән "Ана даны" медале белән бүләкләде. Бу медальгә республикабыздагы 91 ана лаек булган инде.
2003 елда бездә күп балалы гаиләләр саны 32284 икән. Әлбәттә, соңгы еллар белән чагыштырганда, андый гаиләләрнең саны азайганнан-азая бара. Әйтик, 1997 елда күп балалы гаиләләр саны 45219 булган.
Бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә ташламалар да бар. Әйтик, ана баласына 16 яшь тулганчы бушка дарулар ала ала. Торак һәм коммуналь хезмәткә түләү өчен дә ташламалар каралган. Балаларның санына карап ташлама шартлары төрлечә. Әгәр гаиләдә 3 яки 4 бала икән - 30 процент, 5-9 бала икән, 50 процентын түлисең. 10 нан артык балалы гаиләләр коммуналь хезмәт өчен бөтенләй түләми.
Шуны да әйтергә кирәк, аз пособие алган балалы гаиләләргә быел шактый социаль ярдәм күрсәтелгән. 2003 елда Татарстан Республикасының социаль яклау программасы нигезендә баласы биштән артык булган 2872 гаиләгә ел саен өстәмә пособиеләр бирелгән. Нинди авыр елларда да мондый акчаларны күрмәгән, 10-12 бала тәрбияләгән аналар да бар иде залда утыручылар арасында. Чәчләренә чал керсә дә, йөзләрендә елмаюлары сүнмәгән аларның. Ана назыннан мәхрүм, ягъни балалар йортыннан 4-5 бала алып тәрбияләгән аналар да бар биредә. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле бу аналарга карагач, шигъри юллар искә төшә.
Ана -гүя дала,
Колачы киң, йөзе кояшлы,
Ана җирдә бөтен игелекнең,
Изгелекнең гомер юлдашы.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.