М.Шәймиев: "Грузия Россия өчен дустанә ил булып калырга тиеш"

2003 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Эдуард Шеварднадзега отставкага китү карары җиңел генә бирелмәгәнгә охшый. Әмма ул дөрес эшләде, чөнки илне гражданнар сугышына кадәр җиткерергә ярамый иде, - диде сайлау алды ялындагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 24 ноябрьдә журналистларга биргән интервьюсында.

Без Грузиянең Россия өчен дустанә ил булып калуын теләр идек, чөнки ул стратегик яктан безнең өчен мөһим төбәк. Оппозициянең, Эдуард Шеварднадзеның иминлеген гарантиялибез, дигән белдерүенә ышанасы килә, өстәвенә, мин, аның эшләренә лаеклы бәя бирелергә тиеш, дип исәплим. Грузин халкы моны эшли белә. Яңа президентны һәм яңа парламентны сайлауга килгәндә исә, бу - Грузиянең эчке эше, диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International