"Бердәм Россия" сәяси партиясе Югары Советы рәистәше М.Ш.Шәймиев гимназия ишеген ачып кергәнчегә кадәр, гадәттәгечә, урамга җыелган ата-аналар, укытучылар, укучылар белән әңгәмәләр корды, аларның сорау һәм гозерләрен тыңлады. Алар алдында республиканың бүгенге сәяси һәм икътисадый хәле турында чыгыш ясады. РФ Дәүләт Думасына быелгы сайлауларның үзенчәлеген төшендерде. Бу үзенчәлек мәктәпнең тантаналы ачылышы вакытында да сизелде. Фойе стенасында Россия һәм Татарстан герблары куелган. Укучылар команда буенча башта Россия флагын, аннары Татарстан флагын марш атлап, тантаналы шартларда залга алып керделәр. Бер-бер артлы Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Яңа гимназияне ачу тантанасын Сарман районы хакимияте башлыгы Нәфис Закиров кереш сүз белән башлап җибәрде. Ул төзүчеләргә үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов гимназия коллективына "Караоки" музыка үзәге бүләк итте.
М.Ш.Шәймиев, укучылар, укытучылар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясап, бу гимназиянең быел тапшырылган уку йортының 29нчысы булуын хәбәр итте. Шул ук вакытта республикада 2500 дән артык мәктәпнең 200 енә капиталь ремонт, ә 50 сен яңадан төзергә кирәклегенә басым ясады. Мәктәпләр төзү буенча безнең республика Россиядә II урында тора. Шуңа күрә бездә укучыларга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартларда диярлек тудырылган. Мәгариф министры Фарис Харисов гимназиягә компьютер классы бүләк итте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.