Олжасны да, үзебезне дә зурлыйбыз

2003 елның 21 ноябре, җомга
Кичә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә мәшһүр казах шагыйре һәм публицисты, күренекле төрки телләр белгече, ЮНЕСКОдагы Казахстан Республикасы вәкиле Олжас Сөләйменов белән очрашу булды. Очрашу вакытында О.Сөләйменовның яңа гына табадан төшкән "Тарихкача төркиләр" (Борынгы төркиләрнең телләре һәм язуларының килеп чыгышы) дигән китабын халыкка тәкъдим итү тантанасы булды.

Килешәсездер: тарихкача төркиләр гыйбарәсе беренче карашка сәер яңгырый. Киң фәнни әйләнешкә кермәгән, гомуми тарих дәреслекләрендә укытылмый торган, кешелекнең килеп чыгышын Европага гына бәйләүче, Европаны дөньяның кендеге дип караучы, башка теорияләр белән санлашырга теләмәүче галимнәрнең фикерен кире кагып язылган тарих бу. Без кояш астындагы үзебезнең лаеклы урыныбызны даулыйбыз. "Аз и Я", "Мең дә бер сүз" һәм башка хезмәтләре белән Олжас Сөләйменов, беренчедән, төрки халыкларның бик борынгыдан килгән телләре һәм язулары барлыгын дәлилләсә, икенчедән, төрки һәм славян халыкларының борын-борыннан, гасырлар дәвамында тел-лөгать алмашып, мәдәният, икътисад, сәясәт өлкәләрендә тыгыз аралашып яшәвен дәлилләде.

- Бу хезмәт - 40 ел дәвамында эзләнүләр, уйланулар нәтиҗәсе. Төрки - славян мәдәни багланышлары мең еллар буена дәвам итә. Хәзер без узган юлны яңача бәялибез. Хәзер дустанә яшәүнең, федерализмның яңа модельләре эшләнә. Безнең тәкъдим белән ЮНЕСКО 2006 елны Планетар аң елы дип игълан итте. Ул милли аңны томалап куймый. Аннан чак кына күтәрелеп тора. Халыклар үзара корылган ясалма коймалар аша чыгарга тиеш. Без кемгәдер бәйлелектә түгел, үзара бәйлелектә. Бәйсезлеккә ирешкән илләр, дәүләтләр дә мотлак бәйсез була алмаганлыгын онытмасын иде. Кешелек физиклар басымыннан арыды. Әхлак цивилизация үсеше артыннан өлгерә алмый. XXI гасыр гуманитар фәннәр гасыры булачак, - дип әйтте Олжас әфәнде үз чыгышында.

Ул, төрки халыкларның әлифбасына тукталып, кириллицаның да төркиләр әлифбасы булуын белдерде. Галим фикеренчә, Орхон-Енисейда табылган рун язуы угызлар тарафыннан кулланылса, кириллица - төркиләштерелгән грек-болгар (кыпчак) язуы ул. "Мин үзем шәхсән латинга күчүгә каршы булсам да, Татарстан парламентының, халык ихтыярын канәгатьләндереп, латин әлифбасына күчү турындагы карарын яклыйм, һәр халык үзе теләгән язуны сайлап алырга хаклы", - диде әдип.

"Дөньядагы барча цивилизацияләр кардәш. О.Сөләйменов хезмәтләрендә цивилизацияләр антагонизмы дигән теория кире кагыла". "Матди һәйкәлләре сакланмаган халыкларны өйрәнү өчен тел белеме - иң зур чыганакларның берсе". "Тарихның Көнчыгыштан башланганлыгын белсеннәр өчен бу хезмәтне алдынгы төрки телләргә, алдынгы Европа теләренә тәрҗемә итеп бастырып чыгарырга кирәк", - дип мөхтәрәм галимнәребез Нурмөхәммәт Хисамов, Мирфатыйх Зәкиев, Фатыйх Урманчеев, Фоат Галимуллин казах галименең хезмәтләренә зур бәя бирде.

Йомгаклау сүзе белән "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев чыкты.

- Бүгенге очрашу - тарихи очрашу, көндәлек ыгы-зыгылардан арынып, бервакытта да югалмас, киләчәктә дә дәвам итәчәк мирасыбыз турында сөйләшү ул. Евразия төшенчәсе шушылай зур яңгыраш алуда Сезнең өлешегез зур. Бу рухи гына түгел, матди төшенчә дә. Бүген бик тә тормышчан, яшәүчән фикер-тәкъдим белдердегез. Цивилизацияләр диалогы зарур. Бүгенге көндә кешелек юлыга торган фаҗигаләр - соңгы гасырларда эшләп бетермәвебез, дөньяны үтә гадиләштерүебез нәтиҗәсе. Без сөйләшү түгел, кимчелекләр эзләдек. Шуңа күрә каршы торулар алгы планга чыкты. Барча дөнья җәмәгатьчелеге мәдәниятләр сөйләшүенә, аралашуына игътибарны арттырырга тиеш. Беренчедән, планетар аң төшенчәсе безне глобальләштерү дигән өрәктән сакласа, икенчедән, һәр халыкның дөньядагы үз урынын дәгъвалавына бу каршы килми. Һәр халык үз тавышын ишеттерергә хаклы, - дип Минтимер Шәймиев галимгә рәхмәт хисләрен җиткерде. - Сез һәрвакыт тынгысыз, тәвәккәл булдыгыз, үз сүзегезне әйтә килдегез. Тел өлкәсендәге бу эзләнүләр хупланмаса да, бу эш белән шөгыльләндегез. Шушылай эшләмәсәгез, мөгаен, без бүген бу өлкәдә торгынлык кичерер идек.

Үз чиратында, О.Сөләйменов: "Халыклар, дәүләтләр башында планетар аңлы кешеләр булганда гына җир йөзендә сугышлар булмаячак. Минтимер әфәнде - планетар аңлы кеше", - дип Татарстан Республикасы башлыгына казах чапаны һәм башлыгы кидерде. М.Шәймиев исә казах кардәшебезгә татар түбәтәе, чигүле Казан сөлгесе, "Алтын Урда хәзинәләре", "Казан татарлары бизәкләре" дигән китаплар бүләк итте.

Тантанада вице-премьер Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, мәдәният министры Илдус Тарханов, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International