Россия һәм Татарстан энергетикларының максаты бер

2003 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
20 ноябрьдә Казанда "Россия БЭЧ" РАҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс һәм сайлау алды ялындагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең рәсми булмаган очрашуы булды. Мәскәү һәм җирле журналистларга илнең баш энергетигы әйтүенчә, Россия өчен бик катлаулы соңгы 12 елда Татарстан башлыгының киңәшләре берничә тапкыр муафыйк карарлар сайлап алуда ярдәм итте.

Үзенең сүзләренә караганда, Анатолий Борисович Татарстан энергетикасының Россия энергетикасы белән тулысынча сыешуын һәм бу яктан тыныч булуын белдерде. Ул республика җитәкчелеге белән бик әһәмиятле сөйләшүләр булганлыгын искә төшерде. Шул сөйләшүләр нәтиҗәсендә яклар уртак стратегияне аңлауга килгәннәр һәм Татарстан Россия энергетикасына реформа ясауда булышлык күрсәткән. 2002 елның язында "Татэнерго"ны акционерлаштыру, челтәр, генерация һәм диспетчерлык компанияләрен мөстәкыйль юридик затлар сыйфатында бүлеп чыгару шул турыда сөйли. Бу исә Россиянең бөтен энергетикасына реформа ясау логикасына туры килә, диде А.Чубайс. Иң әһәмиятлесе шул: монополия компоненты - электр челтәре көндәшлек компонентыннан аерылды (энергияне генерацияләү). РАҖ башлыгы фикеренчә, 3-4 елдан соң Татарстанның челтәр компаниясе Федераль челтәр компаниясе белән реаль рәвештә бергә эш итәчәк, ә генерацияләүче компания башка генерацияләүче компанияләр белән көндәшлектә булачак. Моннан тыш, А.Чубайс әйтүенчә, күптән түгел 10 еллык тарихы булган авыр мәсьәлә - БЭЧ электр челтәрләреннән файдаланган өчен "Татэнерго" түләргә тиешле абонент түләве мәсьәләсе тулысынча хәл.ителде. Хәзер Татарстан энергетика системасы әлеге түләүләрне тулы күләмдә башкара. "Без алда уртак максатны күрәбез, аңа таба эзлекле рәвештә адым артыннан адым ясыйбыз", - диде ул Татарстан җитәкчелеге белән үзара мөнәсәбәтләргә карата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International