Төзүче осталарның барлык буыннарына ихтирам

2003 елның 18 ноябре, сишәмбе
"Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев 18 ноябрьдә тантаналы рәвештә ачылган "Казан Кремле осталарына" скульптура композициясен Татарстанның күпмилләтле халкының җитлеккәнлегенә, белем дәрәҗәсенә һәм югары интеллектына һәйкәл дип атады.

Әгәр без рус халкы татар халкын, татар халкы рус халкын һәм республика территориясендә яшәүче барлык халыкларны үзара ихтирам итү хисе белән сугарылганбыз икән, бу, чыннан да, безнең күпмилләтле халкыбызның җитлеккәнлегенә һәйкәл булып тора, диде Минтимер Шәймиев. Рус һәм татар осталары бергә басып тора торган һәйкәлдә мәңгеләштерелгән татулыкны без ныгытабыз һәм, аны саклауларын теләп, киләчәк буыннарга тапшырабыз.

Театрлаштырылган тамаша тантанада катнашучыларның барысын да бер мизгелгә ерак үткәннәргә алып китте. Милли киемнәр кигән егетләр һәм кызлар, сорнай моңы гасырлар тирәнлегеннән килеп җиткән өч җайдак рәвешендәге почетлы каравыл...

"Казан Кремле осталарына" скульптура композициясе ике фигурадан - тезләренә Спас манарасы сызымын салган һәм утырып торучы рус остасы, аның артында хан Кремле сызымнарын тотып торучы татар остасы фигурасыннан тора. Постамент янында Көнчыгыш һәм славян мотивлы ике орнаменталь билбау урнаштырылган. Бу исә татар һәм рус мәдәниятләренең бер-берсен үзара баетуын гәүдәләндерә.

Казан Кремлен төзүчеләр хөрмәтенә бу композицияне төзү идеясен скульпторлар Александр Головачев, Владимир Демченко һәм архитектор Рөстәм Зәбировтан торган авторлар төркеме тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру өчен шушы осталарга ике елдан артык вакыт кирәк булды. Өч метр биеклектәге һәйкәл Мәскәүдә Александр Головачев һәм Владимир Демченко остаханәсендә бронзадан коелды. Әлеге скульпторларның хезмәтләре республика халкына мәгълүм инде - алар Алабугада берничә һәйкәл куйды. Болар арасында Марина Цветаева һәм иганәче Стахеев һәйкәле бар. Әйтергә кирәк, алар башкаруындагы атлар төркеме Татарстан Президенты резиденциясендәге каминны да бизи. Казан Кремле осталарына һәйкәл танылган скульпторларның Татарстандагы коллегалары белән уңышлы хезмәттәшлегенә тагын бер мисал ул.

Татарстанның күпмилләтле халкы тарихында һәм Казан Кремле архитектура ансамбле тарихында матур сәхифә булып торучы бу һәйкәлне тудыру өчен озак һәм күп эшләделәр, күп бәхәсләштеләр. Бу - һәйкәл генә түгел, безнең җиребездә Болгар дәүләте заманнарыннан башлап бүгенге көнгә хәтле иҗат иткән осталарның барлык буыннарына ихтирам билгесе ул. Тарихта осталар кулы белән нәрсәнеңдер җимерелү очрагы юк, әлеге кешеләр бары тик иҗат итү белән генә шөгыльләнә, дип күрсәтеп узды Минтимер Шәймиев. Кызганыч, тарихта еш кына идарәчеләр, сәясәтчеләр гаебе белән җимерелүләр була һәм барлык җимерелү процессларыннан соң һәрвакыт осталар эшкә тотына, алар юкка чыкмый калган мирасны саклыйлар, җимерелгәннәрне торгызу белән шөгыльләнәләр һәм алга таба иҗат итәләр. Һәйкәлнең аеруча кыйммәте шуннан гыйбарәт ки, ул республикада яшәүче барлык халыкларның, төрле диннәрне тотучы кешеләрнең бердәмлеген тагын бер кат күрсәтә.

Бүгенге вакыйга турында сөйләп - ә һәйкәл Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында ачылды - Минтимер Шәймиев шуны күрсәтеп узды: бу юлның яртысы узылды инде һәм Казан Кремле территориясендә билгеләнгән барлык эшләр 2005 елга үтәлеп бетәчәк Беренче тапкыр гүзәл фәнни-иҗади коллектив төзүгә, Казан Кремленең архитектура казанышларын торгызуның тиешле концепциясен эшләүгә, аны яңарту буенча шундый киң колачлы эшләр эшләүгә ирешелде. Безнең тарихта мондый хәлнең булганы юк иде әле. Казан Кремле күптән түгел ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе һич тә очраклы түгел.

Минтимер Шәймиев Казанның 1000 еллыгына әзерлектә катнашучыларның барысына да, бигрәк тә Казан Кремлен торгызуда эшләүче иҗат коллективларына, Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов җитәкчелегендәге галимнәргә, архитекторларга һәм скульпторларга түземлелек, гаять зур хезмәт һәм Татарстан халкының иң мөкаддәс казанышын торгызуга өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International