Сәяси көрәш бара. Сынатмыйк

2003 елның 15 ноябре, шимбә
15 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Татарстан - Яңа гасыр" (ТЯГ) республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең V җыены булды. Анда РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе вакытында ТЯГның сәяси юнәлеше турындагы мәсьәлә каралды.

Әүвәл ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиевнең җыенда катнашучыларга котлавын укыды.

- Вакыт шуны кире каккысыз раслый: зур сәясәттән читтә калырга ярамый. Федераль хакимияткә нәтиҗәле йогынты ясарлык тәэсир итү көчләребез булырга тиеш. "Бердәм Россия"партиясенең абруе арта бара. РФ Президенты В.Путин чираттагы җыенында партияне актив яклап чыкты. Бу безнең өчен бик тә мөһим вакыйга. Әмма шунысы ачык: сайлауларда җиңү җиңел генә бирелмәячәк. Җәмгыятьтәге барча сәламәт көчләрнең туплануы, безнең берләшүебез, яңа Россиядә бара торган реформаларны хуплау максатында "Бердәм Россия" партиясен яклавыбыз зарур, - диелә анда.

Хәер, ТЯГ үзенең сәяси симпатиясен җәй көне үк белдергән иде инде. 24 июльдә булган ТЯГ Сәяси Советы утырышында декабрь аенда булачак Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең республика оешмасын якларга чакырып ТЯГның V җыенында катнашучыларга мөрәҗәгать кабул итте. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан Республикасы оешмасы да, үз чиратында, идея һәм программа позицияләренең уртак булуын танып һәм җирле оешманың абруен күтәрү максатында, 24 августта булган чираттан тыш III конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм ТЯГ башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинны үз җитәкчесе итеп сайлаган иде. Шул җәһәттән алганда, бу көнне бернинди дә көтелмәгән хәл булмады. ТЯГлылар республикабыз җитәкчеләре яклый торган партияне хуплауларын тагын бер кат расладылар гына. Дөрес, "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеге җитәкчесенең дә, ТЯГ башлыгының да бер үк кеше булуы ТЯГ иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең юкка чыгуын аңлатмый.

- Безнең структуралар кушылу турында сүз бармый. Күп позицияләр охшаш булса да, безнең үз үзенчәлекләребез бар. Татарстан мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә үткәрү өчен кирәк ТЯГның эшләве. Федераль хакимият органнарында төбәкләр тавышын ишетеп бетермиләр әле, - дип белдерде бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу мәсьәләгә тагын да ачыклык кертеп, ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе, ТЯГ Сәяси Советы әгъзасы Рафаил Хәкимов, ТЯГ РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясен, ә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе ТЯГны якласын, дигән принцип тәкъдим итте. Чынлап та, бик эшлекле, кызыклы тәкъдим.

Бу тәкъдимне РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Сәяси Советы әгъзасы Олег Морозов күтәреп алып: "ТЯГ белән федераль партия арасындагы союзны яклыйм, сүз кушылу турында түгел, ике якны да көчәйтә торган союз турында, төбәкләрдән сайланган депутатлар федераль сәясәткә дә тәэсир итәчәк", - диде.

- Сәяси көрәш бара. Без һәркөнне имтихан бирәбез. 7 декабрь тагын да зуррак имтихан булачак. Партия исемлегендә без егерменче. Халыкка моны да аңлатырга кирәк. Кешеләр барыбер кайсы да булса бер партиягә өстенлек бирәчәк. Без илдә барган реформалар өчен сәяси җаваплылык тойган хакимият булачакбыз, - дип, Ф.Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" республика оешмасының бер мандатлы округлардан Марат Мәһдиевне (23 нче Әлмәт округы), Ринат Гобәйдуллинны (24 нче Мәскәү округы), Олег Морозовны (25 нче Яр Чаллы округы), Альберт Салиховны (26 нчы Түбән Кама округы), Айрат Хәйруллинны (27 нче Идел буе округы) яклавын белдерде. Төбәк партия исемлеге буенча Ф.Мөхәммәтшин, О.Морозов, Ю.Нәҗмиев, А.Козловский, А Мөхәммәтзакиров, В.Ельцов, М.Рокицкий, И.Гыйльметдинов, Ә.Кармиев кандидатлары расланган.

Җыен ахырында ТЯГ хәрәкәте РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгәннәрне яклауларын сорап Татарстан сайлаучыларына мөрәҗәгать кабул итте.

ТЯГның VI җыены яңа ел башында, РФ Президентын, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан булачак. Анда ТР Дәүләт Советына ТЯГ үз кандидатларын күрсәтәчәк.

ТЯГ җыенында ТР хөкүмәте вице-премьеры Зилә Вәлиева, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International