Билгеле, иген игүнең авыр йөге меңләгән комбайнчылар, тракторчылар, шоферлар җилкәсенә төшә. Шушы бәйрәм көнне аларның иң лаеклыларына олы рәхмәт сүзләре әйтелде. Берничә ел инде республикада атаклы комбайнчы Рифкат Кәлимуллин призына конкурс үткәрелә. Быел да 15 комбайнчы аның исемендәге Истәлек кубогы, акчалата премия белән бүләкләнде. Аларның дүртесе 4000 тоннадан артык ашлык суктырып алды.
Урып-җыю белән бергә, башка авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашкан механизаторлар да игътибарсыз калмады. Алар арасында иңтәҗрибәлесе Александр Карсаков. Ул Чүпрәле районының Бауман исемендәге күмәк хуҗалыгыннан. Александр Петрович 51 ел трактор йөртә.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.