Төбәкләр арасында иң яхшы телеканал - бездә

2003 елның 15 ноябре, шимбә
"ТЭФИ-Төбәк" Бөтенроссия телевидение зона конкурсы Россия күләмендә икенче тапкыр үткәрелә. Конкурс өч зонада старт алды. "Көнбатыш" зонада урнашкан Югорск шәһәре үзенең җиңүчеләрен 16 октябрьдә, ә Иркутск ("Көнчыгыш" зона) 30 октябрьдә билгеләде. Менә чират зонаның үзәге саналган Казанга килеп җитте.

Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән: Тула, Владимир, Клин, Чиләбе, Түбән Новгород, Смоленск, Ижаудан килгәннәр иде. Өч шәһәрдә җиңгән "ТЭФИ-Төбәк" лауреатларын 28 ноябрьдә Сочи шәһәре җыячак.

Барлык зонадагы эшләрне исәпкә алсак, журналистлар хезмәтләре 754 кә җыела, ә "Үзәк" зонада, яисә Казанда гына да аларның саны 153 икән. 13 ноябрь көнне шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып, конкурсның символына әверелгән "ТЭФИ-Төбәк" сынын тапшырдылар. Бәйрәм тантанасына "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, Татарстан вице-премьеры Зилә Вәлиева да килгән иде.

Кичәне Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Гармун" дигән шаян биюе белән ачып җибәрде. Беренче булып "ТЭФИ-Төбәк" конкурсантларын Россия телевидение академиясенең әгъзасы, Телевидение һәм радиотапшыруларның милли ассоциациясе президенты, жюри рәисе Эдуард Сагалаев котлады. Аннан соң сүз "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиевкә бирелде.

- Телевидение каналлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел күбәя бара, - диде ул. - Дәүләтнеке яки хосусый каналмы - алар үзләрен ирекле саный. Илебезгә үзгәртеп кору сәясәте килеп кергәннән соң, без, ниһаять, сүз иреген тоя башладык. Соңгы елларда гына республикага үтеп кергән базар сәясәте массакүләм мәгълүмат чараларын җәелдерү өчен иң табышлысыдыр, мөгаен. Әйтик, республикабызның кечкенә генә шәһәрләрендә дә телевидение каналларының эшләве аеруча куандыра. Күзгә күренеп яшь һәм талантлы журналистлар үсә.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында:"Ә сез үзегез нинди тапшырулар карарга яратасыз?" - дигән сорауга Минтимер Шәймиев болай дип җавап бирде:

- Телевизорны гаилә белән җыелып карарга бик авыр хәзер. Бу, бәлки, телевидение каналларының күплеге белән бәйледер. Мин барлык каналларны да яратып карыйм. Бигрәк тә "Хәбәрләр"не карарга тырышам. Чөнки миңа эзләнүче тапшырулар ошый. Төрле каналларда барган хәбәрләрне чагыштырырга яратам. Каналлар арасында үзенә күрә бер ярыш үткәрәм.

Бер үк вакытта ике каналда бер төрле фильмнар барган очраклар да бар. Моны телевидение каналларының ярлылыгы белән аңлатыргамы инде?

Тагын бер нәрсәгә тукталып үтәсем килә: яшьләр тапшырулары биктә ошый миңа. Бигрәк тә аларны алып бару рәвешләре. Алга таба да шулай дәвам итсеннәр иде.

Чыннан да, талантлы журналистлар безнең Татарстанда шактый икән. Моны "ТЭФИ-Төбәк" конкурсының нәтиҗәләре үзе үк исбатлады. Дөрес, лауреат исеменә күбесе лаек булмаса да, финалга чыгучылар арасында күбесе Казан журналистлары икән.

"Атналык хәбәрләр программасы" номинациясендә "Эфир" телекомпаниясенең "Город" тапшыруы җиңүче дип табылды. Ә "Шәһәр яңалыклары программасы" номинациясенә "Түбән Кама хәбәрләре" (Түбән Кама шәһәре) лаек булды. "Хәбәрләр программасын алып баручы" номинациясендә финалга Аделия Насыйбуллина ("Казанское времечко" тапшыруы, "Вариант" каналы), Зөһрә Нигьмәтуллина ("Город" тапшыруы , "Эфир") чыкса да, җиңүче сыны Түбән Новгород журналисты Ирина Максютинага бирелде.

"Балалар тапшыруы программасы" номинациясендә безнекеләр иң талантлылары иде. "Вариант" телеканалында бара торган, нәниләрнең яратып өлгергән "Тили-Трям" тапшыруы лауреат исеменә лаек булды. "Күңел ачу программасы" номинациясендә җиңүче итеп Мәскәү каналының (М1) "Будь готов" тапшыруы табылды. Жюри бертавыштан "Иң яхшы хәбәрләр программасы" дип "Эфир" телеканалын билгеләде. Россия телевидение академиясенең махсус призы да шулай ук "Эфир"га бирелде. Бөтенроссия төбәкләре арасында иң яхшы канал, дип билгеләп узды аны Эдуард Сагалаев.

Котлаулар телеэкранда күрсәтелгән төрле төбәкләрдәге тапшырулар белән аралашып барды. "ТЭФИ-Төбәк" сынына күпләр лаек булмаса да, финалга чыгучылар дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлаганнан соң, кичә бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International