Әгерҗедә Таҗи Гыйззәткә һәйкәл ачылды

2003 елның 11 ноябре, сишәмбе
11 ноябрь көнне Әгерҗенең вокзал яны мәйданчыгында бөек якташлары истәлегенә һәйкәл куелды. Хәзердән ул мәйдан Таҗи Гыйззәт исемен йөртәчәк.

Һәйкәл ачуга багышланган тантаналы митингта «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев, Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, «Россия тимер юллары» ААҖ президенты Геннадий Фадеев, Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Фәрит Габбасов, ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин катнашты.

Митингта чыгыш ясаганда Минтимер Шәймиев атаклы татар язучысы, драматургы һәм режиссеры Таҗи Гыйззәтнең татар халкының мәдәни мирасына керткән бәяләп бетергесез өлеше турында ассызыклады. Әгерҗе җирендә туып үскән язучының әсәрләре дистә еллар дәвамында иң танылган театр сәхнәләреннән төшмәгән, милли драматургиянең «алтын фонды»на әверелгән. М.Шәймиев драматургның «үлемсез» пьесаларын - «Наемщик», «Башмагым» һәм «Ташкыннар» - атап узды.

ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин һәйкәл ачылуны якташларының татар драматургиясе һәм сәхнә сәнгатенә нигез салган язучыга ихтирам һәм хөрмәт билгесе дип атады.

Тантаналы митингта республика һәм район җитәкчелегенә, якташларына рәхмәт сүзләре белән әдипнең улы - фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Казбек Гыйззәтов чыгыш ясады.
2005 елда Таҗи Гыйззәтнең тууына 110 ел тула. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, әлеге вакыйга зурлап уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International