Италиягә визит йомгаклары

2003 елның 11 ноябре, сишәмбе
Инде хәбәр ителгәнчә, Минтимер Шәймиев Президент Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясенең рәсми делегациясе составында Италиядә булып кайтты. Әлеге визит 4-6 ноябрьдә булды.

Италиягә сәфәре йомгакларына аңлатма биреп, Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмәсендә, визит барышында ике илнең төрле тармак министрлыклары тарафыннан 12 хөкүмәтара килешүгә кул куелды, дип хәбәр итте.

Аерым алганда, эшлекле даирәләр очрашулары вакытында - аларда Россия Президенты һәм Италиянең Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе президенты катнашты - Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ белән Италиянең "Текнимонт" компаниясе арасындагы контрактка кул куелды.

Әлеге компания полипропилен җитештерү заводын проектлауны тормышка ашырачак һәм яңа җитештерү тармагына җиһазлар җибәрәчәк. Шулай ук башка зур проектлар турында да сөйләшүләр булды.

Очрашуларда Минтимер Шәймиев Татарстан исеменнән эш итте, һәм киләсе елда Италиянең рәсми эшлекле үзәге - Миланда Татарстан Республикасын тәкъдир итүне үткәрү турындагы килешү Италия ягының республикабызга аеруча уңай мөнәсәбәттә булуы йомгагына әйләнде. Моннан тыш инде якын киләчәктә үк Минтимер Шәймиев чакыруы буенча Татарстанга Италиянең Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе президенты һәм эшмәкәрләре килергә мөмкин. Ике як - Россия һәм Италия сөйләшүләре барышында кызык кына тәкъдим яңгырады. Биредә ике илдә сәнәгать округлары оештыру турында сүз бара. Аларга сәнәгатьнең билгеле бер тармакларында эшләүче эшмәкәрләр керергә тиеш. Әлеге бизнесменнар, үзара мәнфәгатьләрдән чыгып, хезмәттәшлек итә алыр иде. Мин, республика эшмәкәрләре дә бу проектка җәлеп ителер, дип исәплим, диде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмәсе ахырында һәркемне кызыксындыручы тагын бер сорауга - Казан Изге Мәрьям-ана иконасын Казанга кайтару турындагы сорауга җавап бирде. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, беркетмә буенча Россия Президенты Владимир Путин Рим католик чиркәве башлыгы Иоанн Павел Икенче белән бергә-бер калып очрашкан. Бу адым - Владимир Путинның понтифик белән очрашуы (очрашу шактый озакка - кырык минут чамасына сузылды) күпне сөйли. Әңгәмә барышында, иконаны кире кайтару ике чиркәү - католик һәм рус православие чиркәүләре арасындагы алга таба сөйләшүләргә бәйле, дигән фикер әйтелгән. Алар кулай карар табарга тиешләр. Дин дәүләттән аерым, әмма мин, бу очрашу үзара аңлашуга һәм әлеге чиркәүләр арасындагы каршылыкларны хәл кылуга билгеле бер этәргеч ясаячак, дип уйлыйм, дип йомгак ясады Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International