М.Ш.Шәймиев 2007 елга кадәр хәл ителергә тиешле программа турында да искәртте. Бу вакыт эчендә һәр авыл мәктәбе, һәр йорттагы компьютер Интернет челтәренә тоташа алырга тиеш. Мөслимдә хәзер 28 укучыга 1 компьютер туры килә. Хәзергә әлеге бу программа - Россия Федерациясендә бердәнбер. Бу дөньяда иң алга киткән мәгариф системасы булачак. Ул шулай ук Түбән Камада нефть химиясе өлкәсендә өр-яңа проект өстендә эш алып барылуы турында да әйтте КамАЗ, аякка басып, республика икътисадына зур өлеш кертә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бөртеклеләрнең тулай җыемы һәм уңышы буенча Татарстан Россиядә беренче урынга чыкты. Болар күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе. Республикабызның бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары башка төбәкләргә караганда югарырак.
Татарстан мәгариф министры Фарис Харисов укучыларны һәм укытучыларны яңа белем йортына аяк басулары белән чын күңелдән котлады. Яңа мәктәпләр төзү буенча Татарстан, Мәскәүдән кала, II урында бара.
Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы генераль директоры Илдар Авзалов мәктәпнең символик ачкычын аның директоры Рафаэль Демидовка тапшырды I класс укучысы Елена Ермолаева, директор абыйсы белән бергә кыңгырау шалтыратып, укучыларны һәм кунакларны эчкә узарга чакырды.
"Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев, мәгариф министры Фарис Харисов, Мөслим районы хакимияте башлыгы Ришат Хәбипов, мәктәпкә керү юлына тартылган ал тасманы кисеп, укучыларны белем сараена керттеләр.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.