Кәефләре бәйрәмчә иде тантанага килүче Нурлат кешеләренең. Һәм күпләре горурлык хисләре кичерми калмаганнардыр Чыннан да, мондый матур сарай белән станциядән үтәчәк пассажирлар алдында туган як өчен кызарырга туры килмәс.
Бу көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Югары Советы рәистәше М.Шәймиев, Нурлат мәдәният сараенда берничә район сайлаучылары вәкилләре белән очрашып, әлеге партиянең сайлау платформасы белән таныштырды, алда торган проблемаларны яктыртты, сорауларга җавап бирде.
ӘГЕРҖЕдәге яңартылган вокзалны ачу тантанасына "Бердәм Россия" партиясенең Югары Совет рәистәше Минтимер Шәймиев, Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков, "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыяте президенты Геннадий Фадеев килде.
Тантана вокзал алды мәйданында башланды. Әгерҗе җирендә туып үскән күренекле драматург Таҗи Гыйззәт истәлеген мәңгеләштерү максатында монда бик күркәм һәйкәл салынган.
Тантаналар тәмамланганнан соң тимер юлны реформалаштыруда бергәләп эшләү турында Татарстан Республикасы белән "Россия тимер юллары" җәмгыяте арасындагы килешүгә кул куелды. Килешүгә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Геннадий Фадеев кул куйды.
Кул кую тантанасыннан соң кунаклар журналистлар сорауларына җавап бирде.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.