Яңа завод елына 530 мең тоннадан артыграк күләмдә автомобиль бензины, шул исәптән "АИ-80" маркалы 70 мең тонна бензин, "АИ-93"ле 360 мең тонна һәм "АИ-95" ле 100 мең тонна бензин җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. Ул шулай ук нефть химиясе производстволарына полимер продукция җитештерү өчен елына 140 мең тоннадан артыграк күләмдә чимал җибәрәчәк (әлегә ул Россия монополистларыннан зур авырлык белән сатып алына). Нефть эшкәртү нәтиҗәсендә Түбән Камада гына да җитештерү күләмнәре һәм нефть продуктлары сату инде 2005 елга ук елына 1 миллиард долларга кадәр җитәргә мөмкин.
Шуны искәртергә кирәк: ВНИПИнефть нефть эшкәртү институты (Мәскәү) һәм "ТАИФ" ААҖ соңгы алты ел эчендә Татарстанда, заманча таләпләргә җавап бирүче нормаларга кадәр, нефтьне тирәнтен эшкәртүнең икътисадый яктан иң файдалы ысулын эшләделәр. "ТАИФ" белгечләре бу объектны мондый проект өчен рекордлы кыска вакыт эчендә - 2,5 елдан соң файдалануга тапшырырга ниятли, ә 5 елдан соң проект үзенә киткән чыгымнарны тулысынча капларга тиеш.
"Безнең республика халкы үзенең хезмәте белән нефть чыгаруда һәм аны эшкәртүдә алгы сафларга чыгуга иреште, - диелә капсулага салынган киләчәк буыннарга истәлек юлламасында. - Татарстанда нефтьне тирәнтен эшкәртү буенча беренче җитештерү булдыруның максаты - 2005 елда газ һәм нефть эшкәртүне БДБ илләрендә иң нәтиҗәле итеп әверелдерү. Без бүгенге адымыбыз белән, беренче чиратта, сезне бәхетле һәм имин тормыш белән тәэмин итәргә омтылабыз һәм күңелләрегездә үзебез турында якты истәлек калдырырга телибез".
Тантана тәмамланганнан соң капсула салуда катнашкан "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев матбугат конференциясе үткәрде. Анда ул, аерым алганда, Татарстан үзенең иң мөһим үсеш нокталары итеп нефть химиясен билгеләде һәм ул бу юлдан нык адымнар белән алга бара, диде. Киләсе елда республика нефть чыгаруның 30 миллион тонна күләменә ирешәчәк, һәм бүген бу эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, нефть чыгаруда, шулай ук нефть эшкәртүдә өр-яңа технологияләр кертү мөһим. Моңа төзелә башлаган автобензин заводы да үзеннән өлеш кертергә тиеш. Бу проектның Татарстанда һәм Россиядә кертелә торган башка проектларга караганда үзенә киткән чыгымнарны тиз генә вакыт эчендә каплый алуы мөһим, диде М.Шәймиев.
Матбугат конференциясендә Түбән Кама "Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.