Минтимер Шәймиев: "Ислам факторы - икътисад һәм сәясәт ул"

2003 елның 4 ноябре, сишәмбе
"Бердәм Россия" партиясе югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасы илләренә керүче дәүләтләр белән тыгызрак хезмәттәшлек итүен яклый. Бу оешма 1969 елда төзелгән иде, хәзер 60 ка якын ил шуның әгъзасы булып тора.

"Шушы дәүләтләрнең күпчелеге белән хезмәттәшлек Советлар Союзы заманнарында ук җайга салынган иде инде. ИКО составы на керүче дәүләтләрнең дөньядагы углеводород чималы һәм энергия чыганакларының өчтән ике өлешеннән күбрәгенә ия булуын һәм аларның дөнья сәясәтенә, икътисадына җитди йогынты ясавын исәпкә алып, нигә әле шушы илләр белән икътисадый бәйләнешләрне яңартмаска?" - диде М.Шәймиев "Интерфакс"ка биргән интервьюда.

Шуның белән бергә, ул мондый факторларны файдаланмау ким дигәндә "сәяси сукырлык" булыр иде, дип белдерде.

"ИКО дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк, бу исә безгә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирер, чөнки ИКОның мөстәкыйль координация оешмалары бар. Сәүдәне үстерү үзәге, үсеш фонды, сәүдә-сәнәгать палатасы шулар исәбенә керә, ә Ислам үсеш банкын гомумән Бөтендөнья банкының аналогы дип атыйлар", - дип ассызыклады Шәймиев.

Аның фикеренчә, ИКО составына керүче дәүләтләр белән икътисадый элемтәләрне җайга салу нәзакәтлелек традицияләрен үстерүгә һәм мәдәниятләрнең үзара йогынтысына булышлык итәр иде.

Республика башлыгы искә төшереп үткәнчә, Россиядә 20 миллионга якын мөселман яши. Безнең илдә диннең дәүләттән рәсми рәвештә аерылган булуына карамастан, кайсы динне тотуларына бәйсез рәвештә дингә ышанучыларның үзләре өчен чикләр булмаска тиеш. "Россия территориясендә ислам һәм христиан диннәре мең еллар дәвамында янәшә тыныч яшәде һәм бу - уникаль күренеш. Төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләрнең күмәк тәэсирләшүендәге бай тәҗрибә - безнең илдә бу шулай - бөтен кешелек дөньясы мәнфәгатьләрендә файдаланылырга тиеш", - диде М.Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, бөтендөньядагы кебек үк, соңгы вакытта Россиядә ислам дине факторы ныграк сизелә башлады. Әгәр элек "исламофобия" сүзе ешрак кулланылган булса, хәзер Россиядә безнең ил мөселман дөньясының бер өлеше булып торуы турында ачыктан-ачык әйтелә.

Бу уңайдан М.Шәймиев шуны белдерде: дәүләт башлыгы Владимир Путинның ИКО белән мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук Россиянең әлеге оешмада күзәтүче сыйфатында катнаша алуына кагылышлы инициативасы хуплауга лаек.

М.Шәймиев фикеренчә, РФ Президентының ИКО дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуында катнашуы бик әһәмиятле булып чыкты. Өстәвенә, республика башлыгы фикеренчә, бу хәл, һич арттырмыйча, "дөньякүләм колачлы вакыйга"га әверелде.

Ул тагын шуны бик әһәмиятле дип саный: ИКОда катнашучы илләр-әгъзаларның күпчелеге Россия Президенты инициативасын яклады. ИКО белән бәйләнешләрне үстерүгә тискәре карашта торучы массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, М.Шәймиев түбәндәге фикерне әйтте: бу кешеләр дөньяда бара торган үзгәрешләрне күрмиләр һәм дөнья географиясен начар күзаллыйлар.

"Хәзерге дөньяда ислам факторы - икътисад һәм сәясәт ул", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Ул Рамазан ае алдыннан республика мөселманнары руханилары белән очрашканлыгын, шушы очрашу барышында РФ Президентының ИКО белән хезмәттәшлек мәсьәләсендәге позициясенең тулысынча яклау тапканлыгын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International