Сынауларга алдан әзерләнү

2003 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
31 июль көнне Алабугада Татарстанның нефть сәнәгате предприятиеләре үсешенә багышланган киңәшмә булды. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Нефтьне "кара алтын" дип бүгенге көнне уйлап атаганнар диярсең. Россиянең чит илләр белән сату итүеңдә алтын урынына йөри торган товар бит ул. Әлбәттә, чимал белән сату итү яхшыдан түгелдер. Ләкин дөнья базарында аның бәясе төшмәү Россия икътисадын үзгәртеп корырга шактый киң мөмкинлек бирә.

Татарстан икътисадын күтәрүдә дә нефть ныклы таяныч. Һәм соңгы елларда аның әһәмияте тагын да артты. Шул "кара алтын" ны сатудан кергән акчага республикада зур эшләр башкарылды. Кыен хәлдә калган районнарда халык тормышын җайга салырга ышанычлы нигез булды ул.

Әмма бүгенге көндәге югары бәяләргә шөкер итеп, кул кушырып утырырга ярамый. Киңәшмәне ачканда һәм аны йомгаклаганда да Минтимер Шәймиев бу фикерне кат-кат ассызыклады.

Киңәшмәдә чыгыш ясап, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов республикада нефть чыгару буенча 2003 елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләрен бәян итте. Гыйнвар-июль айларында барлыгы 14371,3 мең тонна нефть чыгарылган. Узган елдагы шушы айлар белән чагыштырганда, үсеш 1,1 процент тәшкил итә. Әйтергә кирәк, "Татнефть" ААҖ өлеше 12229,2 мең тонна булса, бәйсез компанияләр өлеше 2142,1 мең тонна булып тора.

Биредә нефтьнең барлыгы 55941,1 миллион сумга сатылуы һәм шуннан федераль үзәккә 9881,1 миллион сум, республика бюджетына 4506,2 миллион сум, җирле бюджетларга 632,9 миллион сум салым түләнүе дә аерым әйтелде. Күргәнебезчә, җыемның 80 проценты федерация казнасына китә. Генераль директор әйтүенчә, федераль закон "Татнефть"не икенче яктан да авыр хәлгә куя.

Табигый шартларга бәйле рәвештә нефть чыгаруның үзкыйммәте төрле төбәктә төрлечә булуга карамастан, салым бер үк күләмдә җыела. Инде 60 елга якын нефть чыгаручы иске скважиналарга гына ия булган Татарстан нефтьчеләренә шактый авыр йөк булып төшә ул.

Ш. Тәхаутдинов үзенең чыгышында акционерлык җәмгыятенең киләчәккә планнары белән дә таныштырды. Зур эшкә мисал итеп республика эчендә күкертле нефть өчен аерым нефтьүткәргеч төзү эше уйланылуын әйтергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, нефтьчеләрнең бурычы ачык. Салым йөге артуга, бәяләр үзгәрүгә карамастан, "кара алтын"ны табуны арттырырга кирәк. Ул - республика таянычы. Хөкүмәт белән килешү нигезендә "Татнефть" һәм кече компанияләр үз кеременең 10 процентын җирле бюджетларга күчерәчәк.

Генераль директор "Татнефть" ААҖ карамагындагы Түбән Кама "Нефтехим" һәм "Шин" предприятиеләренең дә эш нәтиҗәләренә тукталды. "Шин"ның уңышлары аеруча сөенерлек. Быел ул, барлыгы 1 миллиард 100 миллион сумлык товар сатып, инде 10 ел күрелмәгән нәтиҗәгә ирешә алган.

Киңәшмәдә нефть чыгаруның үзкыйммәтен киметү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Биредә яңа төр камил технологияләр кулланмыйча мөмкин түгел. Татарстан нефтьчеләре андый яңарышка алдан нигез салып килә, шуңа күрә мөмкинлекләр аз түгел, һәм дөнья базарындагы ярышта калышмас өчен нефтьне үзебездә эшкәртү эшен тагын да киңәйтергә кирәк, дип белдерде Президент Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары катнашты.

Бүген Президент Минтимер Шәймиев Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International