Чаллыда эшмәкәрләр съезды

2003 елның 29 октябре, чәршәмбе
Кичә Чаллыда 800гә якын делегат һәм кунак катнашында эшмәкәрләрнең республика съезды үтте. Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы инициативасы һәм республика Хөкүмәте булышлыгы белән оештырылган әлеге зур сөйләшүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, шулай ук хакимият башлыклары һәм хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Республикада эшмәкәрлекне яклау, җитештерү структурасын үзгәртү өчен шартлар тудыру, эшмәкәрлеккә хакимиятнең мөнәсәбәтен яхшырту, республикада инновацион эшчәнлекне активлаштыру, чимал икътисадыннан югары технологияле җитештерүгә күчү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен банклардан кредитлар бирүне төп максат итеп куйган иде әлеге җыен. Ул эшлекле шартларда үтте. Делегатлар һәм съезд кунаклары иң элек "Татарстанның инновацион потенциалы" дигән күргәзмәне карадылар. Анда республиканың төрле төбәкләрендә җитештерү белән шөгыльләнүче кече предприятиеләрнең эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Аеруча "Автомастер" ААҖнең "КамАЗ" автомобильләренә урнаштырылган махсус җиһазлары янында күп җыелды халык.

Съездда доклад белән чыгыш ясаган ТР эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы директоры Игорь Привалов сүзләреннән күренгәнчә, 15 ел эчендә республикада кече һәм урта эшмәкәрлек икътисадның аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Ләкин ул бар җирдә дә бертөрле үсеш алмаган әле Мәсәлән, барлык эшмәкәрләрнең яртысы Казанда теркәлгән. Ә һәр алтынчысы Чаллыда һәм һәр 16 нчысы Түбән Камада эшли.

Исәпләүләр шуны күрсәтә: республикада 600 мең кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әлегә аларның яртысы гына рәсми теркәлү үткән. Урыннарда эшмәкәрлеккә карата төрлечә мөнәсәбәт күрсәтелүе дә ачыкланды бу сөйләшүдә. Әлегә кадәр республикада эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы үзәкләренең нибары 25 шәһәр һәм районда гына ачылуы шул хакта сөйли. Бу уңайдан Татарстан Президенты М.Шәймиевнең: "Республикада никадәр административ берәмлек бар, шул кадәр агентлык үзәкләре булырга тиеш", - дигән сүзләре хуплау тапты.

Гәрчә республика җитәкчелегенең эшмәкәрлекне үстерүгә зур булышлык күрсәтүен инкарь итеп булмый. Киләсе елда, мәсәлән, 4 елга кабул ителгән кече эшмәкәрлекне үстерү программасына ярашлы рәвештә, шул максатлар өчен Татарстан бюджетында 164,9 миллион сум акча тоту каралган. Чөнки хәзер эшмәкәрлектән башка тормыш итүе кыен. Быел якынча исәпләүләр буенча да республикада җитештерү күләменең 17 проценты кече һәм урта эшмәкәрлек өлешенә туры килер, дип көтелә. Ә менә Чаллы хакимияте башлыгы Илдар Халиков Чаллыда бу күрсәткечнең 30 процентка җитүен искәртте. Президент Минтимер Шәймиев тә:

- Киләчәктә бөтен республикада эшмәкәрлекнең өлеше 30 процентка җитәргә тиеш. Без моның өчен шартлар тудырырга бурычлы, - диде.

Пленар киңәшмәдән соң делегатлар секцияләргә бүленеп эшләделәр, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International