Үзара аңлашу өчен кирәк

2003 елның 25 октябре, шимбә
25 октябрьдә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев - хәзер ул сайлау алды кампаниясе чорына бирелә торган ялда - республиканың мөселманнар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашты.

Изге Рамазан ае алдыннан үткәрелә торган очрашуда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Диния нәзарәтенең баш казые Габделхак хәзрәт Саматов, Диния нәзарәтенең голәмалар җыены рәисе Рамил хәзрәт Юнысов, мәчетләр имамнары һ.б. катнашты. Әңгәмә барышында мөселманнар мәхәлләләренең проблемалары (Татарстанда хәзер аларның саны меңнән артыграк), шулай ук мөселман белеменә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Очрашу тәмамланганнан соң Минтимер Шәймиев республика һәм Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, ул, Сез Россия җитәкчелегенең мөселманнарга карата яңа адымын ничек бәялисез, дигән сорауга, ил мөселманнары бу адымны уңай кабул итте, дип искәртте. Президент Владимир Путин, Россия Федерациясенең күп милләтле, күп конфессияле булуын исәпкә алып, Ислам конференциясе оешмасының унынчы сессиясендә катнашып, мөһим сәяси адым ясады. Мин моны Россия өчен һәм аның өчен генә дә түгел, бик мөһим дип исәплим.

Бу, тулаем алганда, бөтен Ислам дөньясы өчен кирәк. Татарстан ике төп конфессия - православие һәм ислам дине конфессияләренең күп гасырлык дуслыгының искиткеч тәҗрибәсенә ия. Үзгәртеп кору башланган елларда, сәяси вәзгыять кискенләшкән чорда да әлеге конфессияләр руханилары үзләрен лаеклы тотты. Алар һәрчак татулыкка, сабырлыкка, бер-берсен ишетүгә чакырды. Бүген, мәдәниятләр, цивилизацияләрнең үзара аңлашуы турында сүз барганда, әлеге тәҗрибә бик тә кирәк булырга мөмкин, дип йомгак ясады Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International