Япония белән хезмәттәшлектә яңа офыклар

2003 елның 21 октябре, сишәмбе
21 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Иссэй Номура белән очрашты. Бу очрашуда сүз Япония һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең зур потенциалга ия булуы, аны икътисадый һәм мәдәни тормышның иң төрле өлкәләрендә гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында барды.

Бүген тормышның барлык өлкәләрендә Россия һәм Япония арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә ике як та шактый җитди әһәмият бирә. Шушы аралашу 2000 елда РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясенең Япониягә визитыннан соң яңа баскычка күтәрелде. Бу делегация составына кергән Минтимер Шәймиев күрсәтеп узганча, сөйләшүләр гади түгел иде, әмма нәтиҗәле булды.

Япониянең Россия Федерациясе төбәкләре белән бергә икътисадый хезмәттәшлеге шунда кул куелган эш планы пунктларыннан берсен тәшкил итте. Әледән-әле очрашулар һәм төрле саммитларда әлеге проблемаларны тикшерү шул килешүләрне гамәлгә ашыруга ярдәм итә, безнең бурычларыбызны җиңеләйтә, диде Татарстан Президенты. Әле Япониядә үк шул турыда белдерү ясалды: Япония үзенең товарларын Европага тизрәк китереп җиткерә алсын өчен Россия аша юл салырга кирәк, һәм бу юнәлештә эш бара инде. Безнең компанияләр һәм эшмәкәрләр арасында үзара аңлашу һаман киңәя, моңа ара ераклыгы комачаулык итми.

Япония белән хезмәттәшлек итүдә Татарстан, һичшиксез, шактый яхшы тәҗрибә туплады. Минтимер Шәймиев шуны искә төшерде:"КамАЗ" буенча кредит линиясен торгызуга ирешелде (200 миллион долларга җитештерү җиһазлары сатып алу), моның өчен Япония эшмәкәрләре белән дә, компания җитәкчеләре белән дә эш алып барылды, шушы мәсьәлә Япония Премьер-министры белән очрашуда да тикшерелде. Бүген торгызылган кредит буенча алынган җиһазларның зур өлеше эшли инде. Бу исә "КамАЗ"га ЕВРО-2 Европа стандартына җавап бирүче йөк машиналары өчен двигатель җитештерүгә ирешү мөмкинлеге бирә, ЕВРО-4 двигательләрен ясау буенча эш алып баоыла Татарстан башлыгы сүзләренә караганда, бу эш республика икътисады өчен хәлиткеч мәсьәлә булып тора. "КамАЗ" инде бүген эшне көчәйтә бара.

Әгәр инде Түбән Кама "Нефтехим" белән Япониянең "Мицуи" компаниясе арасында полипропилен җитештерү проекты буенча хезмәттәшлек итү барып чыкмавына кагылсак, Президент фикеренчә, бу, барыннан элек, безнең компанияләрнең эшләп җиткермәвенә, ихтимал, безнең менеджерларның тәҗрибәсе җитмәвенә бәйледер. Әмма бу хәл ике яклы хезмәттәшлеккә комачаулык итмәскә тиеш. Татарстан белгечләре Япония компанияләре тәҗрибәсен нефть химиясендәге башка проектларны гамәлгә ашырганда кулланырга тиеш. Бу өлкәдә уңышка ирешү Татарстан өчен бик әһәмиятле, тулай төбәк продуктын ике тапкыр арттыру бурычын хәл иткәндә нәкъ менә нефть химиясенә исәп тотыла. Ул исә безнең республика өчен үсеш терәге булып тора. Россия 2010 елга тулай продукт җитештерүне ике тапкыр арттыру программасын шушы бурычны төбәкләр үтәгәндә генә башкарып чыга ала.

Очрашу төгәлләнгәч, Татарстан сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов күрсәтеп узганча, хезмәттәшлекне киңәйтү өчен эшләнгән эш күләме әлегә әлләни зур түгел. Япония - дөньяның төп илләреннән берсе, ләкин шушы илнең зур компанияләре Татарстан базарында юк әле. Инде якын арада Япониянең берничә зур компаниясе Татарстан - Япония уртак проектларына кушылырга тиеш, моның өчен бүген барлык шартлар бар. Нефть һәм нефть химиясе тармаклары, энергетика һәм энергияне бәрәкәтле тотуда хезмәттәшлек итү аеруча уңышлы була алыр иде (15 октябрьдә ТР Сәүдә һәм тышкы икъ-тисадый хезмәттәшлек министрлыгы һәм Япониянең "Мицуи" компаниясе арасында әлеге өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында меморандумга кул куелды). Автокомпонентлар җитештерү - хезмәттәшлекнең тагын бер өлкәсе: яклар шулай билгеләде.

Очрашуда фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Номура әфәнде ассызыклап әйткәнчә, Казан дәүләт университетының 200 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Япония университетлары белән хезмәттәшлекне җайга салу, алмашулар оештыру максатка ярашлы булыр иде.

Мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итүне үстерү, аерым алганда, Казанда эшләп килүче "Сакура" Татарстан - Япония мәдәни-мәгълүмати үзәге эшен җанландыру әһәмиятле, һәм бу эшкә ике як та бердәм керешергә тиеш. 2004 елның беренче яртысында исә Татарстан башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек программасын гамәлгә ашыру кысаларында Япониядә "Казан көннәре"н уздыру планлаштырыла.

Очрашуда Япониянең Россия Федерациясендәге илчелегенең сәяси бүлек киңәшчесе Ясусигэ Окимото, илчелекнең икътисад бүлеге икенче секретаре Масахиро Такэхана, Япониянең тышкы сәүдәне үстерү буенча хөкүмәткә кермәүче оешмасының Мәскәү вәкиллеге башлыгы Ивао Охаси һәм башкалар катнашты. Татарстан ягыннан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан мэры Камил Исхаков булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International