Минтимер Шәймиев Кремльдән тышта эшли

2003 елның 22 октябре, чәршәмбе
22 октябрьдә дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның федераль исемлегенә "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән кергән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турындагы федераль закон нигезендә - бу закон "А" категорияле дәүләт хезмәткәрләреннән сайлау алды кампаниясе вакытында үзләренеңпрофессиональ вазифаларын калдырып торуны таләп итә-сайлау алды эшләрен башкаруга китте. 22 октябрьдә Казан Кремлендә республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда республика башлыгы тиешле белдерү ясады.

ТР Конституциясе нигезендә республика җитәкчесе бурычларын башкару шушы чорда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка йөкләнә.

Сайлау алды эшләрен башкаруга (отпускка) китү турындагы карарын журналистларга аңлатып, ТР Президенты федераль исемлек буенча аның коллегалары Борис Грызлов, Сергей Шойгу һәм Юрий Лужковның инде шундый карар кабул иткәнлекләрен әйтте. Сайлау алды эшләрен башкаруга М.Ш.Шәймиев өчен Казан Кремленнән тышта актив эш алып бару белән мәшгуль булу дигән сүз. Киеренке аңлату эшләре алда тора. Россиянең иҗтимагый-сәяси тормышындагы хәзерге күчеш чорын файдаланып, җәмгыятьтә чын күп партия-лелеккә ирешү чиктән тыш әһәмиятле. Илдәге сәяси тормышка йогынты ясаучы кешеләр буларак, без Дәүләт Думасына булачак сайлауларны сайлаучылар яклый торган, үз өстенә җаваплылык алырга сәләтле һәм моңа әзер булган партия барлыкка килсен өчен файдаланырга тиешбез.

Сайлаулар алдыннан, гадәттә, барлык партияләр активлаша. Ләкин аннары, үзләренең хөкүмәтен төзергә омтылганда уңышсызлыкка чыгып, алар тәнкыйтьләүчеләр ролендә кала, ә үзләренә бернинди дә чын җаваплылыкны алмый. Партиянең шундый жавапсызлыгына чик куелырга тиеш, дип ассызыклады М.Шәймиев.

Әгәр шушы сайлаулар нәтиҗәсендә партияләрнең берсе беренче тапкыр үз өстенә җаваплылык алса һәм партия күпчелеге принцибы буенча хөкүмәт төзи калса, ул партиянең бүген сайлауларга бара торган платформасын үтәү өчен тулысынча җавап бирергә тиеш булачак. Бу - минем инануымча, ил тормышында бик әһәмиятле сәяси этап, чөнки җаваплы сайлаулар - гражданнар җәмгыятен төзү юлында бик әһәмиятле адым. Әгәр көтелгәннәр бу юлы да чынга ашамаса, инде узган сайлаулар алдыннан булганча, сөйләнүләр күп булачак, ә җавапсызлык шулай ук кала бирәчәк. Сайлаучылар белән очрашуларда, бигрәк тә Татарстан җәмәгатьчелеге алдында, төбәкләрдә мин бу идеяне нык торып алга сөрергә ниятләнәм. "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы әгъзалары буларак, без шушы партия идеяләрен илебез сайлаучыларының казанышы итәргә тиешбез.

Минтимер Шәймиев тагын шуны күрсәтеп узды: сайлау алды отпускы Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан иҗтимагый фикерне әзерләү өчен дә файдаланылачак. Бу сайлаулар киләсе елның мартында булачак. Җирле үзидарә турында закон кабул ителү уңаеннан 2005 елда шәһәр һәм район дәрәҗәсендә җирле үзидарә органнарына сайлаулар уздырылырга тиешлеген искә төшереп, Татарстан Президенты илнең иҗтимагый-сәяси тормышындагы шушы әһәмиятле этапның "Бердәм Россия" йогынтысы астында узарга тиешлегенә инануын белдерде.

Моннан тыш, М.Шәймиев белдерүе буенча, сайлау алды отпускын ул шушы срокның беренче яртысында үзенең президентлык вазифасындагы эшчәнлегенә бәя бирү өчен дә файдаланырга ниятләнә. Минем иң төрле кешеләр белән "беркетмәсез" очрашу һәм аралашу мөмкинлекләрем барлыкка килә, диде ул. Димәк, проблемаларны тикшерү һәм кирәкле карарлар кабул итү өчен өстәмә мөмкинлекләр туа.

Татарстан башлыгы күрсәтеп узганча, аның кандидатурасының Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" федераль исемлегенә кертелү уңаеннан аңа еш кына сорау бирәләр: "Республикадан китмиме икән ул?" Шуны катгый рәвештә әйтә алам, Президент вазифасына Татарстан халкы тарафыннан сайланган кеше буларак, мин безнең партия сайлауларда җиңгән очракта да (ә мин моңа һич тә шикләнмим) республика башлыгы вазифасында үз эшемне хәзергечә актив һәм максатчыл дәвам иттерәчәкмен, дип ассызыклады М.Шәймиев.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International