Татарстан тәҗрибәсе өйрәнүгә лаек

2003 елның 21 октябре, сишәмбе
Кичә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Бөтенроссия зона киңәшмәсе үзенең эшен башлады. Анда Россия Федерациясенең 2010 елга кадәрге чорга төзелеш комплексының үсеш стратегиясе концепцияләре тәгаенләнәчәк. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Владимир Яковлев, РФ Төзелеш дәүләт комитеты рәисе Николай Кошман, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин катнашты. Зона киңәшмәсенә шулай ук Федерациянең 20 төбәге җитәкчеләре, төзелеш тармакларының башлыклары һәм белгечләре дә килгән иде.

Мондый мәртәбәле җыенның башкалабыз Казанда үткәрелүе республикабыз белән горурлану хисе дә уята. Димәк, безнең үрнәк итеп күрсәтердәй, бүтән як белгечләре өйрәнердәй эшләребез бар. Чыннан да, илдәге реформа китереп чыгарган икътисадый һәм сәяси авырлыклар басымына карамастан, Татарстанда төзелеш киң җәелдерелде. Шәһәрләребез һәм районнарыбыз күзгә күренеп матурайды, яңа күперләр салынды, юллар төзелде. Бу эшләр, үз чиратында, төзелеш индустриясен, ягъни материаллар һәм техника җитештерүне дә җанландырды. Аларның икенче әһәмиятле ягын халыкны эшле итүен дә әйтеп китү кирәк, әлбәттә.

Николай Кошман шушы киңәшмәне оештыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт сүзләре әйтте. Һәм республиканың төзелештәге казанышларына лаеклы бәя биреп, Минтимер Шәймиевне РФ Төзелеш дәүләт комитетының Мактау Грамотасы белән бүләкләде.

Президент М.Шәймиев үзенең җавап чыгышында кунакларны республиканың төзелеш тармагы ирешкән уңышлары белән таныштырды һәм шул тармактагы проблемаларга да аерым тукталды ул. РФ Президенты Владимир Путин ил буенча тулаем продукция җитештерүне 2010 елга ике тапкыр күтәрү бурычын куйган икән, ул, беренче чиратта, төзелешкә дә кагыла. Гомумән, төзелеш бармаган илдә прогресс юк дигән сүз. Татарстанда төзелешкә 1995-2002 елларда 225 миллиард сумлык инвестиция кертелгән. Елына барлыгы 1,5 миллион квадрат метр мәйданда торак төзелә. Бу - реформаларга кадәрге тотрыклы чорныкы белән бер дәрәҗәдә дигән сүз. Киләчәктә дә эш күләмен киметмәскә, торак-коммуналь хуҗалыгындагы хезмәт күрсәтү сыйфатын төшермәскә тулы ышанычыбыз бар, дип белдерде М. Шәймиев.

Ул Казан һәм бүтән шәһәрләрдәге тузган торакны бетерү буенча алып барылган эшне дә бәян итте "Тузган торакны бетерү" программасы 1995 елда төзелде һәм шушы 7 елдан артык вакыт эчендә искергән йортларда яшәгән 40 мең гаиләне яңа фатир белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Мәгълүм булганча, аның финанс нигезе республика предприятиеләре үз керемнәренең 1 процентын ирекле рәвештә шул фондка күчерү хисабына ясалды. Ни гаҗәп, федераль үзәктә бу эшкә, законлы җыем түгел, дип аяк чалырга теләүчеләр дә табылды. РФ Генераль прокуроры хәтта судка бирү белән дә янады. "Әгәр хәрабәләрне бетерүне кырын эш дип санаучылар бар икән, мин судта җавап тотарга әзер!" - диде бу уңайдан Минтимер Шәймиев.

Биредә хикмәт - үзәкләштерүнең артык көчле булуында. Иң җиңел җыела торган салымнарны - Федераль үзәккә, ә иң кыенын төбәкләргә калдыручы законнарны камил дип әйтеп булмый ич. Президентның: "Юк кына эш өчен дә акча сорап РФ Финанс министрлыгы коридорларында вакыт уздырудан ни мәгънә? Моңа бер кеше гомере дә җитмәс бит!" - дигән сүзләрен киңәшмәдәгеләр алкышлап хуплады.

Андый законнардан беркемнең дә отмавын М.Шәймиев торак-коммуналь хуҗалыгы мисалында әйтеп күрсәтте. Җылылык челтәрен ремонтлау акчаларының Федераль үзәктән килеп җитүен көтеп ятып, кышын аварияләр килеп чыгуы мәгълүм хәл бит.

Президент республикада юл төзелешенә дә аерым тукталды. Моңа кадәр әйбәт кенә барган эшкә быел, акчаны кысып, аяк чалдылар. Эш күпкә кимеде. Югыйсә яхшы юллар булмый торып, икътисадны үстерергә мөмкин түгел, дип белдерде ул.

Торак төзелешенә килгәндә, заманча архитектурага һәм энергияне сак тоту мәсьәләләренә республикада иң җитди игътибар бирелә. Кирпеч йортлар бер елга гына төзелми, шуңа күрә аның матурлыгы киләчәк буынны да сокландырырлык булырга тиеш, дигән караш өстенлек итә бездә. Ә менә энергияне сак тоту мәсьәләсе коммуналь хезмәт һәм торак өчен түләүләрне киметү күзлегеннән караганда да әһәмиятле. Бу эш махсус программа буенча алып барыла һәм ул чыгымнарны соңгы елларда гына да 20 процентка киметергә мөмкинлек биргән.

Президент төзелештә ипотека кредитлавын куллану турында да сөйләде. Мәгълүм булганча, 2005 елдан торак бушка төзелмәячәк. Халык фатирны кредитка алачак. Әлбәттә, ул төрле катлау кешеләргә яраклы итеп оештырылачак. Бездә андый кредитлау социаль ипотека дип атала һәм ул яңа елга әзерләнеп бетәчәк, дип ышандырды М.Шәймиев.

Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Владимир Яковлев та чыгыш ясады. Ул Татарстанда алып барылган эшләргә уңай карашын белдерде һәм бөтен Россиядәге төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы тармакларындагы хәлләр белән таныштырды. Россиядә тузган тораклардан арыну өчен һәр елны ким дигәндә 80 миллион квадрат метр мәйданда торак төзергә кирәк булачак, дип белдерде ул.

Ә инде 2010 елга кадәрге чорга РФ төзелеш стратегиясенең нигезләмәләре белән Төзелеш дәүләт комитеты рәисе Николай Кошман таныштырды. Стратегиянең торак төзелешенә караган өлешен ул бер җөмлә белән болай аңлатты: "Өч бүлмәле фатирның үзкыйммәте өч кешелек гаиләгә 3 еллык кредит белән түли алырлык бәядә булсын".

Утырыш ахырында җитәкчеләр журналистлар белән очрашты. Владимир Яковлевтан Татарстандагы "Тузган торакны бетерү" программасының финанслану нигезенә мөнәсәбәте турында сорагач, ул: "Белгәнемчә, әлеге 1 процентлы җыемнан предприятиеләрнең эше мөшкелләнмәгән, ә шул ук вакытта республика шәһәрләре хәрабәләрдән арынып килә. Димәк, биредә игътибар итәрдәй нәрсә бар. Һәм бу тәҗрибәне өйрәнергә кирәк. Минаны,һичшиксез, Хөкүмәт утырышында карарга тәкъдим итәчәкмен", - дип җавап бирде.

Чыннан да, хаклыгыбызны раслаучы дәлилләр булып, төзүчеләребезнең уңган эшләре һәр шәһәрдә һәм районда күңелебезне сөендереп күренеп тора бит.

Бөтенроссия зона киңәшмәсе үзенең эшен бүген дә дәвам итә. Иртәнге якта төзелеш тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре, төрле секцияләрдә очрашып, төзелеш комплексын үстерү стратегиясенә үзләренең тәкъдимнәрен кертәчәк. Төштән соң алар башкалабыз Казанда барган төзелешләр белән танышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International