Казанда Менделеев съезды эшли башлады

2003 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Казанда гомуми һәм гамәли химия буенча XVII Менделеев съездына дөньяның 17 иленнән 1100 дан артык галим җыелды. Бу - Россия химикларының иң абруйлы форумы. 22 сентябрьдә "Пирамида" мәдәни-тамаша комплексында форумны тантаналы ачу булды. Анда съездның мактаулы президенты сыйфатында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Съездны ачканда Россия химикларының милли комитеты рәисе академик Олег Нефедов Россия Президенты Владимир Путин котлавын укыды "Сезнең абруйлы халыкара форумга традицион рәвештә бөтен дөньядан атаклы галимнәр һәм белгечләр җыела. Ул хаклы рәвештә елның күп кенә бик әһәмиятле фәнни вакыйгалары арасында аерым урын алып тора, - диелә котлауда - Шунысы сөенечле, бөтендөнья химия бергәлеге вәкилләрен Россиянең бик зур һәм динамикалы рәвештә үсә торган төбәкләреннән берсе - Татарстан кабул итә. Ул фән сыешлы куәтле производствога һәм шактый зур интеллектуаль потенциалга ия булып тора. Съезд барышында химия фәне һәм технологиясенең актуаль бурычларын хәл итү өчен яңа карашлар эшләнер, дип исәплим".

Форумның абруйлы булуын күрсәтүче берничә фактны атап узыйк. Аны әзерләү барышында съездда доклад белән чыгыш ясарга теләүче галимнәрдән 2 меңнән артык гариза керде 5 көн дәвамында телдән 150 доклад, 1500 гә якын стендлы доклад тыңланачак, тикшереләчәк, каралачак, җиде пленар утырыш, өч симпозиум, өч "түгәрәк өстәл" булачак, биш секция эше оештырылачак.

Менделеев съезды - Россия фәне өчен дә, бөтендөнья фәне өчен дә бик зур вакыйга, һәм аның Казанда уздырылуы очраклы түгел. Бу - Казан химия мәктәбенең хезмәтләрен, хаклы рәвештә рус органик химиясе бишеге дип аталучы Татарстан башкаласының бик зур фәнни, сәнәгать һәм мәдәни үзәк буларак әһәмиятен тану билгесе. Татарстан һәм Казан дәүләт университеты бөтен дөньяда билгеле, дип күрсәтеп узды Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. Бөек галимнәр плеядасын - Зининны, Бутлеровны, Марковниковны, Вишневскийны, Арбузовларны, Камайны, Завойскийны һәм башка күп галимнәрне биргән фәнни мәктәпләр нәкъ менә Казанда барлыкка килде. Моннан тыш, 2003 ел юбилей даталарына да бай болар - Казан химия мәктәбенең күренекле вәкилләре Борис Арбузовның тууына 100 ел, Александр Бутлеровның тууына 175 ел тулу юбилейлары Минтимер Шәймиев фундаменталь тикшеренүләрнең практика белән үрелүен шушы мәктәпкә хас сыйфат дип атады. Шуны күрсәтеп узу күңелле, диде ул, бу традицияләр бүген дә дәвам итә. Казан бүген - Россиянең алдан баручы химия үзәге, биредә Коновалов, Алемасов, Тарчевский, Синяшин кебек академиклар җитәкчелегендә күп кенә бик зур фәнни мәктәпләр үсә.

Татарстанда ТР Фәннәр академиясенең һәм РФА Казан фәнни үзәгенең 10нан артык институты, 22 дәүләт һәм 40 дәүләттән аерылган вуз, 60 тармак фәнни үзәге эшли. Моннан бер ел чамасы элек аеруча перспектив проектларны финанслау һәм гамәлгә ашыру өчен венчурлы фонд төзелде. Быел Казанда "Идея" инновация паркы барлыкка килде Республикада инновация эшчәнлеген камилләштерүнең яңа программасы эшләнә. Шулай итеп, ыргылышлы технологияләрне алга таба үстерү өчен нигез салына, диде Татарстан башлыгы. Республикада мәгьлүматлаштыру программасы тормышка ашырыла, ул - шундый технологияләрнең ачык мисалларыннан берсе. Шушы программаны тормышка ашыру нигезендә 2007 елда Татарстанның теләсә кайсы кешесе, хәтта иң эчкәреге авыл районында да компьютер грамоталылыгы нигезләрен гади үзләштерү белән генә чикләнмичә, "Бөтен дөнья челтәре" мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланачак.

Билгеләнгән бурычларны - якын елларда тулай төбәк продуктын җитештерүне ике тапкыр күбәйтү, Россия һәм бөтендөнья базарында Татарстан продукциясе өлешен арттыру, бурычын хәл кылырга нәкъ менә шундый ыргылышлы технологияләр ярдәм итәчәк. Шуның белән бергә, нефть химиясенә һәм нефтьне эшкәртүгә зур әһәмият биреләчәк (шуны күрсәтеп узыйк, бүген Татарстанның нефть эшкәртү комплексы предприятиеләре Россиянең этилен һәм полиэтилен базарының 40 процентын, синтетик каучуклар базарының 30 процентын, шин базарының 29 процентын тәэмин итә).

Шулай итеп, Россия һәм дөньяның алдан баручы химикларының нәкъ менә Казанда фикер алышуы Татарстан икътисады өчен шактый файдалы булып чыгарга мөмкин "Сезнең игелекле һәм республикага, бөтен Россиягә кирәкле эшегездә уңышлар телим", диде Президент Минтимер Шәймиев.

РФ сәнәгать, фән, технологияләр министры беренче урынбасары Андрей Свинаренко гомумән фәнни фикерне һәм, аерым алганда, химияне үстерүнең әһәмияте турында сөйләде. Узган елны химия һәм нефть химиясе тармагында үсеш 7,5 процент тәшкил иткән, ә быел 6 процент чамасы үсеш көтелә. Бер үк вакытта ул сәнәгатьнең инновация технологияләренә күчү процессына фәннең әлегә җитәрлек йогынты ясамавын күрсәтеп узды. Химия һәм нефть химиясен үстерми торып, икътисадта структур үзгәртеп корулар һәм нәтиҗәлелекне күтәрү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин түгел. Шул уңайдан әлеге Менделеев съездына зур өметләр баглана.

Съездда катнашучыларны шулай ук Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Николай Платэ, Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте президенты Павел Саркисов, Халыкара теоретик һәм гамәли химия берлеге президенты Питер Стайн һәм башкалар котлады. Алар барысы да Казан химия мәктәбенең уникаль һәм бәхәссез фәнни әһәмиятен, Менделеев съездларын уздыру әһәмиятен һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да хәзерге заман химиясен үстерүдә аларның ролен күрсәтеп узды.

Гомуми һәм гамәли химия буенча XVII Менделеев съездын ачуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры Зилә Вәлиева, Казан мэры Камил Исхаков, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International