Петербургта тантаналы кичә

2003 елның 17 сентябре, чәршәмбе
17 сентябрьдә Санкт-Петербургта җәйге яллардан соң Татар милли-мәдәни автономиясе үзенең эшчәнлеген яңартып җибәрде. Быел сезон башлану, Татар автономиясенең башка чаралары кебек үк, күренекле юбилейлар - Санкт-Петербургка 300 ел һәм шәһәрнең татар җәмгыяте юбилеена бәйле рәвештә аеруча тантаналы төстә билгеләп үтелде.

Бәйрәм киче - аңа 2 меңнән артыграк кеше җыелган иде - киң экранда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Татар-Информ агентлыгына биргән интервьюсын күрсәтүдән башланды.

Сездә бик җаваплы чор - Санкт-Петербург губернаторын сайлаулар, диде М.Шәймиев. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта хакимият башында сәяси яктан саллы, кешеләр хөрмәт итә торган, бетен илгә танылган җаваплы җитәкче торырга тиеш. Мин сезнең губернаторыгыз итеп нәкъ менә шундый кешене күрергә теләр идем, ул шулай булачак та, Петербург халкы нәкъ менә шуннан чыгып эш иткәч, илебезнең ике башкаласының язмышы шундый. Санкт-Петербургның булачак хакимияте белән дә безнең үзара тулы аңлашу буласына бернинди шигем юк.

Чөнки безнең хезмәттәшлекне алга таба да киңәйтергә һәм үстерергә берни дә комачаулый алмаячак. Үз халкымны белеп, шуны алдан ук әйтә алам: минем Санкт-Петербургта яшәүче ватандашларым - алар сәяси акцияләр узганда һәрчак бик оешкан төстә һәм актив була - булачак сайлауларда лаеклы губернаторлек, иминлек, лаеклы һәм дус тормыш теләде.

Татар милли-мәдәни автономиясе сезонын ачуга Санкт-Петербург губернаторына кандидат Валентина Матвиенко да килгән иде. Очрашуда шулай ук Санкт-Петербургның вице-губернаторы А.Вахмистров һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Закиров катнашты.

Тантананың рәсми өлешеннән соң Татарстанның сәнгать осталары концерты булды. Анда "Казан" бию ансамбле, "Казан нуры" халык кораллары оркестры, Россиянең халык артисты Әлфия Авзалова һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International