Асадуллаев йорты кайтарылды

2003 елның 19 сентябре, җомга
Кичә, 19 сентябрьдә Мәскәүнең Кече Татар тыкрыгында зур бәйрәм: татарларның милли-тарихи ядкарен -сәүдәгәр Шәмси Асадуллаев йортын башкаланың татар җәмгыятенә тантаналы төстә тапшыру булды. Бу чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэры Юрий Лужков үзенең командасы белән, ТРның РФдәге Вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Алар бинаны караганнан соң аның мәһабәт залында Мәскәүнең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Мәскәүнең татар җәмгыяте Асадуллаев йортын үзенә тапшыруны аның халыкка кире кайтуы дип бәяли. Көнчыгыш стилендә - татар орнаменты, гарәп язулары белән бизәлгән дүрт катлы әлеге искиткеч матур бина инде 1914 елда ук танылган мультимиллионер - нефть промышленнигы, Мәскәүнең бик зур күчемсез милек хуҗасы Шәмси Асадуллаев акчасына төзелгән. Башкалада яшәүче мөселманнар гаиләләренең мәгърифәттә, балаларга белем бирүдәге, мәдәни үсештәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен мәдәни үзәкләрен булдыруга сәүдәгәр 500 мең сум акчасын жәлләмәгән.

Бөек Ватан сугышы башланганчы шулай булган да Әмма дәһшәтле сугыш елларында Кече Татар тыкрыгында госпиталь урнаштырылган Ә инде фронт Мәскәүдән ераклашкач, бина СССРның тышкы эшләр Наркоматы карамагына тапшырылган һәм кичәге көнгә кадәр биредә Тышкы эшләр министрлыгы колледжы эшләп килгән.

Мәскәү җәмәгатьчелеге дистәләрчә еллар дәвамында Асадуллаев йортын татар җәмгыятенә кире кайтару һәм анда мәктәп, мәдәни-агарту үзәге ачу турындагы мәсьәләне күтәреп килде һәм, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе президенты Рәсим Акчурин әйтүенчә, Минтимер Шәймиев һәм Юрий Лужков тырышлыгы белән Мәскәү татарларының хыялы тормышка ашты РФ Мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин барлык татарлар исеменнән изге эштә ярдәм итүләре өчен Татарстан һәм Мәскәү хөкүмәтләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Юрий Лужковка 2004 елда башкалада үткәрелергә тиешле тантаналы чаралар исемлегенә Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә 100 ел тулуны бәйрәм итүне кертүне, соңыннан аның гыйбадәт кылу залын киңәйтүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Мәскәүлеләр очрашуга алдан ук җентекләп әзерләнделәр, чөнки сораулар бик күп җыелган иде бит. 1186 нчы татар мәктәбе директоры Лемма Гыйрфанова Юрий Лужковтан мәктәпнең яңа бинасын төзүне тизләтүдә ярдәм сорады. Л Гыйрфанова, бүген Мәскәү өчен этно-мәдәни компонентлы бер генә мәктәп аз, әле күптән түгел генә үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләренә караганда, Мәскәүнең һәр административ округында шундый мәктәп булырга тиеш, дип исәпли.

Шулай ук Мәскәүдә татар театры булдыру турында да мәсьәлә кузгатылды Минтимер Шәймиев, Мәскәү татарларының үз театры булырга тиеш дигән фикердә тора Ул булачак театрның баш режиссеры сыйфатында Рифкат Исрафиловны күздә тота. Соңыннан аерым бина төзелергә тиеш, әлегә сез бу бинада эш башларсыз, диде Татарстан Президенты.

“Татар яңалыклары” газетасы баш редакторы Ильяс Мөслимов Мәскәү мэрыннан мәгълүмати мәсьәләләрдә ярдәм итүне сорады - татар журналистларына Мәскәүнең медиа кырына үтү, шәһәр чараларына аккредитация алу авыр.

Очрашуда күренекле күп кенә татар эшлеклеләре чыгыш ясады. Алар Мәскәү татарлары тормышындагы уңышлар, шулай ук проблемалар турында сөйләде, барысы да, Татарстан һәм Мәскәү - милли мәсьәлә уңышлы хәл ителеп килүче төбәкләр, дигән бердәм фикер әйтте Юрий Лужков үз чыгышында, төрле халыклар традицияләрен сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга телләрне үстерергә кирәк, дип искәртте "Әгәр без Мәскәүдә бер генә төрле мәдәниятне үстерсәк, башкала 141 тапкырга фәкыйрьрәк булачак – безнең мегаполиста нәкъ менә шул кадәр диаспора яши. Минем хыялым - Мәскәү татарларының, бездә Казандагыга караганда яхшырак, дип әйтүе", - диде ул Татарстан Президенты моңа җавап итеп "Сездән калышмаячагыбызны вәгъдә итәм", - дип шаяртты.

Шуннан соң М. Шәймиев җитди итеп "Мәскәүдә милли-мәдәниятнең яңарышы өчен яхшы шартлар тудыру мине бик сөендерә. Башкала халыкларны бер-берсенә ничек якынайту, алар белән үзара аңлашу табу үрнәген күрсәтә. Әмма Татарстан да, яшәү урынына бәйсез рәвештә, ватандашларыбыз үзләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын өчен, барысын да эшләргә тырышачак", - диде.

Мәскәү хөкүмәтенә Тышкы эшләр министрлыгыннан тарихи бинаны сатып алу өчен министрлыкка бик зур күчемсез милек бирергә туры килгән. Аның каравы, хәзер башкаланың татар милли-мәдәни үзәге үзенең нәсел нигезенә урнашты, дип әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International