Компенсация сакланачак

2003 елның 19 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Советының унсигезенче пленар сессиясендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә компенсация түләүләрен саклап калуны вәгъдә итте. Дөрес, әлеге компенсация күләмнәре бераз үзгәртеләчәк.

Мәгълүм булганча, 1 октябрьдән илдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 33 процентка артачак. Татарстанда алар әлегәчә, квалификация разрядына бәйле рәвештә, 200 дән 500 сумга кадәр компенсация түләүләре дә алып килделәр 1,33 коэффициенты-бюджет хезмәткәрләренең эш хакы шулкадәр артачак - Бердәм тариф челтәренең беренче ике разряды хезмәткәрләренең эш хакын барыбер яшәү минимумына кадәр арттыру мөмкинлеге бирмәячәк.

Шуңа күрә, М. Шәймиев әйтүенчә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең әлеге категориясе өчен өстәп түләүләр күбрәк булачак, ә Бердәм тариф челтәренең калган разрядлары окладларына компенсация бердәй булачак - ул 200 сум чамасы тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International