11 сентябрьдә кичен соң гына Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, финанс министры Алексей Кудрин килде. Халыкара "Казан" аэропортында Алексей Кудринны һәм аны озата йөрүчеләрне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре каршы алды.
12 сентябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ финанс министры Алексей Кудрин җитәкчелегендәге Хөкүмәт делегациясе Казан белән танышты.
"Суконная Бистәсе" метро станциясенең җир асты тоннелен Алексей Кудрин үзенең урынбасарлары белән бергә шәхсән карап чыкты."Казметрострой" КУП башлыгы Марат Рәхимов акча җитмәгәнлектән соңгы вакытта эшләрнең тиешенчә үк бармаганлыгын яшереп тормады. Бер сәгатьтән соң ТР Премьер-министры урынбасары - транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов журналистларга шуны өстәп әйтте: башта Казан метросын төзүне республика һәм федераль хакимиятләр тигез өлешләр белән финанслады. Вакыт узу белән, үзәк бары тик 20 процентын гына түләүне үз өстендә калдырды. Шундук проблемалар туды.
Аннары кунаклар Баскет-холлда, Фитнес-клубта, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, Казансу аша йөзмә күпердә булды. Соңгы объектта Казанда төзелә башлаган асылма күпергә кагылышлы төпле сөйләшү булды. Бу күпер Казансу ярларын тоташтырачак һәм кече транспорт боҗрасының состав өлеше булып әвереләчәк. Безнең белгечләр сүзләренә караганда, шушы уникаль корылманы төзү өчен 4 миллиард сум чамасы акча кирәк. Хәзергә бу объект республика һәм шәһәр бюджетларыннан финанслана. Әмма бу акча җитми - Мәскәүнең булышлыгы кирәк.
Шәһәрне карап йөрүдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышта Татарстан ягыннан Дәүләт комиссиясе әгъзалары - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов, шулай ук хөкүмәт һәм республика Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары, ТР Президенты Аппаратының, Казан хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. Россия ягыннан утырышта Дәүләт комиссиясе әгъзалары - РФ Хөкүмәте аппаратының Төбәкләрне үстерү департаменты башлыгы Николай Коренев, РФ министры Владимир Зорин, РФ Президенты киңәшчесе Сергей Самойлов һәм башкалар, шулай ук Россия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләреннән шактый зур төркем катнашты.
Утырыштан соң уздырылган матбугат конференциясендә РФ вице-премьеры - финанс министры Алексей Кудрин журналистларның сорауларына җавап бирде. Ул Казанның 1000 еллыгына әзерлек барышыннан канәгать булуын белдерде. Аның фикеренчә, бу утырыш - күренекле утырыш. Анда соңгы чорда ниләр эшләнергә тиешлеге билгеләнде, бу карарлардан тайпылырга ярамый инде: финанслауны, күләмнәрне, вакытны өзү теге яки бу объектның сафка кертелүен шик астына куя. Әлбәттә, программаларга төгәллекләр кертеләчәк. Ләкин, РФ финанс министры ышандыруынча, кыскарту булмаячак, иң әһәмиятлесе - әзерләнгән бурычларны кыскарту булмаячак. Финанслау өлешендә исә куелгани бурычларны хәл итү өчен чыганаклар исемлеге киңәйтеләчәк.
Бәйрәмгә һичшиксез тапшырылырга тиешле өстенлекле объектлар арасында Алексей Кудрин, аерым алганда, Казан метрополитенын атады Казан дәүләт университетына - халыкара фәнни үзәккә реконструкция ясау программасы да өстенлекле программалар исәбендә. Алексей Кудрин әйтүенчә, утырыш барышында Казан, бөтен шушы төбәк тарихы буенча халыкара конференция уздыру турында килешенде. Ул халыкара күләмдә яңгыраячак һәм университетның юбилеена туры китереләчәк. Шушы максатларга бөтен акчаны федераль бюджет бүлеп бирергә тиеш.
Татарстан Президенты шушы көннән башлап юбилейга әзерлекнең финиш юлына чыкканлыгын раслады - кешеләрнең Татарстан башкаласының 1000 еллыгына бәйле өметләрен аклау өчен эшнең реаль күләмен үтәү зарур. Бу эшкә исә бөтенлекле төс бирү өчен утырышта катнашучылар, Минтимер Шәймиев әйтүенчә, финанслауның барлык чыганакларын бергә тупларга килештеләр. Казанның 1000 еллыгына әзерлектә өстенлекле программалар исемлеген Татарстан башлыгы мәгълүмати тәэмин ителеш программасы белән тулыландырды. Ул якын арада кабул ителергә тиеш, чөнки бу юбилей - Татарстан күләмендәге генә түгел, Россия һәм хәтта халыкара күләмдәге әһәмиятле вакыйга.
Читтән бурычка алу мәсьәләсенә кагылып, Минтимер Шәймиев шуны күрсәтеп узды, торак-коммуналь хуҗалыкта реформа ясауны тәэмин итү өчен Россия Хөкүмәте гарантиясендә бурыч алу чынбарлыкка әверелә бара. Әмма, аның әйтүенчә, барыннан да элек, үзебезнең кредит ресурсларын алырга кирәк. Алар республикада бар инде. Ул чагында кире кайтарылган кредит һәм аңа хезмәт күрсәтү акчалары республиканың үзендә кала. Бу мәсьәләдә безнең арада тулы аңлашу бар, диде Алексей Кудрин, һәм без бүген шушы мәсьәләләрне тышкы бурычла алып түгел, эчке бурычлар алып хәл итү юлларын эзлибез. Акчаны максатчыл файдалану мәсьәләсендә Татарстан ягы да Россия ягы да шик белдермәде.
Бер үк вакытта Алексей Кудрин шуны күрсәтеп узды: аның карамагында контроль ясаучыларның зур отряды бар һәм бу эш финанслау күләме арта барган саен киңәя барачак. Минтимер Шәймиев исә эшкә болай якын килү белән тулысынча килешә - мин катгый контроль ягында, диде ул. Әмма шуны да күрсәтеп узды: безнең республика үзебезгә килә торган акчага кул сузучы, мәсәлән, шул акча исәбенә эш хакы түләүче республика түгел. Дәүләт комиссиясе рәисе урынбасарларының икесенең дә фикеренчә, барлык керемнәр һәм чыгымнар баланслы һәм үтәкүренмәле булырга тиеш.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.