Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә

2003 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
3 сентябрьдә тикшерелми калган өч мәсьәләгә өстәп, Президиум сессия көн тәртибенә 19 өстәмә мәсьәлә кертте. Депутатлар В.Логинов, Ф.Мусин, С.Осколок һәм И.Мәһдиев башка тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Көн тәртибен тикшерү нәтиҗәсендә, аңа егерме мәсьәлә кертелде.

"Татарстан Республикасы Конституциясенең 69, 70 һәм 88 статьяларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында"гы закон проектына төзәтмәләр, шул исәптән Прокуратурадан төзәтмәләр кермәгәнлектән, ул икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде. "Татарстан Республикасы судьяларының Квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектлары да шундый ук процедураны узды.

"Үсемлекләр дөньясы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" закон проектлары өченче укылышта кабул ителде. Бу - әлеге законнарны федераль законнарга туры китерү ихтыяҗыннан чыгып эшләнде. Икенче документта, конституцион судья вазифасында булуның чик яше 70 тән 65 яшькә хәтле киметелә, дигән норма өстәлде. Аның вәкаләтләре ТР судьяларының Квалификация коллегиясе карары белән туктатылырга мөмкин.

Барлык документлар кул кую өчен Президентка җибәреләчәк. "Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Аны федераль законнарга туры китерергә кирәк булды. "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" закон проектлары икенче укылышта кабул ителде. Аларның беренчесендә күп кенә статьяларга редакцион төзәтмәләр кертелде. Икенчесендәге төзәтмәләрнең аеруча җитдие шул - техник эш белән шөгыльләнүче кешеләрнең эше дәүләт хезмәте булып санала алмый.

Гражданнарның пенсия белән тәэмин ителүгә хокукларын бозуга юл куймау өчен төгәллек кертелә: дәүләт хезмәте стажы 10 елдан ким булмаса, бу кешеләрнең дәүләт хезмәте стажына аларның хезмәт эшчәнлегенең башка чорлары да кертелергә мөмкин, әмма биш елдан артык түгел.

Беренче укылышта республиканың булачак парламенты эшчәнлегенә бәйле ике закон проекты тикшерелде һәм кабул ителде.

Федераль закон нигезендә РФ субъекты дәүләт хакимияте органы вәкаләтләрен озайту яки кыскарту процедурасы, шулай ук профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлар саны төбәк законнары белән билгеләнә. Төбәк һәм гомумфедераль сайлауларда тавыш бирү көннәрен берләштерү максатында РФнең шушы субъекты дәүләт хакимияте органының вәкаләтләр срогы күп дигәндә бер елга озайтылырга яки кыскартылырга мөмкин. Ә сайлаулар үзләре 2004 елның 1 маена хәтле үткәрелергә тиеш.

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны Россия Федерациясе Президентын сайлаулар белән берләштерү турында" закон проектында хәзерге депутатларның вәкаләтләр срогын тавыш бирү көненә хәтле - 2004 елның 14 мартына хәтле кыскартырга тәкъдим ителә.

Шулай итеп, бүгенге парламентның эш дәвере сигез айдан күбрәккә кимрәк булырга мөмкин.

Закон проектын эшләүчеләрнең берсе, Законнар чыгару, законлылык, регламент һәм депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Корманов әйтүенчә, берләштерү сәбәпләренең берсе - ТР Конституциясенең яңа редакциясенә туры китерү. Анда парламентчыларның саны да, аларның аталуы да башкача. Сайлаулар көнен күчерү шушы сайлауларны түземсезлек белән көтүче партияләргә шул сайлауларда катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Ә сайлаучылар исә шулай ук түземсезлек белән бу партияләргә бәя бирергә тели. Федераль законнар да шуны таләп итә.

Ф.Әхмәтов закон проектын яклап чыгыш ясады, С.Осколок һәм А.Штанин үзләренең искәрмәләрен әйтте.

- Дәүләт Советы икенче чакырылыш рәттән, федераль сайлауларга ярашып, үзенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктата, - диде С.Осколок. - Бәлки, безгә үзебезнең вәкаләтләрне биш елдан дүрт елга калдырырга кирәктер?

А.Штанин да шушы мәсьәләгә кагылды. Ул сүз сайлауларны берләштерү турында түгел, ә вәкаләтләр срогын кыскарту турында бара дип саный: "Инде үзебезнең сайлаучылар белән ничек аңлашырга? Без начар эшләгән булып чыгабыз түгелме?"

Әмма монда Президент М.Шәймиев үзенең саллы сүзен әйтте.
- Сайлаулар 2004 елда узарга тиеш һәм шушы ел дәвамында без, әгәр кирәк була калса, аларны вакытыннан элек билгеләргә хокуклыбыз, - диде ул. - Әйдәгез, сайлаучылардан сорап карыйк - алар өч-дүрт ай саен сайлауларга йөрергә телиме икән? Аңлашыла бит, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар белән берләштерелсә, сайлаучыларның активлыгы югары булачак.

М.Шәймиев тагын бер шактый җитди дәлил китерде: сайлауларны берләштереп, без берничә миллион сум акчаны янга калдырабыз. Ә 2004 ел бюджетын һәм аны үтәүнең шактый катлаулы булачагын исәпкә алсак, бюджет акчасын болай экономияләү бик тә акланырга мөмкин.

Президентның дәлилләре залда хуплау тапты. "Янга калган акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә бик кирәк һәм бу үзе үк инде мондый адым ясауны аклый, - диде парламентчыларның берсе, уртак фикерне белдереп. - Ахыргача халык депутатлары булып калырга һәм үз халкыбызга хезмәт итәргә кирәк".

"Профессиональ даими нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары саны турында" закон проекты парламентның профессиональ өлешен 20 депутат белән чикләргә тәкъдим итә. Алар исәбенә, Дәүләт Советы Аппараты җитәкчесен дә кертеп, рәис, аның өч урынбасары, даими комитетлар рәисләре керәчәк. Калган депутатлар даими нигездә эшләү өчен яңа чакырылыш, Дәүләт Советының беренче утырышында сайланачак.

Финанс министры Р.Гайзатуллин ике яңа закон проекты белән таныштырды. Беренчесен - "Татарстан Республикасында уен бизнесына салым ставкалары турында"гы закон проектын Президент М.Шәймиев керткән иде.

РФ Салым кодексы икенче кисәгенең яңа бүлеге уен бизнесына салымны федераль салымнан салымнарның төбәк төрләренә күчерә, аның буенча ставкаларны РФ субъекты законы билгеләргә тиеш.

Татарстанда бүген букмекер контораларының 5 кассасы, 85 уен өстәле һәм 1478 уен автоматы теркәлгән. Уен өстәлләренең һәркайсына 75 мең сум салым салырга тәкъдим ителә. Тотализатор яки букмекер конторасының бер кассасы өчен казна файдасына шулкадәр үк акча алыначак, ә бер уен автоматы өчен аның хуҗасы 4500 сум салым түләргә тиеш булачак.

Р.Гайзатуллин билгеләп узганча, тәкъдим ителгән шушы ставкалар - Россия буенча уртача ставкалар. 2004 елда тупланма бюджетка шушы салымнан 150 миллион сум акча керәчәк, дип фараз кылына. Аларны Татарстан бюджеты һәм җирле бюджетлар арасында тигез итеп - 50 шәр процент итеп бүлү күздә тотыла.

Хокукны куллану практикасы транспорт салымы турындагы законга төгәллек кертүне таләп итә (мәсәлән, салымны түләү тәртибе һәм вакыты, хисап бирү). Шуңа күрә Татарстан Министрлар Кабинеты "Транспорт салымы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында закон проектын эшләде.

Хәзерге вакытта шушы салымны түләүдә ташлама алучылар исәбенә Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Геройлары, өч дәрәҗәдәге Дан ордены кавалерлары керә. Тиздән шушы исемлеккә Социалистик Хезмәт Геройлары, өч дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены кавалерлары кертелергә мөмкин. Закон проекты ташлама алучыларның шушы категориясенә - ике яки аннан да күбрәк транспорт чаралары ияләренә, аларның үз теләге буенча, шушы транспорт чараларының берсе буенча ташлама бирүне күздә тота.

Әйтергә кирәк, Татарстанда транспортка салым ставкасы Россиядә иң түбән итеп билгеләнде. Мәсәлән, 100 ат көче куәтле двигатель урнаштырылган автомобильгә ставка 1 ат көче өчен - 5 сум, 100-150 ат көче өчен 7 сум, 250 дән күбрәк ат көче өчен 10 сум итеп билгеләнде. Мәскәүдә исә болар - 5, 15 һәм 35; Ленинград өлкәсендә - 10,20 һәм 65; Приморье краенда -15, 20 һәм 100; Башкортстанда һәм Новосибирск өлкәсендә -25, 35 һәм 150 сум.

Ике закон проекты да беренче укылышта кабул ителде.

Депутатлар төбәк парламентларының алты закон чыгару инициативасын һәм РФ Премьер-министры М.Касьяновка ике мөрәҗәгатен карады һәм хуплады.

С.Осколок Төньяк суҗыйгыч буенча проектны гамәлгә ашыру турында Министрлар Кабинетына депутат запросын игълан итте. Ул Казан һәм Зеленодольскины су белән тәэмин итүне яхшыртыр иде.

Шуның белән сессия үзенең эшен 17 сентябрьгә хәтле туктатып тора. Өч мәсьәлә тикшерелми калды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International