Аксубайның яңа куанычлары

2003 елның 2 сентябре, сишәмбе
2 сентябрь көне Аксубай халкы өчен, бигрәк тә аның яңа ачылган 3 нче урта мәктәбе укучылары, ата-аналары һәм укытучылары өчен истәлекле вакыйга булып күңелләрдә озак сакланыр. Чөнки бу 500 урынга исәпләнеп, бик зәвыклы, заман таләпләренә туры китереп төзелгән мәктәпне ачу тантанасында республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев үзе катнашты. Бу вакыйгага кадәр Татарстан җитәкчесе Аксубай бистәсе читендә төзелеп ятучы яңа автозаправка янында район эшмәкәрләре белән очрашып сөйләште.

Автозаправкадан ерак түгел шикәр чөгендере кырында Минтимер Шәрипович районның шикәр чөгендере үстерүче хуҗалыклары җитәкчеләре белән чөгендер алуга әзерлек эшләренең ничек алып барылуы хакында фикерләште.

Соңгы елларны Аксубай районы һәм бистәсе ныклы адымнар белән алга атлый. Бу торак төзелешендә дә, асфальт юллар салуда да, шулай ук авыл хуҗалыгы производствосында да чагылыш таба. "Тузган торакны бетерү" программасы буенча гына да районда 300 ләп йорт сафка баса. Шундый йортларның берсендә булып, Президент анда яшәүчеләрнең тормышлары белән кызыксынырга да вакыт тапты. Яңа фатирларга күчү бәхетенә ирешкән аксубайлылар Минтимер Шәймиевкә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Һәм, ниһаять, Президент һәм аны озатып йөрүчеләр бистә уртасындагы яңа гына төзелеп беткән мәһабәт мәктәп бинасы янына килделәр. Республика җитәкчесен биредә мәйдан тутырып җыелган аксубайлылар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Җыелган халыкны Белем бәйрәме белән котлап район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев чыгыш ясаганнан соң, сүзне республика Президенты алды.

- Соңгы елларны мәгариф системасында алып барылучы реформалар укучыларны тагын да белемлерәк, физик яктан чыныккан, сәламәт иттереп тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Вакыт сизелмичә дә үтеп китә.

Бүген 1 сыйныфта укучылар тагын 15 елдан республиканың язмышын билгеләүче кешеләр булып калачак, - дип ассызыклады Минтимер Шәрипович. - Без шуңа омтылырга тиеш мәктәпләрне тәмамлап чыккан укучыларыбыз Татарстан, Россия киңлекләрендә генә түгел, чит илләргә чыкканда да үз урыннарын таба алырлык булсыннар Моның өчен, билгеле, барлык мәктәпләрне дә дөньякүләм Интернет челтәренә тоташтыру зарур. Без моңа 2007 нче елларда ирешергә исәплибез. Моңа кадәр дә республикада кыю гына программалар кабул ителеп, тормышка ашырыла килде һәм менә мәгълүмати технологияләрне мәгариф системасына киң кертү буенча да максатка ирешелер.

Президент шулай ук укытучыларны социаль яклау мәсьәләләренә дә киң тукталды "Педагогик вузларны тәмамлаучылар мәктәпләргә эшләргә барырга атлыгып торсыннар Моның өчен социаль ипотека программасы эшли. Ул озак срокка исәпләнгән ссуда бирүне күздә тота", - дип ачыклык кертте Президент.

Яңа мәктәпне ачу хөрмәтенә Минтимер Шәймиев Аксубайның 3 нче урта мәктәбенә компьютер классы бүләк итте "Татэкс" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры И. Хәйруллин "Татнефть" генераль директоры исеменнән фургонлы "Москвич" тапшырды. "Ритекнефть" акционерлык җәмгыятенең Нурлат участогы башлыгы А. Кудасов спорт җиһазлары сатып алыр өчен 150 мең сум акча бүләк итте.

Мәктәпне ачу тантанасында ТР мәгариф министры Ф.Харисов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры М. Хөснуллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International