Нефть төбәгендә бәйрәм

2003 елның 5 сентябре, җомга
Кичә Татарстанда нефть чыга башлауның 60 еллыгына багышланган тантаналар башланды. Бәйрәм Бөгелмәдән старт алды.

Татарстан җире нефть белән данлы. Борынгылар "җир мае" дип йөрткән байлыкның хәзер алтынга тиңләнүе юкка түгел. Бензин, керосин, мазут кебек ягулыклар һәм тормышта кулланыла торган бик күп төрле органик химия әйберләренең чималы бит ул Кешелек дөньясы алга киткән саен, "кара алтын"нан файдалану киңәя бара һәм ул табыла торган җирләрнең әһәмияте дә бермә-бер күтәрелә.

Безнең республика нефтенең тарих башы - Шөгер. Нәкъ менә шунда 1943 елның июль аенда тәүлегенә 20 тонна "җир мае" бирүче 1 нче скважина мастер Г.Хәмидуллин бригадасы тарафыннан бораулана. Ә инде тәүлегенә 120 тонна бирә торганы - Ромашкино янындагысы 1948 елда ачыла.

Бөтен дөньяда тиңе булмаган шушы урыннан башлана да инде Татарстан нефтен күпләп чыгару. 1971 елда аның гомуми күләме 1 миллиард тоннага җитә. Бигрәк тә 1970-76 елларда нефть күп суыртыла. Елына 100 миллион тонна "кара алтын" чыгарып, Татарстан нефтьчеләре ул елларда бөтен СССРда беренче урынны тота.

Әлбәттә, бу зур уңыш - хезмәт ияләре куйган фидакарь тырышлык нәтиҗәсе. Алар арасында аеруча хөрмәтләнгәннәре - Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булганнары да байтак. Бораулаучылар Галимҗан Хаҗиев, Фәсхетдин Шәрәфетдинов, Дамир Нуретдинов, Зәки Тимерҗанов, операторлар Зиннәтулла Шәрифуллин, Әнвәр Сафиуллин, Мәхмүт Миңнекәев, скважина төзекләндерүчеләр Самат Гатауллин, Анатолий Арестов кебек хезмәт батырларының исемнәре "Татнефть" берләшмәсе тарихында алтын хәрефләр белән язылган.

Мәгълүм булганча, ул елларда нефтьне бернигә карамыйча җитештерүне арттыру бурычы өстән бирелә иде. 1981 елда инде Татарстан җиреннән чыккан нефть күләме 2 миллиард тоннага җитте. Шул ук вакытта, кыйммәтле чимал бирүче җиргә тәтегән әҗере гаҗәеп аз булуын да әйтергә кирәк.

Бу гаделсезлек республикабыз мөстәкыйльлек алгач кына төзәтелде. Җиребез байлыгы Татарстанның төп терәгенә әйләнде, дисәң дә ярый. Бигрәк тә мәгълүм кризислар каккан елларда аның ярдәме зур булды. Шуңа таянып, авыр хәлдә калган районнарга дотация бирелде. Эшсез калган предприятиеләргә яңадан аякка басарлык матди ярдәм күрсәтелде.

Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына - нефть чыгарган районнарга яңарыш күп керде. Аеруча нефтьчеләр яшәүче Әлмәт, Бөгелмә кебек шәһәрләр бу елларда танымаслык булып үзгәрде. Төзүчеләр башкарган үзгәртеп коруларны саный китсәң, гаҗәп зур урын алыр иде ул исемлек. Нәтиҗәсе күз алдында: әлеге калалар Татарстанда нефть чыгарыла башлауга 60 ел тулган көнне яшәреп, матураеп каршылады.

Татарстан нефте чыга башлауга 60 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чаралары 5 сентябрь көнне Бөгелмәдә башланды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Бөгелмә - 220 яшьлек борынгы шәһәр. Билгеле, "кара алтын"ны эзләүче белгечләр-геологлар башлап шунда төпләнә. Бүгенге көндә бу авыр һәм җаваплы эш белән шөгыльләнүче "Татнефтегеофизика" акционерлык җәмгыяте оешуына 50 ел тулу да билгеләп үтелә.

"Татнефть" берләшмәсенең беренче җитәкчесе Алексей Шмарев та башта геолог буларак таныла. Шушы бәйрәм көннәрендә Бөгелмә шәһәренең үзәк урамында урнашкан "ТатНИПИнефть" институты каршында аңа һәйкәл куелды. Фидакарь тырышлык онытылмый бездә.

Президент М.Шәймиев Бөгелмәдә Боз сараен ачу тантанасында катнашты. Тантананы Бөгелмә шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев ачып җибәрде. Нәкъ бер ел элек төзелә башлаган Спорт сарае бүгенге бәйрәм хөрмәтенә "Юбилейный" дип аталган. Анда хоккей, боз театры, фигуралы шуу, тимераякта шуу секцияләре эшләячәк. Шулай итеп, Бөгелмә яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен заманча төзелгән тагын бер корылма булды. 1000 тамашачы сыярлык андый мәһабәт сарайлар республикада әле сигезенчесе генә.

Проект бәясе 120 миллион сум торган бу корылма тулаем "Татнефть" ААҖ акчасына салынды. Сарайны ачу тантанасында ясаган чыгышында Минтимер Шәймиев:"Татарстан нефте - аны чыгарган халыкка хезмәт итә. Безнең буынга, җир байлыгын суырдылар да - авыллар, шәһәрләр шул килеш калды, дип дәгъва белдерә алмаслар. Һәр тараф күзгә күренеп төзекләнде", - дип нефть хисабына башкарылган мәртәбәле эшләрне санап күрсәтте. Ул үзенең чыгышын нефтьчеләргә рәхмәт әйтеп төгәлләде һәм яшь бөгелмәлеләргә 50 пар тимераяк бүләк итте.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.ТР вице-премьеры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мэры Камил Исхаков, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин һәм атаклы җырчы, Татарстанның атказанган артисты Алсу Сафина катнашты.

Бөгелмәдәге бәйрәм чаралары атаклы "Татнефтегеофизика" акционерлык җәмгыятенә 50 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы җыелыш белән түгәрәкләнде. Бүгенге көндә 4 меңнән артык кеше эшләгән бу җәмгыятьне Россиядә генә түгел, Казахстан, Таҗикстан, Иран, Ирак кебек чит илләрдә дә яхшы беләләр. Җыелышта Президент М.Шәймиев чыгыш ясады. Ул Бөгелмә белгечләрен һәм галимнәрен юбилейлары белән котлады, фидакарь хезмәтләре өчен республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде.

Бөгелмә шәһәре үзенең геофизика белгечләре белән лаеклы рәвештә горурлана. Президент җир асты байлыкларын эзләүчеләрнең хезмәтен Галәм серләрен ачучылар тырышлыгына тиңләп олылады. Данлы хезмәткә аеруча зур өлеш керткән белгечләргә Татарстанның дәүләт бүләкләрен, ә яшь 82 геофизикка яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырды.

Президент шул ук көнне Әлмәт шәһәренә барышлый Карабаш спорт-сәламәтлек үзәгендә булды, Габдрахман авылында халык, Әлмәт институтында студентлар белән аралашты. "Елховец" санаторий-профилакторие, "Стиль жизни" фитнес үзәге, Әлмәтнең Татарстан нефтенең 60 еллыгы хөрмәтенә аталган шәһәр паркы белән танышкач, соклануын белдерде. Паркның архитектура ансамбле аңа аеруча ошады, һәм ул аны Татарстан дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте. Паркта шәһәр кунаклары Бөек Ватан сугышында һәләк булганнар мемориалына чәчәкләр салдылар.

Шимбә көнне бәйрәм Әлмәт шәһәренә килеп җитте. Яшьләр үзәген ачу тантанасы белән башланды ул. Бәйрәм бүләксез булмый, дигәндәй, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте яшь әлмәтлеләргә бүләк итеп төзеткән аны. Элеккеге "Родина" кинотеатры бинасы төзекләндерелгән һәм шуның ян-ягына яңа биналар өстәп салынган Үзәк үзенең зәвыклы архитектурасы һәм эчке бизәлеше белән сокландыра.

Бер үк вакытта андый катлаулы эшне кыска гына вакыт эчендә башкарып чыккан "Арслан" һәм "АИСК" җәмгыятьләре төзүчеләре осталыгына да гаҗәпләнәсең. Үзәкне ачу тантанасында катнашып, ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең сүзен төзүчеләргә һәм бу эшкә матди мөмкинлек биргән нефтьчеләргә рәхмәт әйтеп башлады. "Икенче көн карыйбыз Әлмәтне, әле һаман сокланып туеп булмый. Ярты гасыр ил өчен тырышкан нефтьчеләр башкаласы мондый яңарышка күптән лаек иде, әлбәттә.

Соңгы өч елда башкарылган эшләр аны үрнәккә куярдай матур калага әйләндергән. Рәхмәт сезгә моның өчен! Биредә өлкән буынга да, яшь буынга да игътибар җитәрлек бирелә. Бүген файдалануга тапшырыла торган Яшьләр үзәге - шуның бер мисалы гына әле. Үзегез беләсез, хәзерге яшьләр үзләренең сәләтләрен күрсәтергә ашкынып тора. Без аларга мөмкинлек тудырырга тиеш. Әлмәт бу яктан да алдынгы, димәк аның киләчәге дә өметле!" - дип белдерде ул. Һәм яңа үзәккә тавыш яздыру студиясе бүләк итте.

Чыннан да, яшьләр ихтыяҗын тулысынча колачлаган дисәң дә ярый бу яңа үзәкне. Сәнгать түгәрәкләре, спорт белән шөгыльләнү өчен аерым-аерым бүлмәләр бар анда. Кино залы, бию залы, Интернет-кафе һәм ашханә дә яшьләргә бергә җыелып күңел ачарга җай бирәчәк.

Гомумән, шәһәрдә яшьләргә дөрес тәрбия бирү чаралары җитәрлек, дисәң дә ялгыш булмас. Менә яңа гына төзелеп беткән тагын бер зур корылманы - Фитнес-үзәкне алыйк. Анда йөзәргә өйрәнергә ике бассейн, баскетбол һәм волейбол мәйданнары, теннис һәм бадминтон уеннары өчен заллары бар. Дүрт катлы бу комплекста гимнастика, аэробика һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек тудырылган.

Ә инде "Юбилейный" дип аталган спорт сарае хоккей уйнарга яки тимераякта шуарга яратучыларны җыя. Яшь әлмәтлеләр бигрәк тә хоккейны ярата. Быел кыш биредә үткәрелгән "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларында Әлмәт хоккейчылары җиңеп чыккан. Шулай ук футбол уйнарга яратучылар да үпкәли алмый. Ел буе футбол уйнарга мөмкинлек биргән ябык зал - манеж төзелгән аларга.

Нефтьчеләр башкаласы тулаем яңарган. Ул гүя сине елмаеп каршы ала. Шәһәрнең һәр урамы үзенә бер төрле архитектура бизәге белән бизәлгән. Шулай да әлмәтлеләр "Нефтьче" мәдәният сарае каршында сузылган "Буалар тезмәсе" дип аталган ял урынын һәркемгә аеруча горурланып күрсәтә. Дүрт буадан торган бу сулыкның ярлары заман дизайны буенча төзелгән. Әле узган ел гына алабута баскан чокырлар тезмәсен һәркемне үзенә тартып торучы ял почмагына әйләндергәннәр.

Әйе, шәһәр бөтенләй яңартылган. Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Ришат Әбүбакиров әйтүенчә, соңгы ике елда гына да 50гә якын яңа объект куллануга тапшырылган. Шул кадәр зур һәм кыйммәткә төшкән эшләргә акчаны "Татнефть" берләшмәсе биргән. Шуңа күрә дә шәһәрнең проблемаларына йөз белән борылган нефтьчеләр исеменә рәхмәт сүзләре еш әйтелде бәйрәмдә. Алар моңа лаек.

Спорт корылмаларын төзетүдә ярдәм иткән өчен "Татнефть" ААҖ генераль директоры ШәфәгатТәхаутдиновка "Олимпия хәрәкәтен үстерүгә булышкан өчен" бүләге дә бирелде. Шулчак Президент: "Бу кадәр эш башкарып, ул болай да Олимпия чемпионы инде!" - дип шаяртып алды һәм нефтьчеләр җитәкчесе эшчәнлеген бик бик дөрес бәяләде.

Хәер, "кара алтын" чыгаручылар бер Әлмәттә генә түгел, республиканың тагын 22 районы икътисады һәм социаль тормышына таяныч булып тора. Күрәсең, шуңа нигезләнеп, Минтимер Шәймиев "Татнефть"нең 60 еллыгын бөтен халык бәйрәме дип атады. Ә инде бергәләп ял итүне мәйданда үткәрү гадәте безнең халыкта бик күптәннән килә. Көндез Әлмәт халкы һәм бәйрәм кунаклары шәһәрнең сабантуй уза торган мәйданга җыелды. Шәһәрдән читтә - Зәй елгасының икенче ярыннан күтәрелгән таулар арасында урнашкан ул мәйдан.

Татарстан нефтьчеләрен олылаучы бу бәйрәм чарасын чын-чынлап театр карауга тиңләргә мөмкин. Мәйданда куелган зур экранда Татарстанда нефть чыгару тарихы һәм шул хезмәт мизгелләре күрсәтелде. Шулай ук Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган данлы нефтьчеләрнең портретлары да күренде экранда. Бер үк вакытта мәйданны ветераннар һәм эш алдынгылары әйләнде. Шунда ук яшь талантлар да чыгыш ясап торды, һавада "Татнефть"кә - 60 ел" дигән сүзләр язылган плакат таккан дельтопланерлар очты, тау өстендә нефтьчеләр хөрмәтенә салют бирелде.

Президент Минтимер Шәймиев үзенең чыгышын нефть чыгаручыларны зурлаудан башлады.

- Мондый бәйрәм оештырырга мөмкинлек биргәнегез өчен, сезнең фидакарь тырышлыгыгыз өчен рәхмәт! - диде ул.

Бүгенге тантана - олы вакыйга, аны бөтен республика бәйрәм итә, дип белдерде М. Шәймиев. Сугыш вакытында һәм бигрәк тә сугыштан соңгы авыр елларда илне "кара алтын" белән тәэмин итү эшенең иң авыр өлешен күтәрде. Татарстан нефтьчеләре 60 еллык юбилей әле ул кеше язмышы да. Нефть чыгаруда ирешкән һөнәри осталык буыннан-буынга тапшырылып барды. Нәкъ менә шушы җирдә үскән белгечләр осталыгына таянып Көнбатыш Себер ятмалары да үзләштерелде.

"Татнефть"нең социаль яктан зур өлешен дә аерым билгеләп үтте Президент. Байтак районнарда мәктәп, мәдәният йорты, хастаханәләр төзеп бирелде. Мәчетләр салуга хәйрия ярдәме күрсәтелде. Авыл хуҗалыгына ягулык-майлау материалларын юньрәк бәядә сатарга да шул нефтебез мөмкинлек бирде. Биредә оештырылган "Рухият" фонды республиканың мәдәният үсешенә зур өлеш кертте. Гомумән, җиребез байлыгы - халык байлыгына әйләнде, дип йомгаклады ул чыгышын.

Нефтьчеләребезнең республика өчен куйган хезмәтен югары бәяләп, Президент "Татнефть" ААҖнең һәм Әлмәт шәһәренең ТР Мактау Грамотасы белән бүләкләнүен игълан иткәч, мәйданда көчле алкыш күтәрелде. Тантанада Татарстан нефтьчеләрен бәйрәм белән котлап килгән телеграммалар әйтелеп торылды Минтимер Шәймиев юбилей уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның котлавын укыды.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Тәхаутдинов һәм Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Р Әбүбакиров та тантанада чыгыш ясады. Акционерлык җәмгыяте башлыгы үзе җитәкләгән берләшмәнең тарихына һәм бүгенге эшләренә тукталды. Компаниянең нефть чыгару идарәләре хәзер елына җәмгысы 24,6 млн. тонна "кара алтын" чыгара Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, Кременчуг нефть эшкәртү заводы һәм бөтен Россиягә таралган машина ягулыгы станцияләре (барлыгы 400 станция) дә "Татнефть" предприятиеләре булып тора.

Бөгелмә механика заводы, Миңнебай газ эшкәртү заводы һәм "Татнефтегеофизика" оешмасы да аның канаты астында. Елына 10 миллион тәгәрмәч җитештерүче һәм 15 мең кешене эшле иткән Түбән Кама "Шин" акционерлык җәмгыяте һәм Тула өлкәсендәге 5 мең кеше хезмәт итүче синтетик каучук заводы да куәтле "Татнефть"кә табыш кертә.

Ә инде социаль юнәлешендәге эшчәнлегенә килгәндә, ул эш нефть чыга торган 22 районда туктаусыз алып барыла. Үзенең чыгышында Ришат Әбүбакировның нефтьчеләргә кайнар рәхмәте менә шул барча районнарның халкы исеменнән әйтелде, дисәң дә ярый.

Билгеле, нефтьчеләрнең иң зур ярдәме бүген үзенең алтын юбилеен бәйрәм итүче Әлмәт каласына тигән. Хәзерге көндә 153 мең кеше яшәгән кала чын-чынлап нефтьчеләр башкаласына әйләнгән. Риза Фәхретдин, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова кебек танылган шәхесләр иҗат иткән җир бар яктан да горурланырдай шәп калага ия. Кунаклар әйтүенчә, мондый төзек матур һәм затлы шәһәрне бөтен Россиядә дә очратуы кыен хәзер.

Президент тантанадан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә Әлмәттәге үзгәрешләргә "әлмәтлеләр үзләре дә гаҗәпләнеп туя алмый кебек әле аларга!" - дип бәя бирде. Биредәге иң мөһим үзенчәлекләрнең берсе итеп ул яшьләргә булган игътибарның зурлыгын, аларны уңган-булган кеше итеп тәрбияләүгә мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте. Гадәттә, Әлмәт ише кечкенә шәһәрләрдә бик тыйнак була ул игътибар, диде М. Шәймиев.

Ул шулай ук журналистларның нефть чыгару эшенең киләчәгенә кагылышлы сорауларына да җентекләп җавап бирде. Хәзер бездә геологлар тарафыннан елына 30 млн. тонна алып, тагын 30 елга җитәрлек нефть ятмалары табылган. Бер үк вакытта нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Республика икътисадына килгәндә исә, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тармаклары да күз уңында тора. "Без хәзер икмәк җитештерүдә атаклы Кубань ягын да куып җиттек, шуңа күрә Татарстанның икътисад-социаль нигезе ныгыячагына тулы ышанычыбыз бар!" дип белдерде ул.

Мәйданда күңел ачу дәвам итте. Атаклы җырчылар Алсу Сафина, Надежда Кадышева (Президент аны "Татарстан Республикасының атказанган артисткасы" исеме бирелү белән котлады) чыгышларын тамашачылар аеруча мөкиббән китеп карады. Спорт ярышлары да кызу барды. Бигрәк тә ат чабышлары халыкны үзенә күп җыйды. Мәйдан янындагы ипподромда тирә-якта танылган атаклы чабыш атлары узышты бит. Бүләкләре дә мәртәбәле иде. Беренче урынга чыккан Минтимер Шәймиев байталына - "ВАЗ-2107" машинасы, икенче булып килгән Аксубай районы хакимияте башлыгы атына - "Ока" машинасы, ә өченче урынны алган "Каманефть" идарәсенең чабыш атына 60 мең сум акчалата бүләк бирелде. Юртак атлар чабышында беренче һәм икенче урыннарны "Елховнефть" идарәсе атлары, ә өченче урынны ТР Эчке эшләр министрлыгы юртагы алды.

Гүя нефтьчеләрнең тырыш хезмәтенә рәхмәт йөзеннән көн дә явым-төшемсез матур торды. Күңел ачу якшәмбе көнне дә дәвам итте.

Юбилей тантаналарында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының РФ Федераль Җыелышының Федерация Советындагы вәкиле Фильзә Хәмидуллин, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары Ирина Ларочкина, Ралиф Сафин, вице-премьер Зилә Вәлиева, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, РФ спорт дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Фетисов, РФ энергетика министры урынбасары Иван Маклашов, Россия Төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпләгән кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International