Кичә Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев Кремльдә талантлы балалар белән очрашты. Президент республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган, инде фәннең, сәнгатьнең, спортның төрле өлкәләрендә үзләрен күрсәтергә өлгергән 70 укучыны кабул итте.
Очрашуда Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, вице-премьер Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, министрлар, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, галимнәр катнашты.
Соңгы елларда Президент М. Шәймиев җитәкчелегендә республика җитәкчеләренең талантлы балалар белән очрашулары матур гадәткә кереп китте. Яңа уку елы башлангач, быелгы очрашуга да республиканың иң талантлы балалары сайлап алынды. Президент М. Ш. Шәймиев алар алдында чыгыш ясаганда.
- Безгә таныш булмаган дөньяның киләчәге сезнең кулларда, - диде - Сезнең бу җиңүегез ул ата-аналарыгыз, укытучы һәм тәрбиячеләрегезнең дә хезмәте кергән җиңү, шулай да бу барыннан да элек сезнең уңышыгыз, алга таба да җиңүләр яуларга кирәк. Шуны онытырга ярамый сезне әйләндереп алган мохиттә дә талантлы балалар күп Аларны да үз артыгыздан ияртеп китү турында уйланырга кирәк. Шул вакытта бездә республикабызны еракларда таныта алырдай талантлылар армиясе тагын да артыр.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.