"Форбс" Татарстан турында сөйлиячәк

2003 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
АКШның Forbes ("Форбс") журналы үзенең шушы көннәрдә чыгачак саннарының берсендә укучыларына Татарстан Республикасы турында сөйләячәк. 4 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кушма Штатларның "Press Net" бәйсез агентлыгы вәкилләре Сония Гельдзен һәм Рафаэль Муньоска интервью бирде.

"Форбс" - АКШта 900 мең данә тираж белән чыгучы, укучылары саны ягыннан икенче урында торучы эшлекле журнал. Басманың әле күптән түгел генә чыга башлаган халыкара варианты – Forbes Global ның тагын 110 мең укучысы бар.

Журналны Америка миллиардеры Стив Форбсның шул ук исемдәге нәшрият йорты чыгара. 90 нчы еллар башында, Стив Форбс компаниягә җитәкчелек иткән чорда, журнал АКШ базарында үзенең иң якын көндәше – Business Week атналыгын тираж ягыннан куып тотуга иреште диярлек, хәзер алар арасында аерма нибары берничә мең данә генә тәшкил итә.

"Башкалардан аермалы буларак, без "Форбс" битләрендә язмаларны агентлыкларның хәбәрләренә нигезләнеп кенә бирмибез. Без үзгәреп торучы тормышта укучы өчен файдалы булырдай әйберләр табып, аңа уйлану өчен җирлек бирәбез" - Стив Форбс журналның уңыш серен әнә шулай билгели.

Быел журнал җитәкчелеге басма битләрендә Россия Федерациясенә багышланган репортажлар сериясен бастырырга карар кылды. Ә бу махсус репортажларны журнал белән эксклюзив килешү нигезендә “Press Net” бәйсез агентлыгы әзерли. Июнь аенда Россия башкаласы һәм кайбер төбәкләр - Мәскәү, Владимир өлкәләре, Түбән Новгород тормышы турындагы материалларның беренче өлеше "Форбс"та бастырылды да инде. Хәзер репортажларның өченче өлеше өстендә эш бара, аларда нәкъ менә Татарстанга игътибар биреләчәк.

“Press Net” агентлыгы вәкилләре, Президент Минтимер Шәймиевкә биргән төп сорау - Татарстан Республикасының 1991 елда бәйсез дәүләт буларак тезелүе һәм республикада соңгы еллар эчендәге процесслар, үсеш этаплары турындагы сорау, дип исәпли.

Татарстаннан алган тәэсирләргә килгәндә исә, Америка кунаклары, әлегә республика белән танышу өчен вакыт тар булды, диделәр, Әмма алар биредә "эчкерсез, әйбәт кешеләрне" күрергә өлгергәннәр, Президентны исә - "җитәкчеләргә бигүк хас булмаганча, кешеләргә карата үтә кешелекле мөнәсәбәттә" дип бәяләделәр.

Журналистлар Татарстанда әле тагын берничә көн булачак. Алар, Казан белән танышудан тыш, Әлмәттә шәһәрнең 50 еллыгына һәм республика нефть индустриясенең 60 еллыгына багышланган бәйрәмдә дә катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International