Президент М.Ш.Шәймиев хәзерге мәктәпләрнең мәгълүматлаштырылуы, 2007 елга кадәр республика мәктәпләрендәге барлык компьютерларның да Интернетка тоташтырып бетереләчәге турында сөйләде. Без бу программаның яртысыннан артыгын эшләдек инде, диде ул.
"Татагропромстрой" ААҖ генераль директоры Ирек Закиров мәктәпнең "Алтын ачкычын аның директоры Анатолий Васильевка тапшырды.
Президент М.Ш.Шәймиев һәм мәгариф министры Фарис Харисов, мәктәп болдырына тартылган ал тасманы кисеп, I класс укучыларын белем сараена кертеп җибәрделәр. Ул арада Лидия Әхмәтова Иске Тәрбит урта мәктәбенә багышлап үзе язган җырны башкарды. Президент мәктәпне карап чыгып килгәндә болдырда Лена Бичарина "Сагынам, дуслар" җырын башкара иде. Ул җырчыны азагына кадәр тыңлап:
- Күңелгә тия беләсеңдә инде, бигрәк моңлы җырлыйсың, - дип, аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.
Мәктәп ачу тантанасында тарих фәннәре докторы, Казан финанс-икъти-сад институтының социология кафедрасы мөдире, Татарстан Фәннәр академиясенең Социология советы җитәкчесе, элеккеге мәгариф министры Владимир Васильевич Иванов та катнашты. Мин аңардан мәктәпне караганнан соң туган фикерләре белән уртаклашуын сорадым.
- Президентыбыз М.Ш.Шәймиевнең керәшен татарларына карата зур игътибарлы булуы билгеле инде. Ул халык санын алу алдыннан керәшен лидерларын җыеп сөйләшкән иде. Шуннан без Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин кушуы буенча керәшен авылларының социаль структурасын камилләштерү буенча махсус план эшләгән идек. Ул вакытта Иске Тәрбит мәктәбе дә шул планга кертелде. Республика җитәкчеләренең керәшен татарларына игътибарлы карауларына без рәхмәтле. Татарстан Фәннәр академиясе дә аларның тарихын һәм көнкүрешен өйрәнүгә җитди игътибар бирә. Шулай булгач, минем бу мәктәпне ачуда катнашуым очраклы түгел.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.