Яңа уку елы башланды

2003 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Кичә республиканың барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә, техникум һәм училищеларда, югары уку йортларында яңа уку елы башланды. Хөкүмәт җитәкчеләре бу көнне күпчелек мәктәпләрдә булып, укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны Белем көне белән тәбрикләделәр.

Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев бу көнне Казан дәүләт педагогика университетында булды. Студентлар иртәдән үк университетның М.Межлаук урамындагы төп бинасы янына җыелганнар иде. Президент студентларны һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады, гадәттәгечә, алар белән җылы аралашты, хәлләрен сорашты. Урамда укытучылар янында кайчандыр шушы уку йортының тарих факультетын читтән торып тәмамлаган, 58 ел гомерен педагогикага - балалар тәрбияләүгә багышлаган, 1 сентябрьдә 80 яшен тутырган остаз, СССРның халык укытучысы Әнәс Сәлахов та бар иде. Президент, студентлар алдында котлап, эшчәнлеге белән таныштырып, аңа "Нива" автомашинасы бүләк итте.

Аннан соң Президент М.Ш.Шәймиев университет аудиторияләре, лабораторияләре белән танышып йөрде. Озак кына ябылып торганнан соң яңадан җиһазландырылган университет музеен ачуда катнашты. Ул почетлы кунаклар кенәгәсендә үзенең музейны караганнан соң алган тәэссоратын язып калдырды.

Яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы очрашу актлар залында дәвам итте. Залда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының фәнни кадрлар буенча идарә начальнигы, профессор Виталий Корольков, мәгариф министры Фарис Харисов, яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков һәм башка рәсми кешеләр урын алды.

Университет ректоры, РФнең атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы профессор Җәмил Нигъмәтов яңа уку елы башлану уңаеннан, студентлар ны һәм коллегаларын тәбрикләп чыгыш ясады.

Казан дәүләт педагогика университеты - Россиядә иң өлкән ВУЗларның берсе. Ул 1876 елның 24 октябрендә оешкан. Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала, өченче укытучылар институты була. Ул Идел буе, Урал һәм Себер мәктәпләре һәм училищелары өчен укытучылар әзерли, Россия халыклары мәгарифе һәм мәдәнияте үсешенә гаять зур өлеш кертә. Хәзер биредәге 12 факультетта һәм Чаллы филиалында 10 мең студент 36 белгечлек буенча белем ала, 60 кафедрада 568 укытучы эшли. Шуларның З6сы фәннәр докторы, 50се профессор, 234е фәннәр кандидаты, доцент. КДПУ Европа, Америка, Кытай, Төркия, Көнчыгыш гарәп илләре университетлары белән студентлар һәм укытучылар алмашу буенча тыгыз халыкара багланышта тора.

Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев, университетның барлык студентларын, укытучы галимнәрен яңа уку елы белән чын күңелдән котлады. Ул, ректор сүзләрен куәтләп, без сезнең уку йортына нәкъ үз вакытында килеп чыкканбыз икән әле, диде. Әлбәттә, бу кадәр киң колачлы төзү эшләрен РФ һәм ТР Хөкүмәтләре ярдәменнән тыш башкарып чыгу мөмкин түгел.

Татарстанда мәктәпләр төзүгә ел саен зур игътибар бирелә. Әйтик, быелгы яңа уку елында 19 мәктәп сафка бастырылды, яңа елга кадәр тагын 10 гомумбелем мәктәбе төзелеп бетәргә тиеш. Республикадагы мәктәпләрнең тагын 9 процентында хәлләрне яхшырту өчен безнең булышлык кирәк булачак, - диде Президент.

Аннан соң ул, педагогларның Чаллыда узган конференциясендә сөйләгән сүзләрен куәтләп, мәктәпләрне компьютерлаштыруның беренче этабын төгәлләдек, дип белдерде. Алда - барлык мәктәпләрне Интернет челтәренә тоташтыру. Социаль программаларның барысы да үтәлеп бара, монысы да тормышка ашар. Татарстан 10 елдан соң интеллектуаль яктан нык үскән республика булырга тиеш. Моның өчен безнең Казан дәүләт педагогика университеты дигән уку йортыбыз бар. Бу өлкәдә без сезгә бик нык өметләнәбез, диде Президент.

Аннан соң М.Ш.Шәймиев укытучыларның тариф ставкаларының 1,3 тапкырга арттырылуы һәм шуңа республика компенсациясе өстәлүе, квартира алганда ташламалы социаль ипотекадан файдалана алу мөмкинлекләре, педуниверситетка ярдәм кулы сузачаклары турында белдерде.

Беренче сентябрьдә Лениногорск шәһәрендә берничә тантана булып узды. Мичурин авылында яңа мәктәп ачылды, Сарабикколда төзекләндерелганнән соң мәдәният йорты, шәһәрнең үзендә үзәк буа-күл комплексы файдалануга тапшырылды, һәм, ниһаять, Иске Шөгердә 1 нче скважина хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Әлеге бәйрәмнәрдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми кешеләр катнашты.

Мичурин авылында иске мәктәп бинасы 1965 елдан ук файдаланып килә. Районның иң ерак почмагында урнашкан әлеге авыл кешеләре өчен яңасы турында хыялланасы гына иде. Әмма заманалар үткән саен, нефтьчеләребезнең кодрәте белән биредә дә чын үзгәреш кичерергә язган икән. Ике катлы уку бинасы 72 укучыга исәпләнгән һәм бер түбә астына тагын балалар бакчасын да сыйдырган. Бүген анысына 15 ләп бала йөри.

Яңа уку-тәрбия комплексын ачып җибәргәндә Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин болай диде:
- Бу - Татарстанда быел яңа ачылган мәктәпләрнең 19 нчысы. Ел азагына чаклы тагын 10 ны файдалануга бирергә планлаштырабыз. Татарстан бу юнәлештә Мәскәудән кала икенче урында тора. Рәхәтен күрегез мондый якты биналарның!

Һәм ул яңа өй туе белән котлап, бүләккә төсле яңа телевизор тапшырды. Лениногорск районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Исхак Садриев та буш кул белән килмәгән. Ул да үзенең бүләге белән ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде:
- Мәктәп - авылның яме ул. Һәм ул белем учагы булып балкысын, - диде.

Район һәм шәһәр хакимияте башлыгы бу объектны эшкә кушарга зур хезмәт куйган "Лест" ачык акционерлык җәмгыятенең механикалаштырылган күчмә колоннасы төзүчеләренә районның Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Менә дулкынландыргыч минутлар җитте. Ф.Мөхәммәтшин белән республиканың мәгариф министры урынбасары Л.Ногманова ал тасманы кисте һәм олысы-кечесе эчкә узды. Мәктәп, чыннан да, бик күркәм. Монда менә дигән бүлмәләр, компьютерлар. Хәтта күрше Самара өлкәсеннән дә килеп укыйлар икән. Янәшәдәге балалар бакчасы да күзләрне иркәли. Белем бәйрәме белән котлау сәламын шулай ук җырчы Миңгол Галиев белән баянчы Рамил Курамшин җиткерде.

Аннары Ф.Мөхәммәтшин һәм аны озатучылар күршедәге Сарабиккол авылына юнәлде. Монда да бу көнне зарыгып көтеп алганнар икән. Мәдәният йортын шәпләп төзекләндереп, яңадан буяп биргәч, ул, чыннан да, мәһабәт ташпулат төсен алган. Ф.Мөхәммәтшин авыл халкын бу яңа бина белән тәбрикләгәндә тагын бер тантана булды. Мәдәният йортының ЗАГС залында яңа туган балаларга туу турында таныклыклар тапшыру бара икән. Ф.Мөхәммәтшин Галиевләр, Хәбибуллиннар, Садриевләр гаиләсен беренче балаларына исем кушу көне белән тәбрик итте.

"Сарабиккол данлы авыл ул, шуңа лаеклы булып үссеннәр", - дигән теләкләр белән чәчәк бәйләмнәрен, бүләкләрен өләште.

Бүгенге тантаналарның иң ямьлесе һәм шул ук вакытта сагышлысы Иске Шөгер авылында булгандыр, мөгаен. Биредә Татарстан нефтенең 60 еллык юбилеена багышланган бәйрәм митингы оештырылган иде. Анда Ф. Мөхәммәтшин болай диде:
- Бүгенге митинг белән юбилей уңаеннан оештырылачак бәйрәмнәрне, башка төрле чараларны башлап җибәрәбез, - диде. Һәм әлеге беренче скважинада эшләгән, тәүге нефть бирергә ирешкән хезмәт ветераннарын котлады. Ә алар ул елларда, нигездә, хатын-кызлар булган. Һәм ул чактагы эшчеләрнең батыр хатын-кызлары Гыйльминур Садриева, Минзәйнәп Нәзирова, Мәнзүрә Миназова, Гаян Гаязова әбиләрнең урыннары тантана түрендә иде. Аларга җылы йомшак шәлләр, чәй сервизы бүләк иттеләр. Митингта катнашкан "Татнефть"нең беренче җитәкчеләре Ә.Мөхәммәтҗанов белән Р.Галиевне һәм башка хезмәт ветераннарын да онытмадылар. Аларга нефтьчеләр һәйкәленә чәчәкләр кую хокукы бирелде.

Митингта шулай ук “Татнефть” акционерлык җәмгыяте директоры Ш.Тәхаутдинов, Лениногорск районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы И.Садриев, "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе Р.Нурмөхәммәтов, хезмәт ветераны М.Нәзирова, Иске Шөгер җирле үзидарә советы рәисе Р.Маметов чыгыш ясады.

Бәйрәмнәрнең иң күңеллесен Лениногорскиның үзендә үткәрергә насыйп булган икән. Шәһәр көне уңаеннан, биредә нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән, ярларына таш түшәлгән буаны тапшыру тантанасы булды. Кыскасы, нефтьчеләр төбәгенең мәшһүр шәһәре Лениногорскида кара алтын табучыларның бәйрәме матур итеп башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International