Бу көнне татар иле чын мәгънәсендә җырга-моңга күмелде. Басуларда кызу эш барса да, хезмәт сөючән игенчеләребез янына да барып җитте бу олуг бәйрәм тантанасы. Республикабызның барлык шәһәрләрендә, авылларында, халык яши торган һәр почмагында бердәм һәм тату Татарстан халкы Республика көнен һәм башкалабыз бәйрәмен төрлечә күңел ачу, уен-көлке, җыр-бию, хезмәт һәм спорт бәйгеләре белән билгеләп узды.
Бу көндә була торган бәйрәм тантаналарының иң колачлысы һәм эчтәлеклесе быел да Казанның Үзәк стадионында иде. Бер ай дәвамында башкалабызда Россия укучыларының I җәйге Спартакиадасында катнашучы меңләгән яшь спортчы өчен дә чын мәгънәсендә хәтерләрдә озак калучы бәйрәм бу. Россиянең һәр почмагыннан җыелып, I җәйге Спартакиаданың финал ярышларында катнашу хокукы алган яшүсмерләргә Татарстан Президенты М.Шәймиев зур уңышлар теләде.
Тантанада М. Шәймиев Россия Президенты В. Путинның Татарстан халкына бәйрәм котлавын ирештерде. "Бу бәйрәм, - диелә әлеге телеграммада, - Татарстанда яшәүче күп милләтле халыкларны берләштереп кенә калмый, ә киләчәктә дә үзара тату тормышның нигезе булып тора.
Россия федерализмының бай мөмкинлекләрен эшкә җигеп, Татарстан халкы киләчәктә дә зур уңышларга ирешер дип ышанам", - диелә телеграммада.
М.Шәймиев бәйрәм тантанасына җыелучыларга Халыкара Олимпия комитетыннан Хуан Антонию Самаранч һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Галина Карелованың да котлавын җиткерде.
Россия Федерациясе Спорт дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Фетисов татарстанлыларны һәм бәйрәм кунакларын олуг бәйрәм белән котлады.
- Әлеге спорт бәйгеләренең нәкъ менә Татарстан башкаласында уздырылуы очраклы түгел, - диде В.Фетисов. - Татарстан соңгы елларда үзенең спорт казанышлары белән дә Россиядә алдынгы урынны били.
В.Фетисов беренче өлешендә биш миллионнан артык укучы катнашкан, Россия укучыларының I җәйге Спартакиадасының финал бәйгеләрен оештыруда башлап йөрүчеләргә, ярышларда катнашучыларга һәм Спартакиада кунакларына Россия Президенты В.Путинның котлау телеграммасын җиткерде.
Чыннан да, Татарстанда сәламәт яшәү рәвешенә, халык арасында физик тәрбия һәм спортны үстерүгә игътибар арта. Бу, билгеле, иң беренче чиратта республика җитәкчелегенең физиктәрбия һәм спорт мәсьәләләренә көндәлек кайгыртучанлык күрсәтүеннән дә килә. Бәйрәм көнне дистәләгән "Газель" микроавтобусларының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренә бирелүе - шуның ачык мисалы булып тора.
Бәйрәм дәвамында Россия Федерациясе Спорт дәүләт комитеты рәисе В.Фетисов Татарстан Президенты М.Шәймиевкә махсус медаль һәм Премьер-министр Р.Миңнехановка "Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры" дигән мактаулы исем турында таныклык тапшырды.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйдан да халык белән шыгрым тулы. Анда сәгать 10 да бәйрәм тамашасы Кормангазә исемендәге Казахстан дәүләт халык уен кораллары академия оркестры чыгышы белән башланып китте. Бу оркестр бер сәгать буе Казан халкына һәм бәйрәмгә махсус килгән шәһәребез кунакларына казах һәм татар моңнарын ирештерде.
Аннан соң мәйдандагы иге-чиге булмаган халык хозурына "Уйна, гармун!" дигән җыр һәм музыка халык фестивале тәкъдим ителде. Ул Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең "Әй, гармун, гармун" дигән хореографик композициясе белән (баш балетмейстеры - Раилә Гарипова) башланып китте. Бу ансамбльнең мөмкинлекләрен бик яхшы беләбез. Аның егет һәм кызлары чыгышы утлы-ялкынлы, яшьлек дәрте белән сугарылган иде.
Шулай ук Татарстан дәүләт филармониясенең татар фольклор ансамбле дә (җитәкчесе - Айдар Фәйзрахманов) тамашачылар күңелен моңлы көй-җырларыбыз белән әсир итте. Чиләбе өлкәсеннән килгән кунагыбыз Альберт Шәяхмәтов халыкка шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның шигырен бик матур итеп җиткерде. Ә Арча районының мәдәният йорты каршындагы "Арча егетләре" халык вокаль ансамбле (җитәкчесе - Марсель Фәйзрахманов) "Гөлләр үсә" дигән татар халык җырын искиткеч матур итеп башкарды. Хәер, монда чыгыш ясаучыларны санап чыгу мөмкин түгел, чөнки бу фестиваль өч сәгать буе барды бит! Шунысын гына әйтим, анда Буа, Чирмешән, Питрәч, Кукмара, Саба, Менделеев районнарының җырчылары, биючеләре, гармунчылары да халык күңеленә бик хуш килгән чыгышлар ясады. Хәтта Әстерхан шәһәре осталары да катнашты бу концертта!
Фестиваль бетүгә, мәйданда Виктор Деринг җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт кинематография оркестры "Татарстан - яраткан төбәгем" дигән сәнгать осталары концертын башлап җибәрде. Шөкер, республикабыз чын талантларга, халкыбыз җырларын уелып-уелып тыңлата ала торган җырчыларга гаять бай. Бу концертта да халыкка аларның бик күбесен тыңлау бәхете татыды. Анда җырчыларыбыздан беренче булып Лидия Әхмәтова яшьлек дәрте белән әйләнә-бии берничә җыр җырлады. Аны җырчы Лидия Чугунова алыштырды. Җырчыларыбыз Равил Харисов, Фердинанд Сәлахов, Әлфия Авзалова, Газинур Фарукшин, Фердинанд Фәтхи һ.б. үзләренең җыр-моңнары белән тамашачы күңелен чын-чынлап яулады, көчле алкышларга лаек булдылар.
Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт телерадио, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” оркестры чыгышлары да алкышларга күмелде.
15 сәгатьтә Г.Тукай һәйкәле янында (Г.Тукай мәйданы) "Бу юлларны сиңа багышлыйм, яраткан Казаным!" исеме астында башланып киткән шигырь бәйрәме дә күп халыкны җыйган иде. Аны ачып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллин үзенең чыгышында:
- Шагыйрьләр дөньяга Аллаһы тарафыннан халыкка чын сүзне, хакыйкатьне җиткерү өчен яратыла, - диде.
Казан ипподромы Республика көнен бәйрәм итүдә төп ареналарның берсенә әйләнде. 30 августта көн урталарында бирегә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә югары дәрәҗәле кунаклар килде.
Ат спорты бәйрәменә Президент белән бергә Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мехәммәтшин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, РФ Тышкы эшләр министрлыгы делегациясе һәм дөньяның күпләгән иленнән дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре, чит илләр һәм Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде.
Ярышларда 200 гә якын ат катнашты. Тамашачыларның игътибарын "Татарстанның алтын дагасы" призына финал ярышлары аеруча нык җәлеп итте, бу ярышларда Россиянең иң көчле ат спорты осталары катнашты. Шуны искәртеп үтү мөһим: бүгенге көндә Россиядә "Алтын дага" дәрәҗәсендәге ат спорты ярышлары юк. Хәзер Казан ипподромы һәм республиканың башка,ат заводлары элита атларының Россиядә танылган ат заводларының иң яхшы юртаклары белән көндәшлек итә алуы күпләргә мәгълүм.
Финал ярышларында Фараон кушаматлы өч яшьлек айгырда, рекордлы вакыт күрсәтеп, Ярослав Лодрин җиңде.
Президент кубогына
30 августта "Биектау" автодромында автокросс буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына VIII Халыкара ярышлар булды. Аларда Россиядән, Германия, Чехия, Латвия, Литва һәм башка илләрдән 74 спортчы катнашты. Ярышларны оештыручылар - Татарстанның автомотоспорт федерациясе, ТР Министрлар Кабинеты, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Биектау районы хакимияте, ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге фонды, "Татспиртпром" дәүләт унитар предприятиесе филиалы һ.б.
Ярышларның халыкара төрләрендә - 1 дивизионда спортчылар тулы приводлы, двигатель күләме 1600 куб сантиметрдан зуррак булган автомобильләрдә, ЗА дивизионында "багги" классындагы, двигатель күләме 1600 куб сантиметрдан азрак булган автомобильләрдә катнашты. Моннан тыш узышчылар "ВАЗ - 2108" автомобильләрендә милли класста ярыштылар. ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ярышларны ачып, автомобиль узышларында катнашучыларны һәм күп санлы спорт сөючеләрне сәламләде. Ул, безнең күп кенә спортчылар, шул исәптән автоузышчылар да бөтен Россиянең горурлыгы булып тора, дип билгеләп үтте. Ф.Мөхәммәтшин татарстанлыларны һәм кунакларны Республика көне белән котлады.
"Биектау"да мактаулы кунаклар арасында алдагы көнне Казанга Россия I укучылар җәйге Спартакиадасының финал ярышларын ачу өчен Казанга килгән РФ Спорт дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Фетисов та бар иде. Аның әйтүенчә, Татарстанда автомобиль спорты хаклы рәвештә спортның милли төре булып тора, аның белән республика җитәкчеләре дә шөгыльләнә.
Моны 1 дивизионда финал ярышларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән автокросс буенча күп тапкырлар Европа чемпионы булган Рольф Воланд арасында тизлек буенча үтә җитди көндәшлек раслады да. Р.Миңнеханов ярыш башыннан ук алга чыгып, ахырга кадәр диярлек алда барды. Әмма, шуңа да карамастан, кунак безнең спортчыны "Биектау" трассасының соңгы әйләнешендә артта калдырды. Нәтиҗәдә Рольф Воланд 1 дивизионда халыкара ярышлар чемпионының алтын медаленә һәм Татарстан Президенты кубогына лаек булды, ә Рөстәм Миңнеханов көмеш медаль яулады.
Р.Миңнеханов "Тимерхан" спорт клубы өчен үзебездә җитештерелгән "сигезле"дә чыгыш ясап, милли дивизионда да икенче урынны алды. Бу юлы "Сувар" спорт автоклубы узышчысы Эдуард Куприянов беренчелеккә чыкты. Ул узган елда да әлеге ярышлар чемпионы исеменә лаек булган иде. ЗА дивизионында ("багги" машиналарында) Германия автоузышчыпар командасының тагын бер вәкиле - Дэнис Энгель чемпион исемен яулады.
Ярышта катнашучыларның барысына да ТРның Мактау Грамоталары һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. 1 һәм ЗА дивизионнарында ярышларда җиңүчеләргә, ТР Президенты кубогын яулаучыларга оештыручылар 5 әр мең евро тапшырды. Ә Эдуард Куприяновка өр-яңа "тугызлы" бүләк ителде.
Спартакиаданың дәрәҗәсе югары
30 августта Казанда ике тапкыр Олимпия чемпионы, РФ Спорт дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Фетисов спорт сараенда Россия I укучылар җәйге Спартакиадасына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.
Ул иң элек әлеге киң колачлы чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашуы өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә, республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. В.Фетисов әйтүенчә, Спартакиада - бик мөһим чара. Ул меңнәрчә малай-кызга иң югары дәрәҗәдә көч сынашу мөмкинлеге бирәчәк. «Яшь спортчылар - илнең алтын фонды, алар безне якын киләчәктә халыкара ярышларда сөендерәчәкләр», — диде Вячеслав Фетисов. Спорт дәүләт комитеты рәисе, Татарстанда илнең укучылар Спартакиадасы кебек киң колачлы чаралар үткәрү өчен кирәкле спорт инфраструктурасы бар, дип билгеләп үтте. Киләсе елда Кышкы Спартакиада үткәрүгә гаризаларның күп буласына ышанам, Россия I укучылар Спартакиадасының планкасы югары, дип йомгак ясады Вячеслав Фетисов.
Матбугат конференциясендә шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, РФ Спорт дәүләт комитеты рәисе урынбасары, Җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничев, Россия Теннис федерациясе президенты, Дэвис кубогы хуҗасы Шамил Тарпищев, спортның биш төре буенча Олимпия чемпионы, Спартакиаданың баш судьясы Дмитрий Сватковский, ике тапкыр Олимпия чемпионы Юрий Лаптев, ике тапкыр Олимпия чемпионы, атказанган спорт мастеры, Россиянең фехтование буенча җыелма командалар җитәкчесе Эльгар Мамедов һ.б. катнашты.
Чаллыда тантаналар
Чаллы шәһәрендә Республика көне бик күркәм төстә үтте.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.