"Metro Croup" Казанга килә

2003 елның 2 августы, шимбә
21 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев идарә рәисе Ханс-Иоахим Кербер җитәкчелегендәге "Metro Croup" сәүдә төркеме делегациясен кабул итте.

Зурлыгы ягыннан Европада өченче һәм дөньяда бишенче урынны алып торучы әлеге сәүдә төркеме вәкилләренең Казанда булганы бар иде инде. Узган елның ноябрь аенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Metro Cash & Carry International” компаниясенең Россиядәге генераль директоры Херберт Цлабингер белән очрашты.

Компания нәкъ менә шул чагында безнең төбәккә чыгарга әзер булуы турында белдерде, һәм беренче чиратта аның игътибарын Татарстан башкаласы - динамикалы төстә үсүче зур мегаполис җәлеп итте.

Казан компаниядә, инвестор буларак, һичшиксез, зур кызыксыну тудыра. Ноябрь очрашуы барышында республика башкаласында төзелеш проектын һәм ваклап сату комплексына алга таба хезмәт итүне тормышка ашыру турындагы килешүгә ирешелде.

Минтимер Шәймиев искәртеп узганча, әлеге проектны тормышка ашыруга бәйле төп мәсьәләләр бүгенге көндә уңышлы хәл ителә - инде киләсе елда ук гипермаркет төзелешен башлап җибәрү, аны иң кыска срокларда төзү күздә тотыла.

Ирешелгән барлык килешүләрнең дә асылда үтәлеп килүе безне бик сөендерә, дип ассызыклады республика җитәкчесе. Мәгълүм булганча, мондый комплексларны төзү өлкәсендә Татарстанның чит илләр компанияләре белән бергәләп эшләү тәҗрибәсе бар инде - быелның апрель аенда Казанда “Рамстор” гипермаркеты (Төркиянең "Раменки" компаниясе белән бергә төзелде) ачылды, һәм бүген аңа ашыгыч төстә көндәшлек кирәк, дип шаяртты Президент.

Яңа гипермаркет күпләп сату үзәге булу белән беррәттән, Татарстан җитештерүчеләре товарларын республикадан читкә чыгаруга да ярдәм итәргә тиеш. Татарстан - Россиядә иң күп ит, сөт продукциясе, бөртекле ашлык җитештерүчеләрдән берсе, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе, шуңа күрә без үз челтәрегездә сатылырдай товарлар җибәрергә әзер. Әлбәттә, моның өчен продукциянең сыйфаты да, шулай ук төрелмәсе дә югары дәрәҗәдә булырга, дөньякүләм стандартларга җавап бирергә тиеш.

Гипермаркетның перспективаларына килгәндә, Президент фикеренчә, әлеге проект уңышлы булып чыгачак, чөнки республикада сатып алучылар ихтыяҗы елдан-ел арта бара. Моңарчы Казанда гипермаркет төзелеше проектына нәтиҗәле ярдәм күрсәтелеп килде, дип хәбәр итте "Metro Croup" компаниясе идарәсе рәисе Ханс-Иоахим Кербер. Компания вәкилләре төзелеш өчен тәкъдим ителгән берничә җир кишәрлеген өйрәнде һәм аларның берсен сайлап алды (Кремльдә очрашудан соң делегация әгъзалары шундук бу кишәрлек белән урында танышырга китте).

Быелның ахырына кадәр әлеге кишәрлек тузган тораклардан чистартылачак, инде 2004 елның язында ук, "суыклар бетеп, җир җылынгач" төзелеш башланырга тиеш. Инвестицияләр күләме якынча 15-18 миллион евро, үзәкнең сәүдә мәйданы чама белән 10 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.
Яңа сәүдә комплексын ачу киләсе Республика көненә планлаштырыла, төзелеш 5-6 айда ук төгәлләнергә тиеш.

Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков искәртеп узганча, яңа гипермаркетны төзү өчен җир кишәрлеге Вахитов урамында, Казанның кече боҗрасы районында урнашкан. Аның урнашу урыны биредә товарларны күпләп сатып алачак эшмәкәрләр өчен бик уңайлы.

Кремльдә очрашуда "Metro Croup " сәүдә төркеме вәкилләре – “Metro Cash & Carry International” компаниясе идарәсе рәисе Томас Хюбнер, “Metro Cash & Carry International” компаниясенең Көнчыгыш Европа буенча төбәк директоры Франс Муллер, компаниянең Россиядәге генераль директоры Херберт Цлабингер һ.б. Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International