20 август көнне Татарстан башкаласы Казанда Россия укучыларының җәйге Спартакиадасы кысаларында яшь шахматчыларның финал ярышлары ачылу тантанасы үтте.
Россиянең иң көчле яшь шахматчыларын Татарстан Республикасы Президенты М. Шәймиев, Россия Шахмат федерациясе президенты, Россия Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комиссиясе рәисе А. Жуков Германиянең Дортмунд шәһәрендә яшәүче шахмат буенча дөнья чемпионы Владимир Крамник, шахмат буенча СССРның иң беренче дөнья чемпионы Ю. Авербах сәламләде.
Дөньяның төрле почмакларын тоташтыручы “телевизион күпер”не оештыручы Россия укучыларының җәйге Спартакиадасының шахмат ярышлары буенча баш судьясы, танылган тележурналист Я. Дамскийның чыгышы да яшь спортчыларны яңа җиңүләргә рухландырды.
"Телевизион күпер" дә чыгыш ясаучы әлеге танылган шәхесләрнең уртаклыгы шунда аларның һәркайсы спортның иң кызыклы төрләреннән булган шахмат тарафдарлары. Сәясәтче, Россиянең халык депутаты А. Жуков - шахмат буенча мастерлыкка кандидат, ә М. Шәймиев Шахмат федерациясенең җәмәгать советы әгъзасы булып тора.
Иң интеллектуаль спорт уены булган шахмат белән шөгыльләнүче яшьләребезгә үрнәк алыр кешеләр Россиядә шул исәптән Татарстанда да шактый. Шахмат дөньясында танылган гроссмейстерлар дөнья чемпионнарының күбесен Татарстан белән җылы мөгамәлә бәйли. Мин яшь шахматчыларыбызның әлеге данлы традицияләргә тугрылыклы булып калуларын теләр идем, - диде М. Шәймиев.
Президент шахмат буенча Татарстан һәм Россиядә генә түгел, ә дөнья күләмендә дан алган һәм 1954 елда республикабыздан иң беренче халыкара мастер дәрәҗәсенә ия булган Рәшид Нәҗметдиновны җылы итеп искә алып үтте. Аның исемен йөртүче Казан шахмат мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар инде 20 ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясый.
Татарстан башкаласының элек тә шахмат буенча зур ярышларның үзәге булганы бар. Яшь гроссмейстер Артем Тимофееев һәм шахмат акасакалы Виктор Корчной арасында узган Татарстан - Европа матчы, Алехин һәм Таль, Дреев, Рублевский, Харлов кебек танылган шахматчыларның уен осталыклары үсә баруы шулай ук Казан белән дә бәйле.
Бүгенге көндә дөньякүләм бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаучы Тамара Чистякова, Екатерина Пархоменко, Борис Модестов, Марат Әскәров, Сандугач Шәйдуллина һәм башкалар киләчәктә дә Татарстанның спорт данын югары йөртерләр дигән өмет бар.
Тантанада катнашучыларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры М. Бариев Татарстанның Шахмат федерациясе рәисе Г. Захаров һәм башкалар тәбрикләде. Аларның һәркайсы Татарстан башкаласында 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк бәйгеләрдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.